Тәүге нурда битең юарсың . ..
Тау җилләре исәр ,
Чәчләреңнән сыйпар ,
Иркәм кулы , — диеп уйла син .
Урал - тауга менсәң , мен таңнарда ,
Бөркет канат җәйгән чагында . . .
Бөркет очар – китәр ,
Исләреңә төшәр , Ерак - еракта , дип , ярым да .
Урал - тауга менсәң , мен таңнарда ,
Киртләч кыяларга күтәрел . . .
Илдә яулар бетәр ,
Дусың кайтып җитәр ,
Турылыклы булып көтә бел . . . »
— .. . Танклар ! . . Иптәш лейтенант...
Өзелде уйлар , моңнар .
Алар солдат белән бергә
Туган җиргә , газиз җиргә —
Окопка сыендылар .
Үрмәли тимер таулары ,
Сытып үтәрләр кебек . . .
Тупчылар көтә аларны ,
Йодрыкка сулыш өреп .
Сыкрана шикелле җир дә - —
Гүләп һәм зыңлап тора .
Нәфрәт , чаң булып , күңелдә
Өзлексез чыңлап тора .
Йөрәкләр тибә атлыгып :
— Ут ! . . Ут ! . . Ут! . . – диләр сыман.
Снаряд булып , атылып ,
Күкрәктән чыгар сыман .
Хафиз салкын кулын куйды
Кайнарланган башына . . .
Бинокльдән алмый күзен,
Торды барлап барсын да .
Бер танк керде күпергә ,
Вакыт ! — Ал фашист жанын! . .
Туплардан ялкын ургылды ,
Авыздан бер сүз: — Огонь ! ..
— Огонь ! . .
Тупчылар беләләр :
Чират арттагысына . . .
Очынып ялкын телләре
Танк сыртына куна .
Ургыла ике танктан
Дегеттәй куе төтен .
Яшерә дошманны күздән ,
Каплый ул күпер өстен .
- Эх ! — диде Хафиз , ачынып, —
Ичмасам , җил дә исми . ..
Беткәнче төтен басылып ,
Фашистлар айныр төсле .
— Сержант , закускага өстә
Эрерәк « тозлы кыяр » .
Фриц түзм ә с кызу мичтә —
Күрерсең , башын тыгар .. .
Шул минутта , күктә улап ,
Җирдә яшен шартлады.
Яуды корыч , минометны
Әйләндереп каплады .
Сүнде яшен .. . Бер мизгелдә
Өч тупчыны яндырып ;
Җирдә кан кызарткан чокыр ,
Ә лейтенант күңелендә