— Белмим , — диде малай , — миңа бирде
Ике йомыркага бер кармак . . .
Телен тешләр иде , тик соң инде ,
Учын Япты , каты йомарлап ,
Кармакларын гына алмасыннар ,
Башкасына риза түзәргә !
— Йомырканы зерә алмам , — диде ,
Туры карап безнең күзләргә .
Эш болайга киткәч , кем тиргәсен ,
Шундый чая иде карашы...
— Ярар, бәбкәм , балык каптырырсың . . . —
Аркасыннан сөйде анасы .
Ап - ак кəтүк сүтеп иште Хафиз
Кармакларга дигән җепләрен .
Ай , белсәңче шунда гомер җебен
Язмыш кулы ничек ишәрен ! . .
. . . Өй кыегындагы пар күгәрчен
Күтәрелде зәңгәр һавага .
Габбас ага , телен йоткан кебек ,
Озак карап торды аларга .
Күгәрченнәр очты күл ягына ,
Су читенә барып төштеләр .
Яр буенда гөжли бала- чага ,
Барысы да Хафиз төслеләр .
Түгәрәк күл өсте — көмеш көзге ,
Жил тибрәтми яшел камышны. . .
Габбас ага кабыза « Беломор » ын ,
Қөйрәтмәкче ахры сагышын . . .
Тик папирос яндырудан гына
Сүнәсе юк сагыш утының …
һәм ул сөйли башлый күршесенең
Ничек итеп җәен тотуын .
Бүлдермәкче берсе :
— җәен дип син ! . .
Каян килсен безнең күлләргә?
— Эх , җәене түгел ,
Мыегы кыйммәт .
Ирек бирче тәмләп сөйләргә .
Иң беренче әтәч « азан » әйткәч,
Камышлыкта Хафиз югала.
Кызыл чаршау корган ятагыннан
Башын суза кояш дөньяга .
Мондый чакта балык шәп чиертә !
Салдың — каба , тарттың – аласың :
Беләк юанлыгы шыртлакасын ,
Үрдәк хәтле карп баласын . . .
Чү, тагын да чиерткәндәй була . . .
Ябыша Хафиз кармак сабына .
Қалкавычы баткан . . . Қармак чыкмый . . .
Иптәшләре җыела янына .
Авыз ералар бит :
– Җәен ! җәен ! . .
- Бәхетең дә , малай , чат — сиңа . . .
Тартып өзәр иде — кармагы жəл ,