— Хафиз абый , сиңа куштылар
Авыл советына барырга .
Сүзен әйтте , үзе юк булды . . .
Хафиз чыкты аның артыннан .
Кетәклектән җиңел котылдык ,
Ничек ычкынырсың законнан ? . .
СОВЕТ НИГЪМӘТ
Көзге болыт күләгәсе уза
Хафиз атлап барган юл аша .
Күңелендә гарьлек — базга япкан
Азгын мәче булып тырнаша ,
Тырнаклары үткен ул явызның ,
Әрнетмиме дисең әллә син :
— Шул инде . . . шул , кетәк батыры ! – дип ,
Карыйлар күк аңа һәммәсе .
Чәүкәләр дә — морҗа морзалары
Аны гына мыскыл итәләр :
— Чар - чар . . . На - чар ! — ди - ди ,
Каршысына
Тизәк ташлап , очып китәләр .
Иреннәргә куеп дүрт бармакны ,
Җ ибәрде , әй , Хафиз сызгырып !
Авыл буйлап үтте яңгыравы,
Чәүкә көтүләрен туздырып .
Чарылдыклар сызды . .. Уйлар калды …
Уй - шөпшәләр чакты төрлечә .
- - Керергәме авыл советына ? . .
— Сызаргамы әллә кермичә ? . .
Шөпшә угы рәискә дә җитте ,
Вазифасын тормый төпчeнeп :
- Иске кетәк белән булашмаса ,
Неужели бүтән эше юк ? ! .
— Кереп йөрмә ! . . — Чəнчеп ала курку ,
— Юк , керәбез ! . . — Түзә кыюлык .
Әмма үзе ,
Учтан аккан тары бөртегедәй ,
Бусагада калды коeлып .
. . . Совет бүлмәсендә озын өстәл ,
Буйдан - буйга комач ябылган .
Графинда су . . . ә эченә аның
Түм - түгәрәк кояш салынган.
Рәис карап куйды .
— Хуш , ни йомыш ? . .
- Чакырткансыз , абый , сез мине .
— Ә ! .. Синмени өчкүл Дон Кихоты? . .
Күрик , дидем , нурлы йөзеңне.
Сөйлә : ничек кетәк җимердегез ? . .
Әйтеп бирде Хафиз чатнатып,