Тимәгән дә , узган сикереп .
Бәйли болар кызган атларны
Тавык кетәгенә китереп,
Күрим дисең икән тамаша ,
Кетәклеккә бәйлә алаша ! . .
Кача - поса ике күләгә
Килеп баса тәрәз төбенә .
Әй , шәп тә соң челтәр пәрдәләр !
өйдә кызлар тыз - быз йөренә .
Учак дөрли казан астында ,
Аулак ашы , бәлкем , пешəдер .
йомыркага изеп камырны ,
Кызлар шуңа токмач кисəдер .
Бик күңелле эчтә , бик кызык ,
Карап торучыга күңелсез . . .
Ах сез , кызлар , токмач кисмисез ,
Егетләрнең бәгърен турыйсыз .
җырлыйсыз да һаман җырлыйсыз :
« Турыгызга басма салыр идем ,
Белә алмыйм суның тарлыгын .
Рас та күңел белән сөяр идем ,
Белә алмыйм күңелең барлыгын .
Алып бирим , җаныем , ак сабын . . .
Иртә сагынмасаң , кич сагын . . . »
Тәрәзәгә Хафиз чиертте .
Җыр өзелде кинәт . . .
Аннары , Күтәрдә дә эчтән пәрдәне ,
Кемдер аңа бармак янады .
Ишетелде кызлар көлүе —
Чыңлыймыни көмеш тәңкәләр .
Көмеш тәңкә чыңына кушылып ,
Шаян кызлар такмак әйтәләр :
— Тәрәзәбез пыяла ,
Каты чиртсәң - уала .
Егет затын кертмибез ,
Кызларыбыз ояла .
Аулак ашы — боткадыр ,
Килүегез юккадыр ,
Аулак ашы - токмачтыр ,
Сезгә өлеш чыкмастыр .
Бу гарьлеккә кайсы егет түзəр ? —
Эх , керәсе иде ничек тә !
Келәсеннән кубарырдай булып ,
Ташланды ул бикле ишеккә .
Қызлары да сизгер: өерелеп ,
Өйалдына дәррәү чыктылар.
Тукмак белән түгел ,
такмак белән
Егеткәйне бәреп ектылар :
— Морҗаданмы ? . . Була ансы да ! . .
Менеп китте Хафиз чормага .
— Тукта , малай ! Қая үрелдең?..
— Чиләк кенә каплыйм морҗага . . .
Аяк аста торган бәлace —