— Мыегыңа ура : мәйләр булмас !
Чөмeрeрсeз салкын суын да .. .
Хикмәт сөйләп алдым Нәгыймәгә
Осталарның хакы турында .
— Хөрмәтенә күрә эше , мәйтәм ,
Утыртырбыз сыңар таякка :
Җилләр искән саен , кетәклегең
Авыш - түеш уйнар як - якка . . .
Йомшарды бит тәки :
— Ярар, имеш ,
Сезне генә инде сыйлармын .
Кызлар кисеп куйган токмачым бар ,
Бер әтәчне тотып суярмын . . .
Кетәклекне куйдык ялт иттереп ,
Бик шәп булды буын язарга .
Чәй кайнады . . . Тәмле токмач белән
Кикрикүк тә пеште казанда ,
Бик сызмакчы иде яшь осталар
Эчми генә әтәч шулпасын , —
Нинди хуҗа асыл егетләрнең
Җиңнәреннән килеп тотмасын .
Берсенең дә борчылуын сизми ,
Берсенең дә керми хәленә :
— Санламаска мине хакыгыз юк ,
Утырыгыз ! - - диде Нәгыймә .
Кунак булгач , үзең беләсең ,
Хуҗа күңелләрен күрәсең !
Тәүфыйклы песидәй утырдык ,
Шулпа эчтек . . . Иткә тотындык .
ә Хафизның ашта гаме юк ,
Ашагандай юри кылана .
— я , егетләр , колак селкенсен ! . .
Терсәк белән төртәм мин аңа .
— җитешегез , әйдә , әтәчтән !
Мәжлес булсын истә калырлык . . .
Хафиз кәлә :
— Миндә җәдәче ,
Җамал абзый, әйдә , аерыйк …
Коңгырт күзен кысып , хәйләкәр ,
Суза миңа җәдәч сөнген :
— Отсаң әгәр , кылыч шикелле
Үткен чалгы табып бирәмен . . .
Йомшак якны белеп суктыра :
Эреп китәм чалгы дигәндә ,
Үзе бер гомер шул , чыжлатып ,
Селтәнүе чыклы үләндә !
- Ә син отсаң , Хафиз ? . .
Усалның
Белеп торам нәрсә диярен .
— Мин отсаммы ? . . Теге , җиз төймәле ,
Чуклы муенсалы йөгәнең . . .
Аерырга гына өлгердек ,
Керде бит бер малай йөгереп .
Ашыкты ул бөтен йомышын
Бер тын белән әйтеп салырга ;