Сталинград - дәһшәтле сугыш !

Бәрелешә үлем белән тормыш ,

 

Бәрелеш үзәге - Иделдә .

 

Сталинград — баррикадалар !

Таштан түгел алар ,

 

Таш монда — көл .

Корычтан да , тимердән дә түгел ,

Корыч монда шартлап сына ,

 

Тимер эри .

Баррикадалар — тере .

Солдат йөрәгенең ныклыгыннан ,

 

Мәхәббәт һәм нәфрәт бетоныннан

Корылган алар —

Сталинградта баррикадалар .

 

Бүген Ике дөньяның чиген

Эзлисе юк башка урыннан.

Уза ул моннан —

Баррикадалар кырыннан.

 

Чик — монда!

Аның як-ягында

 

Миллионлаган ике армия --

Ике фәлсәфә,

Ике идея,

Ике дөнья

Бер җир шарында.

 

Берсе — без :

Владимирлар . . .

Хафизлар .. .

Рубеннар. . .

Иваннар . . .

Без – кеше булып туганнар ,

Кеше булып тормыш корганнар .

Шулай яшәргә дә телибез ,

Үлемне буып йерибез :

кешелекне яклыйбыз ,

намусын саклыйбыз .

Безгә юлдаш - гуманлык ,

Гаделлек , туганлык .

Икенчесе :

Ганслар . . .

Францлар . . .

Фрицлар . . .

Иоһаннар . . .

Болар да кеше булып туганнар .

Тик аларга

Кеше булырга бирмәгәннәр :

 

Свастикалы биләүгә биләгәннәр ,

Свастикалы бишеккә яткырганнар,

Свастикалы имезлек каптырганнар .

Сукыр эчәктәй кисеп алганнар

 

Кешелек хисләрен .

Алар урынына салганнар

Свастика кисәген .

 

 

Болар

Планетаны тарсыналар .

Кешелек җилкәсенә свастикалы ияр салырга ,

Менен атланырга талпыналар .

 

Боларга артык йөк - гуманлык ,

Рухи чүп - гаделлек , туганлык . . .

 

һәр хезмәтнең үз ләззәте була ,

Белми икэн моны кем генә .

Сандалларда корыч чыңлаганда ,

Тимерченең күңеле сөенә .

Сабан сөрсәң , үзең урыр җирдә ,

Буразналар калса күпереп —

Шундый лəззəт туа күңелеңдә ,

Шатлыкларның чиге юк кебек !

 

Фашист белми мондый куанычны ,