Ул гөрселдәп ауды идәнгә . ..

Кабат б әреп екты контузия,

Y тте инде, узды дигәндә.

 

СИНМЕ БУ , ТУГАН ЯГЫМ ?

 

Паровоз сузып кычкыртты ,

Туктады бөркеп парын . . .

Хафиз да вагоннан төште :

— Саумы , әй , туган ягым ! . .

 

Вокзал - умарта оясы ,

Мәж килә , гөжләп тора.

һәр кешенең үз урагы —

Язмыш чәчкәнне ура.

 

Әнә , каршылый бер хатын

Аяксыз кайткан ирен :

Күкрәгенә сала башын ,

Коча , үбә күзен - кашын ,

Сыйпый аның шинелен . . .

 

Бер әби эшелон буйлап

Теркелди туктый - туктый .

Солдат улын йөри сорап :

— Куйгандыр шәт сезгә очрап . . .

Юкмы ? . . Күргәнең юкмы ? . .

 

— Күрмәдек , анакай, — диләр . . .

 

Тик карчык өмет өзми .

Эшелоннар узa көн дә . . . Эшелонда булмас кемнәр —

Ышана . . . Көтә .. . Эзли . . .

« Әнкәем ! . . Син дә көткәнсең :

Балам бер кайтыр! — диеп .

Кайттым мин. . . кайттым . . .

 

Китəрмен

Тик кабер ташың күреп ,

Госпитальдә ук хат алдым ,

Кәгазе ап - ак иде .

Хәсрәттән саргайды ул да :

— Әниең вафат !. . — ди - ди » .

 

Хафиз бакча аша үтә ,

Рюкзагы артык җиңел .

Кул йөге җиңел булса да ,

Уй йөге җиңел түгел .

 

Перронда сызлана гармун ,

Өздереп кенә сала.

Сугышка китә кемнәрдер ,

Җыры ядкарьга кала:

 

— Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде бураннар .

Я кайтырбыз , я кайтмабыз,

Сау булыгыз , туганнар .

 

Дәһшәтле елның бер көне

Илнең бер почмагында . . .

Монда яшь аралаш көлү ,

Елашу , җырлаш монда .

 

Моңая бәс сарган тирәк ,

Моңлана ап - ак каен . . .

Монда күрешү бик сирәк ,

Хушлашу — минут саен .

 

Хафиз тизләтә адымын -

Җәяүләп үтәсе бар ;

Уздырып кояш баюдан,