Җәрәхәтен калдырып .

 

 

Снаряд базына төште

Кайсыныңдыр каскасы.

Чыңлады матәм маршында

Хәсрәтле аваз төсле .

 

Кара тузан кара кайгы

Болыты булып акты ;

Әчеттерде , күзне кисте ,

Сулар сулышка капты .

 

Кайгы зур да . . . йөзләр кырыс ,

Күздән яшь сыгалмыйсың .

Сугышта күңелләр корыч ,

Үләсең — еламыйсың .

 

Миеңдә дә , күңелдә дә

Бер фикер , бер хис кенә :

Җиңә алмаган чакта да

Җ иңелмәскә һич кенә !

 

Дошманны кирәк алдарга ,

Үзеңә алданмаска .

Лейтенант бирә команда

Төшәргә үрдән аска .

 

Саубуллашмас өчен диптер

Якты җир йөзе белән ,

Качышлы уйный егетләр

Үлемнең үзе белән .

 

Ә өстә , алардан калган

Окоплар тирәсендә ,

Снаряд кыра , яндыра

Йөз еллык имəнне дә ,

 

Туфракны да , үләнне дә ,

Гөлҗимеш әнәсен дә .

 

. . .Күпердә төтен таралды —

Кайда ул тимер тавы ?

Ике урында каралып ,

Пыскый тик күмер тавы!

 

Лейтенант барлый көчләрне

Ут - күздән ышык җирдә .

Үлгәннәр калды аерылып ,

Исәннәр һаман бергә .

 

Артиллерия уты , күкрәп ,

Тынарга өлгермәде , —

Җир яңадан куйды тетрәп ,

hава - күк дерелдәде.

 

Җирдә танклар үкерде ,

Чылбырлар шыкырдады .

Күктә самолет көтүе,

Пулеметлар тыкылдавы - -

 

Барысы бергә кушылган

Җ әһәннәм гөрелтесе .

Чыдамас мондый дәһәткә ,

Йөрәк ярылыр төсле .

 

Курку җанга шом салмакчы ,

Күкрәктә урын алмакчы .

Хафиз китерми аны якын да,

 

 

Уйлый тик җиңү хакында ,

Онытырга тели куркуны.

Лейтенант ятты күзәтеп