Һәм тынды . .. туң җирне йомарлап .
Туган җир !
Түшәге син аның ;
Кышкы җил ,
Аңа ак юрган яп …
Беркем дә белмәде , беркем дә сизмәде ,
Сизде тик , белде тик Җир үзе :
Бу татар егете ,
Биреп җан җылысын ,
Күпмедер җылытты
Сугышлар имгәткән ,
Җ әрәхәт иңрәткән җир йөзен .
Күрде Җир офыкта
Кызыллык артканын :
Өстәлде шәфәкъка
Батырның ал каны …
Ишетте Җир : аның
Авазы тынмады —
Гвардия «ура » сы
Даланы буйлады .
Күрмәде . . .
Ишетмәде капитан
Дусларының килеп җиткәнен . ..
Белми китте җирдән :
Ун егете белән
Батальонны тар - мар иткәнен .
Кул күтәртеп шуның калдыкларын
Әсирлеккә алып киткәндә ,
Үз яныннан гвардеецлар
Байракларын иеп үткәндә ,
Ачык күзен ераклыкка төбәп
Тыныч кына ята иде ул .
« Соңгы тапкыр карыйм » , дигәндер шул ,
Киңлекне бик ярата иде ул.
Кан укмашкан чәчен җил тараткан —
Туган яктан искән җилләрдер .
Жил авазы аның колагына
Ана моңы булып кергәндер .
— Хуш , дөнья ! — дип әйтеп өлгермәстән ,
Егылганда солдат сугышта ,
Хыялында йөрткән иң газизен
Ишеткәндер актык сулышта .
Борынгыдан килгән гадәт инде :
Бәхиллеген ана биргәндер .
— Җир астында яткан анаң бәхил ,
Мең - мең бәхил , улым ! — дигәндер .
Куркаклыкның күләгәсе шомлы —
Нәсел - нисбәтеңне каралта .
Ә батырлык кояш кебек нурлы -- -
Яктылыгын илгә тарата .
Ата - бабаларның ил алдында
Йөз аклыгын яуда расладың .
Батыр үлем белән нурландырдың
Син аларның кабер ташларын .
...Дуслар кулы җирдән күтәргәндә
Капитанның җансыз гәүдәсен ,
Кабатлады солдат илгә антын ,