Сталинград сугышында һәлак булган батыр авылдашым, Ленин ордены кавалеры капитан Хафиз Фәттахетдинов истәлегенә багышлыйм. Автор
АБДУЛЛА СӘЛӘХетдинов
И ДЕЛ БАҺАДИРЫ
Шигъри повесть
ТАТАРСТАН
КИТАП НӘШРИЯТЫ
КАЗАН 1967
Редакторы Рәшит Гәрәй
Художнигы Таһир Усманов
Сталинград сугышында һәлак булган батыр авылдашым, Ленин ордены кавалеры капитан Хафиз Фәттахетдинов истәлегенә багышлыйм. Автор
Җ ыр ишеттем сабан туенда
Батыр авылдашым турында .
— Йолдыз кашка атлый кыр буйлап ,
Хафиз - җайдак бара җыр җырлап :
— Карабодай кыры ак чәчәк ,
Бал кортлары ширбәт җыялар . . .
Ак чәчәктәй безнең киләчәк ,
Имин генә булсын дөньялар .
Йолдыз кашка юрта кыр буйлап,
Хафиз - солдат бара уй уйлап :
— Карабодай кыры кап - кара ,
Ак чәчәкнең таҗын җил өзде . .
Киләчәк көн өчен дау бара ,
Ир - улына карый ил күзе .
Йолдыз кашка чаба кыр буйлап ,
Тирә - юньдә тора ут уйнап .
Идел - суда ялкын шәүләсе ,
Ак күбекне ал кан кызарта .
Тупчы Хафиз яшен - ядрәсен
Фашист йөрәгенә төз ата . . .
Йолдыз кашка эзен даладан
Яңгыр юган , җилләр ялаган.
Ядкаре җyeлмый батырның,
Даны калды илне буйларга .
Идел - су ярында һәйкәле
Карап тора тыныч елларга ,
Сыймады көй иркен болынга ,
Кырлар киңлегенә сыймады ;
Язгы ташкын булып агылды ,
Күңелләрдә дулкын уйнады .
Хисләр дәрьясында - дулкында
Ялгыз аккош йөзде моңаеп .
Аккош түгел , сагыш тирбәлде
Бер калкып , бер күздән югалып ,
Күтәрелде аннан биекк ә
Нур тамызып канат очыннан .
Горурлыкка әйдәр көч туды
Моңсу йөзгән сагыш кошыннан ,
Хыялымда , биек күкләрдә
Оча ул кош һаман кагынып ,
Бүгенгедән карап үткәнгә ,
Авылдашны җырлыйм сагынып…
Авылдашлар яуга киткән юлдан
Килдек бүген сабан туена .
Бәйрәм ! . . Сугыш !. . Июнь сүзе белән
Аралашып кeрдe yема .
Якташларым шунда җыр җырлады
Авылдашым Хафиз турында .
Җилләр тынды . . .
Таллар тибрәнмәде
Көмеш сулы инеш буенда .
Ул моңлы җыр күңел - дәрьяларга
Чишмә булып аккан чагында ,
Онытылдык . ..
Кайнар самоварлар
Суындылар чирәм - табында .
Шундый әсәрләнү кичердем ,
Кычкырасым килде :
— Ө чкүлем!
Карталарда исемең булмаса да