Өзгәләде , чөйде , актарды .
Снарядтан качып йөгергәннәр
Уттан чыгып , керде ялкынга :
Сәгыйтовның пулеметы кисте ,
Ут яудырып алар артыннан . . .
Шалаев та , ике дусты белән ,
Килеп җитте танк янына .
Әкияттәге кебек җиде егет
Җыелдылар бергә бары да .
Дошманының соңгы снарядын
Дошманына төбәп атты да :
– Атакага ! — диде яшь капитан ,
Чыгып җитү белән танкыдан .
— Атакага , дуслар ! . .
Җиде егет
Траншеяга бәреп керделәр .
Граната юлны ачып барды :
Посып утырганнар түнделәр .
— Алга ! — диде Хафиз , автоматтан
Колга офицерны кистереп.. .
Янына ук төште граната,
Ул өлгерде читкә сикереп .
Сугышчыңны сакла , әй , туган җир !
Ятты улың сиңа сыенып . . .
Граната ярчыклары очты,
Баш очында гына сызгырып ,
Бер иңбашын нидер куырып алды ,
Кан саркыды шинель җиңенә .
Ул сикереп торды атлар өчен ,
Җитәр өчен якын җиңүгә .
Талпынуы булды , менә хәзер
Очып китәр бөркет шикелле . . .
Фашист снайперы төбәп атты ,
Бөркет канатлары киселде . . .
Әй , соңгы очкыны гомернең!
Сабыр ит , сүнми тор инде син
Яралы яшь бөркет яралы җиренең
Туфрагын үбәргә өлгерсен .
Карасын соңгы кат — ул күреп туймаган .
Туярга — күпме соң яшәде ?!
Атласын бер адым , ул йөреп туймаган:
Гомере бит бик кыска яшендәй яшькәде .
Бермәлгә аңына килде дә
Кысты ул әрнегән ярасын .
Тоташ ут җайраган далага -
Еракка төбәде карашын .
Зур коңгырт күзләрдә чагылды
Кызарган офыклар киңлеге .
Яктылык « гөлт » итеп кабынды ,
һәм әкрен. . . бик әкрен сүрелде .
Үрмәләп узды ул бер адым . ..