Сынды Җир шарының тынычлык күчәре .

 

Җир әйләнә сугыш күчәрендә ,

Хәрәкәтен һәркөн тизләтә .

Ленин иле — бәрелеш үзәгендә ,

Кешелек аның пульсын күзәтә:

 

— Мәскәү түзәрме ?. .

— Мәскәү җиңәрме ? . .

Хәвеф бик зур : хәтта Мисырда

Пирамидалар да борчуда :

 

— Герман җиңсә ... фашист безне дә

Туган җиребездән аерыр .

« Түбән раса » җилкәсендә илтеп ,

Берлин тирәсенә салдырыр . . .

Совет җире дөрли ! . .

Ярдәмгә Союзниклар никтер ашыкмый.

Исәпләре — иген өлгергәч ,

Сугып кына алу ашлыкны .


Мәскәү белә холкын аларның,

 

 

Өзеп сорый шуңа Лондоннан :

— Ник икенче фронт күренми ?

Килешү бар . . . Имза куелган ! . .

Җавап таба Черчилль ( 1) — карт бүре ,

Комга терәлсә дә көймәсе :

— Солдатларга чалбар тегәргә

Җ итеп бетми ычкыр төймәсе .

 

Кирәк тагын бик күп каптырма , —

Табу әмәленә керештек . . .

Лондон томанында адашып

Йөри әле хаклык - дөреслек .

 

Россиянең җае - мəле юк

Каптырмалар эзләп уйнарга .

Ул озата газиз улларын

Кан кызарткан карлы юлларга .

Рәсәй коя Урал корычын,

Яшеннәрдә чарлый кылычын .

Сәгать сугар — яшьнәр ул кылыч

 

Фашист - елан башы очында.

Дүрт башын да кыеп төшерер

һәм яндырыр нәфрәт утында .

(1) Черчилль — икенче бөтендөнья сугышы вакытында Англиянең премьер-министры.

 

Үлем кичеп исән калганнар

Сәлам бирер җиңү таңына .

Бүгенгесе авыр . . .

Чигенү ! . .

Тоз сала , әй , солдат канына .

Ялкын сулый Хафиз , ут йота ,