Черки тешләгәндәй әчетте .
Нишләсен соң әмәл калмагач ,
Яңгыратты кырны : әп - тче - хи - и !
Харап итте шул бер төчкерү ,
Язык эшнең сере чишелде ,
Шып туктады « газик » , əйтерсең ,
Тәгәрмәче юлда тишелде .
Шофер чыкты яман сүз белән ,
Кыяфәтен күрсәң — җендер ул !
Йодрыклары тукмак шикелле ,
Бер тондырса , җиргә сеңдерер !
Сырт шәрифен тукмак астына
Үзе теләп кемнәр куя соң?
« Куян » Хафиз читкә томрылды ,
Төшми калды тәпәч нужасы . . .
Бу өлгерлек белән усаллык
Булса булыр икән шулхәтле :
Юл читенә Хафиз басты да
Шоферга зур мөгез күрсәтте .
« Мәгез куйдым сиңа , янәсе ,
Янасаң да хәзер соң инде ! »
Үзе көлде , көлде шаркылдат,
Тавышыннан камыл сыгылды .
К ө ЛЕЧ ВОЕНКОМ
Җәяү узды юлның калганын ,
Битен юды иелеп инешкә .
Күк гөмбәзе суга төшкән дә ,
Әверелгән иде көмешкә .
Шул көзгедә Хафиз - пәһлеван ,
Башы тигән зәңгәр күккә үк .
Көч - куәте дисәң, — иңендә
Күк гөмбәзен тора күтәреп !
Җәл , бик кыска булды ләззәте
Бу олылык , зурлык хисенең .
Пәһлеваннан калды тик малай ,
Ачкач военкомат ишеген .
— Килдем Испаниягә китәргә ,
Кем җибәрә ? — диде керүгә .
Чал военком аның тәртәсен
Борып куйды шундук кирегә .
Көлемсерәп мыек астыннан ,
Бик текәлеп аңа карады:
— Әйт , балакай , ничә яшь сиңа? . .
— Ә . . . Унсигез ! . . — Хафиз алдады .
Тик комиссар дөнья күргән ир ,
Кабыгыннан таный җимешне.
Баш киемен аның төзәтте :