Ә мин күтәрелә алмадым . . .
Сез үкенеч хисен беләмсез ?
Беләсезме , кыйгач канатларым ,
Биеклекне ничек яратканым? !
Җирдә – үзем , һавада — күзем .
Тик бирмиләр канат ,
Кайдан эзлим? . .
— Тукта , болай кайгырма син ,
Борының салынмасын .
Әйдә , дускай , артиллериягә,
Комиссия була иртәгә .
— Ә бу . . . зәхмәтле күзем ? . .
— Ансын җайлармын үзем . . .
Бер дусты , чыннан да , җайлады ,
Зур профессорны алдады :
Хафизның кәгазе белән кереп ,
« Годен » сүзен чыкты эләктеpeп !
Ике ахирәт китте бергә
« Сугыш алласы » н биетергә .
Утка да бергә керделәр ,
Чыкканда... юк иде берсе.
Ул калды...
Калды бик еракта.
Туганнар кабере — адресы...
Ун көн!— Санап торган кешегә
Бер ятып, бер күргән төш кенә.
Төштә:
Жамал абзый — җиз мыек,
« Зиләйлүк » көенә сызгырып ,
Үгез камытлары әмәлли . . .
Хафиз кереп аны сәламли :
— Атлар генералы . . .
Жамал абзый !
Рөхсәт итәсеңме керергә?
Өлкән лейтенант Фәттахетдинов
Килде сиңа рапорт бирергә .
Карт солдат , үзе дә төз басып ,
Честь бирде лейтенантка :
— Рөхсәт итәм һәм боерам :
Шагом марш түр якка ! . .
Самовар гөжләде табында ,
Чемердәп утырды балы да ,
Карт солдат бик тәмләп сөйләде;
Аңлашты , сорашты барын да .
— Билләһи, бу герман дигәнең
Афәте булды ла дөньяның .
Жай табып , балакай , ничек тә ,
Муенын сындырыгыз сез аның ! . .
Сизәмсең, лейтенант!
Фашистка
Үч - нәфрәт ташуын күңелдә ?
— ы шаныч тик сездә , егетләр !. .
Ил сүзе — якташың телендә .
— Анда , дим , зерә дә авырдыр ? . .
— Җ иңел түгел дә бит . .. Сөйрибез . . .
— Берүк бирешмәгез германга ,
Берүк җиңә генә күрегез ! . .
Арынырга авыр уйлардан —
Бер тустаган балны кәккәчтен ,
Җ амал абзый искә төшерде
Кетәклекне, җәдә , бәхәсен :
— Әй , кирәк соң истә тотарга ,
Бер елдан соң җәдәч отарга .