Бәсләнгән бүрекләр астыннан
Тик күзләре ялтырый .
Аны таныды , ахрысы :
— Хафиз абый , — диде берсе .
Иптәшенең янтыгына төртте :
— Юл бир син ! . .
Юк , узып китмәде,
Туктады
Кичәге укытучы .
Әрнүдән кысылды күкрәге —
Әрнетте ике юлчы .
Кочаклады аларны ,
Беренче эш итеп .
— Каян кайтасыз , егетләр ,
Салкын өшетеп ? . .
Ә « егетләр »гә унике ,
Иң күбе унөч булыр .
Күзләрендә сагыш - моң күпме ,
Тик үзләре горур !
Җавап бирде Зиннәт —
Малайларның зуррагы :
— « Тере суы» ташыйбыз . . .
Авылда тоз юк , абый .
Су һәм тоз. . . Ниткән сүз ? —
Башта аңламады Хафиз .
Сорашты, төпченде ,
Ниһаять , төшенде .
Бер чеметем дә
Тоз юк Өчкүлдә . . .
— Бәрәңгенe тoзсыз ашыйбыз . . .
Сергачта тозлы су табылган ,
Кое казылган . . .
— Шуннан су ташыйбыз. . .
Тоз ясыйбыз .
Малайлар яхшы белә
« Тоз ясау » ысулын да :
- — Суын ка йнатып бетерсәң ,
Тозы кала чуенда .. .
Хафиз малайларны тыңлый ,
Ә үзе . ..
Зиннәтнең әтисен уйлый .
Исхак абый чая ир иде ,
Бу юлларда ул бик к үп й өрде.
Кызыл обоз чыкса таңнарда ,
Аның туры аты иң алда .
Колхоз илтә дәүләткә ашлык,
Исхак абый — обозга башлык .
Дилбегәсен тотуы да килешле ,
Уйнап кына башкара эшне .
Хәтерендә яхшы саклый Хафиз :
Бер елны ашлыкны мул бүлде колхоз.
Кирәк бит хезмәт кешесен олылау :
Эш көненә төялгән биш олaу
Килеп керә Исхак абый йортына.
Хуҗа исәпләргә тотына :
— Таш пулатлар саласым юк ,
Кыз биреп , кыз аласым юк ,
Базарга чабарга теләмим ,
Фитыр сәдакасы да т үләмим -
Бу х әтл е ашлыкны кая куйыйм .
Кара акыл белән уйлыйм :
Безгә җитәр . . .
Бер олавы калсын . . .
Башкалары элеваторга барсын .
Исәп - хисап белән теләгем шул,