Дәһшәттән үкергән кырны .
Күреп торды : түзмәде берсе —
Куркудан шашынып,
Снаряд базыннан атылып
Чыкты да йөгерде ,
Йөгерде артка . . .
Өлгерде
Дүрт - биш адым гына узарга .. .
Снаряд шартлады,
Аны чөеп ташлады ,
Канын укмаштырды тузанга .
Куркудан арынды чебен җан ! . .
Уйлады Хафиз ачынып:
— Кеше дигәнең хәтəр чакта гына
Бетә икән ачылып ,
Пистолетын тыкты кобурасына —
Атарга туры килмәде . . .
Тик куркак тудырган ачудан
Йөрәге әрнеде, күңеле җирәнде .
Сугыш гөрелтесен капларлык көч
Булса икән йөрәк тавышында ! —
Ул кычкырыр иде исәннәргә ,
Үлгән дусларына — барысына :
— Беләсезме !
Сугышның иң гади ,
Иң катлаулы серен :
Батырга ике юл бар монда
— Я җиңү , я үлем !
Ә куркак сукмагы бер генә ,
Ул илтә хурлыклы үлемгә . . .
Бу аваз чыкмады күкрәктән ,
Лейтенант уйларын туп әйтте .
Танкысын яндырып , фашистны
Броня эчендә көйрәтте .
Ә солдатның күңел күзе үткен :
Күрде ул , барын да күрде .
Командир әмерен сүзсез дә аңлап ,
Үлемнең күзенә керде !
— Бронебойщиклар , алга ! . .
— Есть , алга ! — шуышалар .
Үлем дә арттан иярә ,
Үзара куышалар .
Зыя да үрмәләп узды
Бик җитез кәлтә төсле . . .
Танкка каршы уташа ,
Эз ярып бара кеше. . .
Ялгыз калган пушка - дусым ,
« Кырык бишлем » , кадерлем !
Без кергәнче фашист керсен —
Тирән казы каберен .
— Ут ! Ут ! Ут ! - пушка дерелди ,
Ул да тере зат кебек .
Шартлау . . . көрме бу я төнме ? . .
Егылды ике егет .
Егылды бүтән тормаска ,
Мәңгегә йомды кузне . . .
— Ут ! — тагын снаряд оча,