— Ут ! — исәннәрнең сүзе.
— У т!..
Кинәт бомба шартлады ,
Калмасын диптер беркем .
Тагын кемнәрдер егылды…
Хафизны чөйде дулкын .
...Аңына килсә — берүзе ,
Тирә - юнь шундый тыныч ;
Хәл җыя арган җир йөзе ,
Күктә ай — кәкре кылыч .
Дошман да юк... Дуслары да...
Йолдыз бизәми күкне...
Ул килде пушка янына,
Күңелгә кайгы чиртте.
Иванов!.. Төшен, сагышын
Сөйләгән иде кичә...
— Фриц ул төнлә сугышмый,
Шнапс кына эчә .
Ә Зыя ничек моңланды ,
Сагынып Урал буен! ..
Өзелде җырың. . . Кемнәргә
Калдырдың икән соңын?
— Урал - тауга менсәң , мен таңнарда ,
Тәү нурларда битең юарсың .. .
Кайтмый калса дусың,
Сагышың ак булсын:
Җиңеп үлгән диеп уйла син . . .
Ә мине кем , ничек уйласын ? . .
Тукта ! . .
« Нигә исән калдың монда син? » —
Шулай сорасалар ?
Контузия диярсең .
Ә ышанмасалар ?
Таңга бик ерак шул әле ,
Көзге төн шомлы , кара. . .
Трибуналлардан да хәтәр —
Күңелдә хөкем бара .
« Уйлаган идем : батырга
Ике юл була , диеп .
Я җиңә ул ,
Я ирләрчә
Сугышып үлә, диеп .
Җиңмәдем дә , үлмәдем дә - —
Кем хәзер мин ? . .
Сугыш тынган канлы кырда
Нигә йөрим ? . . Кемне эзлим ? . .
Нишләргә ?. .
Батырлар каны тамган җиргә табынып ,
Үкереп елaргaмы ? ..
— Исән калдым — кичерегез ! — диеп ,
Үлгәннәрдән гафу сораргамы ? . .
Әйе ! . .
Күрәсезме ,
Сулышсыз яткан туганнарым :
Сезнең баш очында тезләнәмен .
Ишетегез :
Исән калдым — кичерегез мине ! . .
Мондый бәхетсезлекне мин
Көтмәдем , эзләмәдем ! . .
Миңа бүген –