Хафиз тагын тупны төбәде .

 

— Бигрәк читен , « җитмеш алтылым » ,

Соңгы снарядны атуы . . .

Сәгыйтов үрмәли флангтан :

— Патрон ! . . Патрон бетте , капитан . . .

 

Савченко да бәйли ярасын :

— Эләктерде . . . Әй , мать якасын ! . .

 

Хәер , була әле түзеп ,

Гитлерның бугазын өзеп . . .

Әйтте берсе ачуланып :

- Утырмачы , әй , кыланып !

 

Снаряд юк . . . патрон бетте . . .

Гитлер инде сиңа тү-тү...

 

— Снарядлар юкмы ? . . Төкер !

Биреп торыр безгә Гитлер . ..

Капитан, туды бер фикер :

Үрмәләсәк өч йөз метр - - -

 

Тора немец « пантера » сы .

Пулеметы , тубы төзек —

Борып кына бит куясы . . .

 

Бирсәң әгәр фатихаңны . . .

Кочып үпте Хафиз аны .

— Шалаев ! Өчәү каласыз . . .

Каплар өчен аткаларсыз .


Җитә алсак , безнең эздән

 

Шуышырсыз өчегез дә . . .

Дүрт солдат , җиргә сырышып ,

Китте түш белән шуышып .

 

Өч йөз метр — якын ара ,

Тик ут eрып барсаң - ерак :

Өч йөз метр – ө ч йөз үлем ,

Ә солдатта тик бер йөрәк !

 

Шуышып өч солдат бара ,

Якынлаша « пантера » га .

Бүлмәкчедер Хафиз юлын —

Ук тиеп яндырды кулын .

 

Елан түгел , фашист чакты .

Яра бәйләп торыр чакмы ? —

Ашыктылар , шуыштылар

Немецлардан ышык якка .

Танк өстендә үле фашист ,

Бәбәкләрен терәп каткан .

Савченко cөйрәп төшерде :

 

— Теш ! Төшә торган төштер бу . . .

 

Үзе шундук люкка чумды ,

Артиллерист - танкист булды .

Артыннан ук Хафиз керде :

— Тәмугтан соң оҗмах ! — диде .

 

Ә икесе тышта калды ,

Танк астында урын алды .

Фридларга табан борып ,

Пулеметын куйды корып .

Савченко кемнән сорасын :

 

 

— Башняны ничек борасы ? . .

Хафиз моның җаен тапты ,

Ниндидер төймәгә басты —

 

Башня , гүелди - зырылдый,

Немецка каршы борылды .

Шуны гына көткән кебек ,