Күз алдына Хафиз китерде
Биш ел элек булган бер көнне :
Сабан туе гөрли болында ,
Көрәшчеләр — мәйдан түрендә .
Бил бирмәс егетләр алыша,
Авыл белән авыл ярыша :
— Сыртына сал , әйдә , Пожарны ! . .
— Салмый торсын ! . .
— Әйтерең бармы?..
Хафиз чират көтә чыгарга ,
Үзенең дә көчен сынарга .
Вакыт ! . . Жамал абзый кычкыра :
— Бумы ! .. Элеп кенә очыра !
— Күрсәт , Хафиз , Ө чкүл куәтен ,
Семочкилар борын чөймәсен . . .
-- Чөй үзләрен ! . .
— Кәбәй , бак сана :
Өчкүл бытбылдыгы мактана . . .
Ике егет мәйдан урыйлар ,
Көчне , әмәлләрен сыныйлар .
Урадылар алар бик озак ,
Бермәл җитте —
Куйды җир зыңлап .
Җамал абзый мыек сыпырды ,
Күр , янәсе, ничек очырды . . .
Картның күңеле булды ахыры :
Хафиз — сабан туе батыры !
Бәйрәм аксакалы егеткә
Бик олылап бирде бүләкне :
Шыгырдаган хром итекләр ,
Украинча чиккән күлмәкне .
Ай - һай, Жамал абзый , шул чакта
Хафиз янында соң ник тордың .
Бүләкләрне сиңа бирде ул ,
Алуың булды :
— Җ әдәч ! . . Оттырдың ? . .
Салдырдың да атың башыннан
Чуклы муенсалы йөгәнне ,
Ә йттең ишеттереп барысына :
— Авызлыкла мин карт юләрне ! . .
Ун көн ! . .
Үткән белән бүгенге
Тыгыз булып бергә үрелде :
Хәзергенең кайгы - хәсрәте
Узган шатлыкларга төренде .
Ун көн ! . .
Үт - те - кит - те , үт - те - кит - те дип ,
Тәгәрмәчләр җырлап баралар .
Тик күңелдән бер дә китми бит
« Сугыш » уйнап калган малайлар .
Зарланалар хәтта олылар ,
Ачы суык каба сулышка !