Фашист чыкты күтәрелеп .
— Сабыр ит , якташ , атмый тор .. .
Син дә ашыкма , Савченко .
Бүлдермәгез : үкeрсеннәр . . .
Килсеннәр . . . Якын килсеннәр ! . .
Хафиз күзли алдан килүчене :
Офицердыр . . . бутый кулларын.
— Готт мит унс ( 1) , — ди торгандыр эле . . .
Ах , аллаңның кара иманы!
Ут , Савченко ! . . Кистер , әйдә , якташ ! ..
Пулеметлар ялкын сулады .
Кургаш яңгыр
Фашистларны бермәл
Биетте дә җиргә сылады .
Яшь капитан шуны гына көткән:
(1) Немецча : Алла безнең белән ! — Фашистлар ның девизы .
Эшкә җикте танк пушкасын .
Күпме фашист монда ! — цепь буенча
Немец снаряды чутласын .
— Огонь ! . .
- Огонь ! . .
Немец танкысында
Хафизның тавышы яңгырый :
— Фашист снарядын — фашистларга! . .
Туп уйната үлем давылын .
Улап бара немец снаряды
Фашистларның башын санарга .
Туфрак белән аралашып оча
Шинель кисәкләре һавага .
- Огонь ! . .
Шул бер сүзгә капитан
Сала бөтен нәфрәт көчен :
- Огонь !
Сталинград диварында ауган
Испан улы Рубен өчен .
— Огонь! . .
- Огонь ! . .
Җ иргә сеңгән дулкын
Кире сугылырга ымсына .. .
Савченко ярсыган :
— Качаргамы ? ! .
Җәһәннәмгә генә юл сиңа ! ..
Гашеткага баса ачу белән ,
Немец пулеметы үкерә .
Окобына кайтып җитми фашист ,
Борыны белән җиргә төртелә .
- hава - а !. .
Сөрән салды Сәгыйтов ,
Бомба гөрселдәдә якында .
Йодрык - йодрык корыч ярчыклар
Шыкырдады , бәрелеп танкыга .
— Ни бар анда ? . .
Аскы люк аша
Сәгыйтовка Хафиз карады .
- Бомбовозлар өстә , капитан . . ,
— Снарядлар , малай , бар әле. . .
Үз эшендә булды артиллерист ;
Уңга - сулга борып башняны ,
Цепь өстенә снарядлар сипте ,