Советка хәләл бүләгем шул . ..

Тормады бүтән сүз озайтып ,

Дүрт олaуны куйды озатып .

 

Игенчедән - Советка алтын бодай ,

Чемберленга ярыйсы җавап болай! . .

Әтиләренең асыл кеше булуын

Малайларга Хафиз сөйләде,

Озынлыгын юлның ,

 

Оныттырырга бик теләде .

Белмәде :

сүзләренең

бәгырьләрне көйдереп алуын .

Күрмәде:

зур коңгырт күзләрдән

яшьләр тамуын .

 

Алар үткән юлда әз калды :

Яшьләр тамган урында кар янды .

Кар янды , ә малайлар түзде .

Әйтте Зиннәт :

— Әтинең Кара пичәте килде …

Э х , юатасы иде

Шул ике баланы !

Ныгымаган иңгә

Төшкән хәсрәт тавы ,

 

Нужа йөге имгәтмәсме аларны ? !

Рюкзакта — командир паегы:

Сохари. .. Шикәре дә бар . ..

Биреп калдыр , Хафиз , син аны ,

Бер сөенсен балалар !

 

— Малайлар ,

Менә сезгә азрак күчтәнәч . . .

Ягез, тартынмагыз , алыгыз . . .

Бик ярата иде бит сезне

Укытучы Хафиз абыегыз ,

 

— Рәхмәт , Хафиз абый ! . .

Әй, ул чакта

Уйламадык шулай дияргә :

Бик ачыккан идек,

Бик ашыккан идек

- өйләргә .

 

Әйтелмичә калган рәхмәтләрне

Күңелемдә саклап йөредем .

Синең белән кышкы юлдан үткән ,

Салкын карга кайнар яшен түккән ,

Солдат паегыңнан авыз иткән

 

Малайларның берсе мин идем .

Хәтеремдә : эре - эре атлап,

Караңгыга кереп югалдың .

Газаплы булгандыр , әрнүле булгандыр

Уйларың :

— Эх , дөнья !

 

Юатырга була берәүне ,

Күкрәгеңә кысып .

Ә меңнәрне ? . .

Булмый барын да кочып .

Моның өчен кирәк

киң колач ,

киң күкрәк .

Җиңү !

Син кирәк ,

Бары син кирәк !