Такташ җыры булып күңелгә .
Җ ырдагыча бит , әй , тормыш та :
« Ниләр күрми ир һәм ат башы . . . »
Бунтарь Хафиз саклый сугышта
Туган җирен бунтарь Такташның .
Хатлар язды Каюм абыйсына,
Шигырь ител тезде сүзләрен:
— Мин кайтырмын әле , авылым , сиңа
Һәм табармын яшьлек эзләрем .
Барырмын да Чагыл тауларына ,
Салкын чишмә суын эчәрмен.
Кабык сыбызгылар ясар өчен
Таллар кисәрмен .
Кышын кайтсам ,
чаңгы шуармын бер ,
Иң текәсен сайлап тауларның .
Таулар, таулар ! ..
Куйгансыздыр инде
Чаңгы эзен усал малайның?
Алар җуйса җуяр , мин онытмыйм,
Мин хәтерлим чаңгым сынганын .
Муенымнан карга чумганым. . .
Чаңгы сынса сынсын , баш исән ! – дип,
Атылып төштем сыңар чаңгыда ,
Җил сызгырды тирә - ягымда .
Сызылып калды карда тирән эз .
Җилләр аны күмеп киткәндер . . .
Их ! . .
Озак җуелмаслык эз салып ,
Гомер тавыннан да үтсәң бер !
Сыңар чаңгы киеп кенә түгел ,
Ике аяк белән нык басып . . .
Шуңа сусый минем шашкын күңел ,
Шуны тeли әрнеп һәм ярсып .
... Мин утырткан алмагачлар , абый ,
Исәннәрме ?
Үсәләрме ?
Сез инде аларны
Карый күрегез .
Кышлар зәһәр : суык куырмасын;
Жәйләр эссе : алар корымасын -
Сулар сибегез .
Кыш кайтмасак, яз кайтырбыз әле :
Алмагачлар чәчәк атканда . . .
Бик сагынам . Кайчак моңланам да,
Күрешербез диеп юанам да ,
Салкын окопларда ятканда .
Салкын окоп — солдат тәхете ,
Жылы өмет — солдат бәхете .
. . . Роза cеңелем !
Ничә ел бит үтте —
Дәү үскәнсең инде , нәнүсем ?
Зур булсаң да ,
Кайтсам , бахбай итеп ,
Бер җитәрсең әле мине син . . .
Хафиз йөргән чакта Ө чкүлдә ,
Йөгрек юртак итеп хыялны , -
Зыя , җырлап авыз эченнән ,
Гизә иде мәгърур Уралны :
« Урал - тауга менсәң , мен таңнарда,