К исемең бар Рәсәй җирендә .

Пьяна - елга , ераклардан агып ,

Дулкын каккан кебек Иделдә,

Язмышлары синең улларыңның

 

Ватан язмышына кушылган …

К анат ярган синдә Хафиз - бөркет ,

Күтәрелеп очкан шушыннан .

Сталинградны ,

 

 

Россияне саклап ,

Башын салган

Идел ярында .

Герой - шәһәр гранит һәйкәл ачкан . . .

һәйкәл салган аңа авыл да :

Берсе — мәрмәр таштан .. .

Берсе — мәхәббәттән ,

Күңел энҗесеннән — чардуган .

Яу кырында ауган ир - егетне

Халык күңеле исән калдырган .

 

ХАФИЗ « ҖӘЕНЕ »

Утырабыз сары өй каршында . .

Пар күгәрчен гөрли кыекта .

Сүзне башлый күрше Габбас агай :

— Хафиз туды менә шул йортта .

Сөлек бала иде . . . башына ул

Шук бүреге киеп тугандыр.

Бишектән үк димим, тәпи баскач ,

Усаллыкка билен бугандыр.

Биштә иде микән , алтыдамы

— Хәзер ничек төгәл әйтәсең :

Ни еларга, ни көләргә белми ,

Зарлана бит берчак әнкәсе :

— Нишләтергә дисез бу малайны ,

Бер разбойник чистый , билләһи.

Юньле бала , тавык - кош өркетеп ,

Тик Тиктoмaлдaн күкәй урлaмый . . .

— Сорамыйча алган карак түгел!.. .

Без көләбез , әнкә ачулы .

Хафиз үзе кайтып кергән иде ,

Әнкәнең дә йөзе ачылды .

Чандыр гына малай . Буйга озын .

Такыр башын кояш ут иткән .

Кара тутлы йөзе , әй , елмая ,

Әйтерсең, ул тутый кош тоткан .

 

Йомарланган кулын ача малай ,

Уч төбендә — кылчык - кармаклар .

Йомырканы Хафиз ник урласын –

Әнә алар — ата караклар . . .

 

— Кемнән алдың ? — диләр белмәгәндәй ,

Төпченеп тә юк бит торасы .

— Шул . . . чүпрәкче Қамал абзыйдан ла . . .

— Хафиз, кармак күпме тора соң ?