Солдат та , сердәш - дус та .
Лейтенант белә аларны —
Ут - суын бергә кичкән .
Сындырып соңгы сыныгын ,
Тамчыны бүлеп эчкән .
Хафизны алар шаярта :
— Әйдә , лейтенант , түрдән ! . .
Солдат җиткергән пулатта
Түбә — күк , идән — җирдән .
— Ансы бик шәп ! — диде Хафиз , —
Бер сүз бар безнең якта:
«Ил — ирләргә, ә ир — җиргә
Таяна авыр чакта » .
Җ иргә таяныр чагыбыз ,
Борын төбендә дошман.
Ничек , дим, каршы алырбыз ,
Шүрләмәбезме уттан? . .
Әйтте сержант :
— Тукта , Костя ,
Әллә шикләнәсеңме?
Мин әзерләдем фрицка
Иң шәп күчтәнәчемне :
Танкларга — бронебойный ,
Пехотага — ярчыклы . . .
Ә үлемгә вакыт юк дим ,
Күрәсе бар карчыкны .
Эх, белсәгез , бик сагындым! ..
Төштә дә күрдем бүген .
— Күпме йөрерсең тагын , ди,
Көтеп саргайды йөзем .
Мин әйтәм : соңгы фашистны
Дөмектермичә кайтмам .
— Улың да көтә инде , — ди .
Мин киткәч , малай тапкан .
Көрсенеп куйды Иванов :
— Уятты Зыя , каһәр .
Күрмәкче идем улымны ,
Уятмый торса әгәр. ..
— Өндә күрерсең , — ди Зыя , —
Сержантның төшен юрый , —
Төштә күргән өндә җуя ,
Уяттым сине юри .
Уй гизә туган якларда ,
Яңара сагынулар .
Сагынычларны сакларга ,
Дошманнан аны капларга
Әзер торалар болар ,
Окоплар өстендә тынлык ,
Күңелдә давыл уйный .
Без йөрәк тавышын тыңлыйк ,
Лейтенант нәрсә уйлый :
Воронеж — Тамбов тирәсен
Ул күптән белә кебек .
Гүя , яшьлек хатирәсе
Күңелгә сеңгән кереп.
Эх, тачанка ! ..
Шул җырда ул
Воронежларны күрде .
Әле ялан тәпи чакта ,
Кылыч айкап , хыял - атта
Буденный белән йөрде . . .
«Белмим ,
Әллә күпкә ,
Әллә бик озакка ,
Ахры , мәңге оныта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын . . . »
Матурлыгын Тамбов якларының
Туры килмәсә дә күрергә ,
Кереп калган алар сабый чактан