Кышкы суыкның зәһәре .

Берни юк . . .

Бар — солдат һәм аның күңелендә

Фашистка ләгънәте , каһәре .

 

Бар — афәт , һәлакәт ,

Өзлексез горасәт :

 

 

снаряд . . .

миналар . .

ярчыклар. . .

пулялар . . .

бомбалар ..

 

Бар — штаб ,

Штабта - телефон .

Трубкада тавыш :

- Бишенче атака . . .

 

Кайтарырбыз .

Бу — Хафиз авазы

Ут эченнән килә .

Сугышның эссе сулышы

Трубкадан да бөркелә .

 

Шартлау - гөрселдәүдән

Микрофоннар зыңлый .

Штаб ут эченнән

Капитанны тыңлый :

 

- « Пантера » лар яна . . .

Үрмәли пехота ,

Сыйлыйбыз фашистны .

Хәзергә эш ходта .. .

 

Сугышта һәр минут —

Озын гомер кебек.

Телефоннар зыңлый ,

Хәбәр тора килеп :

 

- Сирень , Сирень , Сирень ! —

Трубкада тавыш :

( Тавыш түгел , сагыш ,

Кайгы шулай чыңлый ! )

Татар егете сөйли ,

Россия тыңлый :

 

- - Приказны үтибез . . .

Югалтулар бик зур .

Соңгы сулышкача

Без торырга әзер . . .

 

*********************

 

Җ иргә төн килде ,

Тынлык килмәде :

Сугыш үкерде ,

Сугыш гүләде .

 

Җ иргә төн килде,

Төн ялкын сулады .

Төн чәчте үлем ,

Чәчкәнен җ ыймады . . .

 

Кыр телефоны штабта ,

Хафиз хәбәр итә :

— Унау гына калдык . . .

Снарядлар бетә …

 

- Түзегез , иптәш капитан !

Түзегез , Фәттахетдинов !

 

Ярдәмгә ашыга гвардия ,

Таңгача җитәр килеп .

Ә сугыш көтми таңны :

Немец үрмәли тагы .

 

СО ң ГЫ СУГЫШ

 

Алар унау иде . . .

Ун кеше ! -

Бергә үскән ун имəн төсле .

Ун имәнгә давыл каныкты . . .

Давыл булып , дошман калыкты .

 

Ничек кенә килеп сугылмый —

Юк , сыгылмый имəн , сыгылмый .

Үкерешеп килде танкылар . . .

Әйтте Хафиз :

— Ганин, каршы ал .

— Огонь ! . .

Пушка — « Җитмеш алтылы»

Чүкеп кенә алды танкыны!