Көмешмени — исең китәрлек !
Ай яктысы тонык су кебек ,
Кушучыңа алып эчәрлек .
Утлап йөри елгыр малкайлар ,
Без ятaбыз учак янында .
Яшел суган белән саф һава
Һәм бәрәңге инде табында .
Каерып кискән арыш икмәген
Сыпырталар монда малайлар . ..
Күрәм : Хафиз белән бер дусты
Миңа еш - еш карап алалар .
— Жамал абзагыздан сер итеп ,
Нидер чамалыйсыз , мутлар, — дим .
– Яналар бит ! — Хафиз күрсәтә
Жемелдәшкән авыл утларын .
– Мәрҗән теземедәй, — мин әйтәм , - -
Чыра түгел , рәзә белмисез?.. -
Болар тарта кожан җиңемнән...
- Чү , аюлар! . . Кай сөйрисез ?. .
Ишетмәсен диптер башкалар ,
Колагыма Хафиз сүз куша :
- Жамал абзый ! Әнә , күрәмсең ,
Қырый йортның уты күз кыса,
Мин , такыр баш , торам аңламый
Ни ятканын теле төбендә .
- Нәгыймәттәй китте калдыр ,
Кызлар гына калды өендә. . .
Жамал абзыкаем ! . . Шуларны
Күреп кенә килик. . . Тиз генә .. .
Алтырадым калдым , бу хәлдә
Нишләр идегездер сез менә ? . .
Бүрәнәгә җайлап утырган
Агайларның берсе түзмәде :
— Эх , син !
Яшьләр белән барырга
Әйттерерләр шунда безгә , - ди .
Көлешәбез . . .
Җамал абзыең
Мыштым гына мыек бөтерә .
Күз кыса да яшьләр ягына ,
Сүз кыстырган картка төрттерә :
— Син — бар , мин – бар , атны кем карар ?
Бик дәртләндем үзем барырга;
Тик жəл , кордаш , шунда булмадың
Кырда атлар саклап калырга .
Нихәл итим , синең урынга
Үзем яттым арка кыздырып .
Егетләрем минем , ат менеп ,
Бер җибәргән иде сызгырып ,
Ай үзләрен күрде , төн алды .
Тояк тавышын тынлык тыңлады .
.. . Ул тояклар читән коймага