Юл аралаш бер сүз - Испания !
ә бу сүзнең һәр хәрефе — пуля ,
Хафиз йөрәгенә кадала .
Ул сискәнде :
Графиндагы суда
Көлеп торган кояш кaрaлa! . .
***************
Күкләр күкрәсә — җирләр яшәрә ,
hава сафлана яшен исеннән .
Күңел тетрәве — яшенле яңгыр
Юды чүп - чарны Хафиз хисеннән .
Балкып кабынды хыял - йолдызы ,
Максатын күрде – ул инде кеше !
Егетлек түгел , сабыйлык икән ,
Тик көлке икән кичәге эше .
Сизгәндер Нигъмәт шуны аңлавын ,
Ут сирлеп торган күзенә карап .
Күпне көткәндер , якын иткәндер ,
Шуңа әйткәндер , тиңенә санап :
— Яшьлек , туганкай , уттай аргамак ,
Тоягы — алмаз , ташны да яра .
Тезгене кыска ! . . Тота алмасаң ,
Чабышта чөеп , башны да яра .
Ташлар ярырлык көче барында
Син аны юлның зурыннан очырт . . .
Аңласаң — акыл , аңламасаң – сүз…
Я , бар , энекәш , өеңә сыпырт .
ИКЕ ХАФИЗ
Советка ялгызы кереп ,
Чыкты аннан ике Хафиз :
Берсе — шул ук , Шаян да шук иске Хафиз .
Икенчесе — гыйбрәт алган,
Уйчанланган
Җитди егет . җитди егет һәм шук малай —
Бер шөрепкә борган кайчы .
Япьләренең үткен ягы
Бер - берсенә һаман каршы .
Берсе : « Кисәм! » дигән чакта
Икенчесе телеп ала .
Җ итди уйлый олы Хафиз ,
Шуклык эзли Хафиз - бала .
– Әйдә , кыяр чәлдерәбез ! . .
- Китче , тиле ! . . Тапкансың эш .
Малай көлә : — Тавык йөрәк !
Егет үрти : — Көзге чебеш ! . .
Биергә тик үз көенә
һәр икесе күндермәкче .
Берсе – торма , берсе — керән,
Берсе — ачы , берсе – əче .
Кайчак егет өстен чыга ,