Чишенә дә Хафиз — чулт суга !
- Қапкан бит әй ! . . Бүрәнәдәй җәен ! ..
- Қояштыр , диң . . . – Чын , җир улсын ла ! . .
Судан чыгып , алачыкка чаба ,
Нәкъ җәядән аткан ук сыман.
Аннан килә авыр лом күтәреп,
Тагын чума күлнең төбенә .
Менә җәен сиңа ! .. Су өстендә
Зур бүрәнә башы күренә .
Аның белән бергә Хафиз калка ,
« җәененә » утыра атланып .
Авыз ера - ера кармак эзли ,
Бака үләннәрен актарып .. .
« ЕГЕТЛЕК»
Әй үсмерчак - тиле шаянлык ,
Әй үсмерчак - шаян тилелек !
Ятасыңмы күлләр төбендә
Бака үләненә төренеп ?
Югалдыңмы авыл юлында
Велосипед салган эз сыман ?
К ая бармыйм , йөрмим кайларда ,
Синең эзләреңне юксынам . ..
Үтмәгән дә кебек . . . Үзе юк ! —
Үсмерчаклар шулай түгелме?
Мең төс белән янып - яктырып
Тик хатирә бизи күңелне ,
Шул төсләрнең таптым мин берсен ,
Хыялымда Хафиз терелде .
Көлеп әйтте :
— Черек кетәкне җимерүче егет мин инде . . ,
Монысын Жамал бабай сөйләде,
Сыпыргалап сирәк сакалын .
Конюшняга өлкән начальник ,
Қараган ул колхоз атларын .
Ат турында бер сүз чыктымы —
Карт күзләрдә очкын кабына . . .
— Ул елларда йөрттек малларны
Төнлеккә без Қамай тавына.
Тау дигәнем - үзегез беләсез:
Бер үзәндә өч - дүрт калкулык ,
Әйбәт килде әби чуагы ,
Үлән дә мул — күмелеп ятырлык .
Хәтеремә тирән сеңгәнгә ,
Гел сагынып сөйлим шул чакны .
Эңгер төшә . . . Қизләү янында
Кабызaбыз төнгә учакны .
Җир алмасын көлгә күмәбез ,
Тәмле исе яра борынны .
Озакламый тулган ай калка ,
Танымыйсың таныш болынны .
һәр үләннең төсе үзгәргән ,