Ө чкүлгә җитәсе бар.
Ашыкса да туктап торды
Пьяна ярында ул .
Ак кар белән битен юды ,
Туган як кары ла ул !
Кар салкын . . . Кояш колаклы ,
Бик сүрән аның нуры . . .
Хис кайнар .. . Күңелдә кабат
Яңгырый яшьлек җыры :
— Акчарлаклар төшә күлләргә,
Күбәләкләр куна гөлләргә . . .
Акчарлагым, төшәрсең нинди күлгә ?
Күбәләгем , кунарсың кайсы гөлгә ?
Дөресен әйт : күңелең кемнәрдә ?
Акчарлакны дулкын иркәли,
Күбәләкләр назлый чәчкәне .. .
Акчарлагым , сиңа күл булыйм ;
Күбәләгем , сиңа гөл булыйм —
Син ризамы шуңа? Әйт әле .
Тик кыз әйтмәде .
Күзен генә сирпеде аңа :
— Күрче , Хафиз! . .
Күрче , елгада
Су түгел бит ,
Нур ага !
Шунда , нурлы елга буенда ,
Хафиз тальян уйнаган иде .
Мәдинәнең сирпеп каравын
Сөя ! — диеп юраган иде .
Шомырт куаклары ак иде —
Хафиз чәчәк өзде бер көлтә . . .
Ул чагында ничек түзгәндер ,
Ядкаре да бүген исертә .
Җем - җем итеп торган ак карда
Шомырт чәчкәсенең төсе бар .
Егет күңелендә кышны да
Яз итәрлек сөю хисе бар . . .
Бүген ул хис -
Өермә кузгатыр җил кебек .
Уйлар озын —
Бормалы юл кебек .
Атлый Хафиз , карга бата - бата ,
Ә алдарак ике юлчы чана тарта .
Кечкенә чанада зур нужа бара —
Ниндидер мичкə . . .
Ике малай аңа
Кигелгән парга ,
Сөйриләр көчкә .
Боларга ятасы иде җылы өйдә
«Су анасы » н укып . . .
Алар атлый карлы юлда ,
Ә һава — салкын котып .
Малайлар , әйтерсең , пар сулый. . .