Ә боларның « кызыл гаскәре »
« Немец » белән ярсып сугыша .
Җыелганнар бөтен батырлар :
Чапай да бар монда , Щорс та .. .
Кардан әвәләнгән фрицның
Башын өзә агач кылычлар .
Карап торды Хафиз : кызык шул
Кар солдатлар белән булашу .
« Тик күрмәгез , әй , шук наяннар ,
Беркайчан да чын , зур сугышны ! . . »
Ун көң ! . .
Үт - те - кит - те , үт - те - кит - те дип ,
Тәгәрмәчләр җырлап баралар .
Җ анга якын туган як белән
Ерагая һаман аралар .
Ераклаша туган яклардан ,
Якынлаша корыч калага .
Анда таңнар атмый кызарып ,
Сугыш сөременнән карала .
Анда Идел тулып су түгел,
Кан ага ! . .
КЕШЕ СУГЫШТА ДА КЕШЕ
Землянка , солдатлар ял итә ,
Ә Хафиз утыра уйланып . . .
Сугышта йокы да газаллы ,
Уяна кешеләр шомланып .
Төштә дә һөҗүмне күрәме —
Саташа бер солдат :
— Танклар !
— Борчыма ! Тик ят ! – дип , егетнең
Башына шинелен каплыйлар .
Атналар буена йокысыз ,
Беткәннәр миңгерәп , иcереп ,
Бомбага бирешмәс землянка
Төшәр күк гырлаудан ишелеп …
Солдатның түшәге - җир идән ,
Шинеле — юрган да , мендәр дә . . .
Хафизның талчыккан йөзендә
Сукыр ут шәүләсе тирбәлә .
Кайдыр еракка төбәлгән
Күзләре зур булып ачылган .
Аларда гайрәт тә , ярсу да ,
Дөньяга үпкә дә бар сыман .
Уйлары сугыштан китә дә
Кайталар кабат шул ноктага :
— Беләсеңме , дөнья , син үзең :
Киләчәккә барыр поездың
Сталинград янында туктаган ! . .
Фашистлар
Аның рельсларын шартлата . . .
Без аңа
Яңа юл салабыз .
Йөрәкләрне шпал итеп тезәбез . . .
Түзәбез !
Карагыз :
Сталинград - зур янгын !
Шәүләсе ил күгендә ,
Планета күгенд ә .