әкай ара — малай көчле .
Бүген дә ул җиңгән ахры ,
Кыланышын , әнә , күрче .
Урам урый велосипед ,
Очыртыпмы , әй , очырта !
Очыртуы гаҗәп түгел ,
Күршеләрне ник кычкырта :
— Фәридәттәй түгелме соң ,
Утырган бит Вилсәпидкә ! . .
— Нишләвен бу ? . . Егыласың ! . .
— Ник егылсын , бик шәп йөртә . . .
Ул арада велосипед
«Выжт !» борыла аргы баштан .
Фәридәттәй дигәннәре . . .
— Хафиз ! .. Шайтан !. .
Хатыннар күлмәге кигән ,
Чәчәкле шәл - яулык япкан .
Малай көлә . . . Аңа кызык . . .
Егет көлми , ул җитди бит !
Олы Хафиз , уйлый торгач ,
Кечкенәсен, уф, җиңде бит .
Испанкасын киеп алды ,
Өйдән чыкты . . . Китеп барды .
Сорамагыз : — Кая ? — диеп ,
Үзе белә чая егет .
Т Ө ЧКЕРҮ БӘЯСЕ
Колхоз идарәсе каршында -
Районга барыр машина .
Шофер йокымсырап утыра ,
Хафиз , читтән карап , уй кора :
— Җиде чакрым ерак арамы ?
Я бышып та бара аламын . . .
Коңгырт күзләрендә чаялык
Ут - күбәләк булып җилпенә .
Ут - күбәләк канат җилпегәч ,
Шуклык очкыннары сирпелә .
Кыяфәте чебен тибәргә
Кыбырсыган тилгән шикелле . . .
Машина да китте кузгалып ,
Хафиз да артына сикерде ,
Басу юлы тоташ сикәлтә ,
« Газик » өйрәтмәгән тай кебек :
Тибенгәли , артын сикертә ,
Чөям ! Чөям ! Чеям , әй егет !
Чөйми торсын . . . Хафиз бирешми,
Батып беткән үзе тузанга .
Ат ялына , гүя , ябышып ,
Зур бәйгедә тели узарга .
Бу чабышның хәтәр кызыгы
Оныттырды кулы талуны ,
Уйлап алды :
— Нигъмәт абзыең
Күрсә минем болай баруны ? ! .
Тузан , каһәр , тулды борынга ,