Ләззәт аңа асу , үтерү .

Ул башлады канлы бу сугышны ,

Безнең өстә аны бетерү .

 

Хезмәтләрне шуңа үзгәрттек без :

Игенче дә солдат , шахтер да . . .

Тавык та суймаган егетләрне

Әйләндерде сугыш батырга . ..

Усалландык ,

 

Хәтəр усалландык ,

Чыныктырды сугыш йөрәкне :

Шәфкатьсезгә йөз кат шәфкатьсезлек

Күрсәтергә безне өйрәтте . . .

 

 

Яшь капитан

Землянкада яткан

 

Солдатларын күздән кичерде .

Һәм уйларын , шигъри юллар итеп ,

Блокнот битенә күчерде .

 

. . . Олы җанлы гади кешеләрнең

Нәфрәтенә , немец , юлыктың .

Ничек өтеп , ничек пешергәнен

Син күрерсең әле бу утның .

 

Җ ир өстендә ул куырыр сине ,

Җир астында көлгә калдырыр .

Күккә менсәң — орыр үч яшене ,

Суга чумсаң — суда яндырыр .

 

Шул шәфкатьле җаннар нәфрәтеннән

Патша тәхетләре көл булды .

һәм шуларның мәхәббәте белән

Көл өстендә Рәсәй гөл булды .

 

Тамырлары аның йөрәкләрдә ,

Чәчәкләре безнең күзләрдә .

Күкрәкләрне пуля тишсә тишәр ,

Бирмәбез ул гөлне өзәргә .

Сталинград — Россия !

Сталинград - артерия ,

Ил йөрәге аңа кан бирә .

Тәтесә монда , фашист , сиңа —

Тәтер иң күбе

Өч аршын җир генә .

Менә шул , доннер - веттер !

 

Башка чара юктыр :

Ясиныңны

« Катюша » лар укыр . . .

Кәгазь өстендә карандаш

 

Уйлар киләбен сүтә . . .

— Иптәш капитан , сезне

« Атакай » үзе көтә. . .

 

Генерал карандашы картада

Кара түгәрәк сызды . . .

 

— Карагыз , капитан :

Бу — иң хәтəр урын . . .

Басаргино разъезды !

Монда фашистларның иң чаялары :

 

« Үле баш » дивизиясе.

Хәзер үк эшкә тотынып ,

Шуларны изәсең !

 

Җир белән тигезлә үзләрен ,

Кызганма утны !. .

— Приказ ачык , иптәш генерал ,

Өздермәбез фронтны . . .

**************

— Огонь !

Йөзләгән авызда — бер генә команда .

 

Сталинград янында далада

Янмаган

Бер уч туфрак та

Калмаган .

Аумаган

Әрем дә юк.

Сугыш барын да

Өзгән . . .

Изгән . . .

Таптаган . . .

 

Әйтерсең , бу җирдә

Калмаган берни дә :

Көн дә юк ,

Төн дә юк,

Таң да юк .

Алда – ут , Артта — ут,

Янда - ут !

Башка берни юк .

Калган тик

Дала киңлегендә