— Ышанычлы! — диде капитан , —
Огонь ! . . Көлләр очсын фашисттaн .
Тагын бер « пантера» кабынды . . .
Әһә , пехота да абынды ,
Юк , үтмәкче кинәт сикереп .
— Каршыларбыз шундый иттереп !. .
Сәгыйтов ! Пулемет алыгыз !
Уң канатны тизрәк ябыгыз !
— Савченко !
— Мин , иптәш капитан . . .
- - Бер пулемет . . . Сул флангтан . . .
— Мирзалиев ! Сезгә — миномет ,
Ансамбльдә шәбрәк була ут !
— Огонь ! . .
— Огонь ! . .
« Җитмеш алтылы »
Сөрлектерде тагын танкыны .
Бик якында мина ярылды ,
Хәтәр иде ярчык яңгыры .
Шуңа гаҗәпләнгән төс белән ,
Ганин ауды җиргә йөзтүбән .
Икенче тупчы да егылды . . .
Хафиз туп янына ыргылды .
Минометка тупны төбәде —
Ирешсен фрицка « бүләге » ! . .
— Осколочный белән корырга !
Пехотага каршы торырга !
— Огонь !
Флангларда — пулемет .
Ә уртада — пушка, миномет :
Калкып кына чыга пехота ,
Кырып кына сала бердәм ут .
Унау иде алар. ..
Ун кеше !
Бергә үскән ун имəн төсле .
Сыгылмыйча икесе ауды ,
Сыгылмаска сигезе калды .
Давыл ничек кенә сугылмый —
Сигез имəн сынмый , сыгылмый .
Сигез имəн утыра тамырда,
Дошман тели йолкып алырга .
Җирдән якын килә алмаган
Фашист ябырылды һавадан .
Бомба яуды. ..
Бомба шартлады . . .
Тирә - юньне тузан каплады .
Үлем йөрде тузан эчендә ,
Очрата алмады берсен дә .
Сигез имән һаман утырды …
Сигез солдат һаман нык торды .
Бомбовозлар күздән югалды . . .
Дошман пехотасы кузгалды .
— Огонь ! Флангларда — пулемет ,
Ә уртада — пушка , миномет .
Калкып кына чыга пехота,
Кырып кына сала бердәм ут .
. .. Минометка төште снаряд ,
Ауды Мирзалиев — ир , солдат .. .
Унау иде алар .
Ун кеше !
Аумый калды бары җидесе .
Күңеле сызып , әрнеп йөрәге ,