һәм генерал иде чал башын .

 

—- Бөркетләрем ! — диде чал генерал ,

Тавышында корыч чыңлады . —

Яу кырында үзегез сүнсәгез дә ,

Алмаз кылычыгыз сынмады .

 

Күтəрделәр . . . Җир уулып калды ,

Егылганда уеп аугандыр .

— Онытмасын моны беркем! — диеп ,

Планетага тамга салгандыр .

Сугыш бетәр . . .

Окоп өсләрендә

 

 

Гөлләр үсәр . . .

Җитәр ул чаклар.

Ә ул өзмәс ,

Тамырында шиңәр

Ул өзəсе күпме чәчәкләр .

 

Исемен дә белми ,

Ниндидер кыз

Аның турында да уйланыр .

Уйланыр да

Парын бүре буган

Дуадак каз кебек моңланыр. . .

 

Батыр егылган тош келып калды ,

Ә күмелгән төше – калкулык .

Данко йөрәгедәй

Янды йөрәк ,

Мәңгелек ут калды яктырып .

 

*********************

 

" Җир әйләнә . . .

 

Җирдә мәңгелек ут !

 

Калкулык һәм уем бар әнә .

Йолдызларга сөйләп сугыш зарын ,

Тамгалы Җир шары әйләнә .

 

 

Җир әйләнә , күкрәгенә җыеп

Күптән сүнгән йолдыз нурларын . . .

Ватан саклый , мәңгелек ут итеп,

Узган яуда үлгән ир данын .

1966

 

 

А . Салахутдинов Волжский богатырь. На татарском языке. Казань, Татарское книжное издательство, 1967.

А . Сәләхетдинов С — 94 . Идел баһадиры. Қазан, Та

тарстан китап нәшрияты, 1967. 96 бит. 10 000 экз. 35 тиен.

С (TAT.) 2

7 - 6 — 3 183 — 7 6M

Бу шигъри повестьта Сталинград сугышы батыры Хафиз

Фәттахетдинов образы гәүдәләнә. Хафиз - авторның авыл дашы.

Шагыйрь аның тормышын якыннан белеп сурәтли.

Әсәргә совет чынбурлыгы үстергән гади авыл егетенең ил язмышы хәл ителгән киеренке көннәрдә күрсәткән батырлыгы тасвирлана.

 

Салах утдинов Абдулла

Волжский богатырь . На татарском языке . Казань . Татарское книжное издательство. 1967. Сәләхетдинов Абдулла Идел баһадиры

Художество редакторы Б. М. Альменов Техник редакторы Э. Я. Зарипов Корректорлары Р. Г. Шәрәфиева, И. Х. Уразова