Бүлдермичә тыңлап утырды да
Көлгән булды Нигъмәт шаккатып .
Ә аннары , кинәт җитдиләнеп ,
Сорап куйды :
— Дустың кем иде ?
Шунда Хафиз , кырыкмыш тай шикелле ,
Йөгән кидертмәскә тибенде .
Рәис сорый ... ә ул ишетми дә ! . .
Чыккан булды Нигъмәт чыгырдан :
Өстәл сукты , юри булса да бит
Аерырлык түгел чыныннан .
— Әйт, дустың кем ? .
Юк, эндәшми Хафиз !
Рәискә дә шунсы ошады .
« Сырт сөнге каты ! » —
Эчтән хуплап ,
Кырыс абый кинәт йомшады :
— Педучилищеда укыйсың,
Грамотный егет бит үзең .
Соң , әтәчләр белән сугышып ,
Ник йөрисең болай , иккүзем ?
Дон Кихотны , энем , беләмсең ? —
Синдәй калай әтәч , җиз борын !
Тегермәннәр кыйнап йөргән ул,
ә син. . .
Син кетәклек туздырдың .
Сервантес ( 1) юк — бигрәк кызганыч ,
(1) Сервантес Мигель — испан язучы сы, « Дон Кихот » романының авторы .
Шундый тарих әрәм була ич !
Эх , энекәш ! . .
Сүзе беттеме ,
Рәис җәһәт торды сикереп .
Иңгә асылынган уң җиңе —
Кулсыз җиңе куйды селкeнeп .
Шул җиң шаһит : иле янганда
Ут эчендә Нигъмәт дөрләгән .
Татыган ул Колчак кылычын ,
Кулын җуйган . . . Иреген бирмәгән !
Бик кыендыр ярым җәгәргә
Өстерәве тормыш арбасын .
һәр көн өсти аңа уз йөген ,
Сыңар беләк ничек талмасын !
Сейри Нигъмәт , кулы талса да ,
Сыкранмастыр — юлда ауса да .
Мондый кеше белми ваклыкны ,
Каты әйтсә , әйтә хаклыкны .
Кулсыз җиңен билгә кыстырып ,
Бу юлы да әйтте кычкырып :
— Кетәклекләр җимереп йөрибез ,
ә дөньяда ни бар - белмибез !
Укы менә : синең чордашлар
Атлыгалар нинди эшләргә !
Ул газета җәйде өстәлгә ,