Сусыз тимер мичкә төсендә .
Кирәк бит , әй ! Егет түбәдән
« Гөп » итте нәкъ шуның өстенә .
Чаң сугудан яман ! — буш мичкә
Төн тынлыгын дер - дер селкетте .
Бәйдә торган елгыр атларны
Шыксыз дыңгырдавы өркетте .
Тартылдылар алар кешнәшеп ,
Шатыр - шотыр килде кетәклек ,
Шулай , күрим дисәң тамаша ,
Кетәклеккә бәйлә алаша !
Кетәклеккә бәйлә алаша ,
Нинди мәзәк чыга , күр әнә:
Стенасы әтәч йортының
Каеш тезгеннәрдә сөйрәлә .
— Кыт - кыт - кытыйк ! . . — Күкле - яшелле
Аваз сала әтәч , тавыклар .
Ә егетләр инде ат менә :
— Хуш кетәклек, аусаң - авып кал !. .
*******************
Төн чигенде . . . Аксыл ызык булып ,
Таң беленде авыл ягыннан ;
Кайтты болар . Танырлык та түгел :
Кашлар җимерек , борын салынган.
— Аулак ашы , мәйтәм , ничек булды ,
Тозлыракмы әллә боткасы ?
Гарьләндеме Хафиз — ут шикелле
Янып чыкты битенең уртасы .
Ә миңа ни ,
Утка ялкын өстим :
– Әй , сез , яшьләр , тиле - милеләр !
Бер кетәклек өчен ике егет
Кысыр хәсрәт чигеп йөриләр . . .
Шаяртуның да бер чиге була . ..
— Җитәр , - дидем, — эзлик чарасын .
Нәгыймәттәегез үпкәләр бит ,
Кетәклекнең салыйк яңасын …
Әйткән - беткән : ике яшь юләр
һәм карт тиле – Җамал агагыз ,
Кичкә кырын, балта кыстырып ,
Кетәк төзәтергә барабыз .
Капка ачык иде , ә өй бикле ,
Жайлы булды эшне башларга .
Тик Нәгыймә килен кайтып керде -
Тимер тарак авыру башкайга ! . .
- Төзәтәсез икән . . . әмин , — ди бу , -
Явит иттем барып советка .. .
— Хаталангансың , дим , әй - әй , килен ,
Чамаң бармы ярты савытка?