Узган гомер - хыял ди ң г езе
Ун көн ! - сагынып кайткан кешегә ,
Гүя, өндә күргән төш кенә .
Төштә :
Йокымсырап яткан урамнар ,
Аларда көрт өйгән бураннар . .
Үр буена сибелгән йортлар ,
Туңган тәрәзләрдә тонык утлар ...
Туганнарның олы сөенече ,
Куанычтан җылынган өй эче . . .
Ярты савыт тапкан Каюм абый :
— Энең кайткач , төшерсәң дә ярый . ..
Ун көн ! — Яудан кайткан кешегә
Тыныч төндә күргән төш кенә .
Төштә :
Устав кушуынча солдатка
Барып кайту военкоматка.
Тәмле печән исе чанада
Бер исерткеч булды аңарга .
Узган гомер - хыял диңгезе ,
Чума - чума шунда ул йөзде. . .
Истә :
Педучилищены бетергәч,
Военкомат аны чакырды .
Их , очучы булам ! — дигәндә,
Күз врачы гына батырды .
Гарьлегеңнән шартлап үләрсең ,
Тапкан бит , әй , нәрсә диясен:
— Үзең , имеш , егет ,
Алып батыр кебек :
Бассаң — бакыр изәрлек ,
Суксаң — тимер өзәрлек !
Тик күзеңдә агың бар .
Авиациягә андыйлар
Бармыйлар . . .
Бик үчекте Хафиз , үч итте -
Барып Мәскәвенә үк җитте.
Анда да комиссия
Шул ук борчакны сибә :
— Күзендә бар агы,
Авиациягә бармый . ..
Хафиз күндермәкче
Иң якын бер дусын :
— Танымый күз врачы ,
Минем урынга кер син . ..
Тегесе шүрләде — кермәде .
Башкала да бирмәде
Аңа канатны .
Энә очы кадәр күз агы
Ө метләрен каралтты.
Хуш инде , зәңгәр киңлек ,
Булмады синдә гизеп .
Мин йөрмәкче идем бит
Болытларыңны сөзeл …
Эх , карлыгачлар ! Сез нинди бәхетле! . .
Кояш нурларында йөзәсез .. .