Сез калдырган хәсрәт кенә юлдаш .
Ялгыз башым . . .
Приказсыз чигенәмен . . . »
Лейтенант күзеннән тамган ачы яшь
Яндырып алды
Кипшенгән иреннәрен .
Ул торды
Чатнаган башын тидереп
Салкын туп көпшәсенә .
Аннары , эндәшкән кебек
Иң якын иптәшенә ,
Әйтте :
— Кайтыйк батальонга ,
Кабул итәрләр бәлкем . .. .
Пушка сөйрәп, юлга чыкты ,
Озата барды кара төн .
Озатып килде дә юлда
Таңга тапшырып китте .
Ə таң китерде штабка ,
Комбат янына кертте .
Майорның йокысызлыктан шешенгән
Күзләре кан гына .
Лейтенант бил каешын салып
Куйды комбатның алдына .
Тегесе сикереп торды кинәт :
— Нинди комедия бу , лейтенант? . .
--- Комедия түгел, трагедиям минем :
Берүзем калдым,
Приказсыз чигендем . . .
— Беләбез , - диде комбат ,
Разведка шуннан яңа кайтты .
Молодцы !. . Кыргансыз фрицны :
Йөзләгән үләксә . . . Сигезләп танкны ! . .
Эх , туган ! . . Шулай сугыша белүче
Командирлар булсын иде күбрәк . . .
Тукта ! . . Синең үлеп терелүне бит
Билгеләп үтәргә кирәк.
Майор ике кружка алды ,
Тутырып салды .
— Күтәр , лейтенант ,
Киләчәк җиңүебез хакына .
Һаман болай бармас,
Ут төртербез
Немецның да симeз артына …
Күтəрделәр. . .
Көлемсерəде майор :
— Тупны да
Сөйрисең икән ат кебек . . .
Хафиз хәлсез генә елмайды ,
Сүрән йөзе китте яктырып.
Комбат аңа бил каешын сузды :
– Старшинаны тап . Шинель ал !
Бу кыяфәт белән , туганкаем ,
Син — карачкинский генерал !
Шунда гына күрде Хафиз үзен :
Шинеленең исән төше юк .
Бер итәген ярчык умырып алган ,
Икенчесе — беткән өтелеп .
Күкрәк тирәләре кып - кызыл кан . . .
Ярасы да болай юк кебек .
Майор нидер әйтте . . .
Ул ишетми.
Башы кызды, янды ут кебек .
Колаклардан кинәт кан бөркелде ,