— Ай испанкаң ! Бигрәк килешле . . .
« Ник тыкмадым шунда кесәгә ? . . »
Хафиз үзен тирги , бетерә .
Испанкасын салды башыннан,
Аның ефәк чугын бетерә .
— Җ ибәр , иптәш . . . военком абый ! . .
Бик барасым килә . Билләһи ! . .
Ә комиссар һаман елмая ,
Кәефе бик шәптер, күрәсең.
— Син , браток , әллә сугышны
Йомран үтерү дип беләмсең ?
Испаниядә сугыш ! . . Чын сугыш ! . .
Уен түгел, брат, ай - яй - яй! . .
Нәүмизләнде Хафиз , шар сугып
Кәшəкəсе сынган малайдай . ә военком көлә :
— Җ ибәрсәк ,
Ни кырырсың икән анда син ?
Испанкаңның чугын җилләрдә
Җилфердәтеп йөри алмассың ! . .
Үпкәләштән - нидән булмасын ,
Мине — карт солдатны тыңла син :
Укуың бетсен , Я шең җитсен —
Хәбәр салырбыз ,
Чакыртып алырбыз .
Җибәрербез хәрби укуга —
Училищега .
Тырышсаң , командир булырсың .
Шул сиңа . . .
Риза булмый нәрсә кырасың ,
Чебен дулап тәрәз җимерми . . .
Олы Хафиз белән тартышта
Кечкенәсе тәмам җиңелде :
Ул инде
Үчекләшми бүтән , үртәми .. .
Посып утырды да юк булды,
Сизелми дә калды киткәне .
Олы Хафиз япа - ялгызы
Педучилищеrа юл алды . . .
Тимер чыбыкларда кезге җил
Ниндидер көй сузды , моңланды .
Көйләгәндер - юрагандыр ул :
Син күрәсен күрмәс бүтәннәр .
Малай чагың татлы төш инде ,
Сагынырсың - кайтмас үткәннәр .
ИЛ СОЛДАТ ИҢЕНДӘ
У л таң таң булып атмады ,
Кан булып офыкка сарылды .
Кояш кояш булып чыкмады ,
Ут шары булып тәгәрәде ,
Җ ир өслегендә ярылды ;
Ялкыны дөньяны урады ,
Илләрне яндырды .
Дәһшәттән
бурaзнaдa aтлaр сөрлектеләр ,
покосларда ирләр абынды.
Әйтерсең , таш тавы ишелде
Ил - йорт өстенә .
hава калмады . . . кысылды сулыш . . .
Миллион күкрәк дәррәү аһ итте :
— Сугыш ! . .
Европаны бугазыннан буган
Свастика — дүрт башлы елан ,
Планетаны Бухенвальдка
Сыйдырмакчы булып ,
Капшанычларын сузып :
күктән — җиргә , җирдән — күккә ,
судан — ярга , чиктән — чиккә,
Үрмәли Көнчыгышка .
Узган юлында җир яна !
Яшел шинель кигән
Жирән фашист кыяфәтендә
Үлем ыржая .
Ыржая —
кешеләрне атканда ,
асканда ,
крематорийларда якканда .
Тешләрен җимермәсәң фашистның ,
Бу ыржаю кыйммәткә төшәсе :
Кешелекнең үткәнен ,
бүгенгесен ,
киләчәген
Вата мылтык түтəсе ,
Йота туп көпшәсе ;
Кыралар бомбалар ;
Таптыйлар танклар ;
Ялмыйлар крематорий мичләре.. .