Авыр хистән күңел сүрелгән .
Әзмәвердәй егет чигенә ,
Хурлыгы ла – хәтәр үлемнән!
Шуның өчен укып йөрдеме ,
Табындырып « сугыш алласын ?
Тупчы егет , имеш . . . Командир . . .
Ә дошманны тукмый алмасын ! . .
Чигенергә ! . . Тагын чигенергә ? !
Батальонга приказ бирелде .
Камалыштан утеп сөенергә
Өлгермәде Хафиз , көенде .
Ә уйлаган иде :
« Ерып чыктык ,
Ныгырбыз , шәт , шушы урында .
Оборона өчен җай биеклек,
Төртә алмас фашист борын да ! . . »
— Чигенәбез! — диде комбат - майор ,
Сүтте аның ният - уйларын . . .
— Бу маневр кирәк бикләү өчен
Воронеж һәм Тамбов юлларын . . .
Чигенүнe кaплaу отрядына
Син командир , иптәш лейтенант .
Бөтен байлык сиңа :
Дүрт - биш туп бар . . . Тик бер генә көнгә тор чыдап !
« Тик бер генә көнгә ! . .
ә сугышта
Көннең була елдан озыны :
һәр минуты аның кабер казый ,
һәр минуты үлем сызыгы . . . »
Шундый уйлар , ахры , лейтенантның
Күңел кылларына чирткәндер .
Моңсу гына көлемсерәп Хафиз :
— Тыңлыйм ! – диде. — Приказ үтәлер .
Хискә саран була солдат яуда ,
Тик бу юлы комбат түзмәде .
— Исәнлектә күрешик! — дип кочты ,
— Хуш! . . Хуш ! . . — диде зәңгәр күзләре .
ОКОПЛАР ӨСТЕНДӘ ТЫНЛЫК .. .
Яңа ай күктә , кылычтай ,
Йөри болытлар телеп .
Тирә - юнь шундый тыныч , әй ,
Сугыш та бармый кебек .
Октябрь җиле сыенган
Шәп - шәрә куакларга .
Көзге сүрән таң сызыла ,
Бәс сара елак талга .
Әллә томан , әллә зыкы
Елга буен агарткан .
Шылт иткән тавыш та чыкмый
Ни моннан , ни аръяктан .
Тик сугышчылар ишетә
Тынлыкта давыл чаңын .
Күп үтмәс , җирдә һәм күктә
Ө ермә дулар тагын .
Куаклар астыннан карый
Салкын туп көпшәләре .
Сүзсез дәһшәт белән яный :
- Фашистка төшәр әле ! . .
Лейтенант үтә шуышып ,
Күрше окопка күчә . ...
- Фриц ул төнлә сугышмый ,
Шнапс кына эчә .
Сержант Иванов бугай ,
Пышылдап сөйли шулай .
Тын гына әйтеп куя
Аңарга каршы Зыя :
— Ә көндез , кызмача баштан,
Карамый aлны - артны .
— Карар иде дә бит.. . Баксаң ,
Күпме аларда танкы! . .
Иванов Рязань яныннан ,
Күптән сугышта ул да .
Ә Зыя башкорт ягыннан ,