Хатыйп ҖӘмил улы хабибуллин
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
УСАД АВЫЛЫ МӘЧЕТЕНЕҢ
20 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНА.
* 2016 *
Мәчет язмышы.
Кеше тәкъдире кебек үк Мәчетнең дә бар үз язмышы. Бәндәләрне сынау өчен ахры, Мәчет үтте авыр язмышны.
Манарасын кисеп җәберләнде, Янгын чыгып, кайгы кичерде. Иманлылар бу сынауны үтте, Аллаһ йортын тагын җиткерде.
Җыелыштык бүген шушы йортка Олуг гыйбәдәтне үтәргә. Аллаһ йортын төзегәннәр өчен Баш ияргә, рәхмәт әйтергә.
Бүтән кисмәсеннәр манараңны, Бүтән күрмә кайгы-хәсрәт. Мөнбәреңә басып,хөтбә укып, Вәгазь сөйләп торсын хәзрәт.
Равиль хәзрәт Яруллин.
Усад авылы рус авылы булып исәпләнә, ләкин ул элек татарлар күп яшәгән төбәк булган. Авыл бик матур һәм уңайлы җиргә, Сула елгасы буена , Казан каласына 27 чакрым ераклыкта урнашкан. 1870 нче елда авыл белән югары сенат әгъзасы I нче дәрәҗәдәге сәүдәгәр Николай Михайлович Журавлев идарә итә. Авыл уртасындагы парктагы чал юкәләр , Тимофеевкадагы йөзьяшәр тупыллар шул чорның хәтирәсе булып тора. Ә паркны әйләндереп алган коеп ясалган челтәрле тимер рәшәткәләр мәңге тузмас кебек. Усад спирт заводы да, больница бинасы да, конюшнялар һәм элекке клуб бинасы, училищеның мастерскойлары-болар барысы да ул төзеткән корылмалар, алар бүген дә кулланышта. Сугыш арты елларында,ил күтәрелеш ала башлаган чорларда,Усад авылының тимер юл станциясенә һәм Казан каласына якын булуы, биредә эшләр һәм яшәр өчен уңайлыклар күбрәк булуы татар халкының күпләп бирегә килеп төпләнүенә этәргеч була. Чөнки биредә Усад спирт заводы, больница, мал симертү совхозы, сельпо, пекарня һ.б бик күп эш урыннары тирә-юндәге авыллардан кешеләрне җәлеп итә. Усадның механизаторлар әзерләүче училищесына да Татарстанның барлык районнарыннан меңәрләгән укучылар килеп, күбесе тормыш корып, биредә төпләнеп кала. Шулай итеп, Усад авылы тагын яртылаш татар халкы белән нигезләнә.
Тәбигый хәл, мөселман зияраты булдыру зарурыйлыгы туа, аңарчы мәетләрне туган авылларының , Әлдермешнең зиратына җирлиләр . Бу изге эштә башлап йөрүчеләр булып Галиев Әюп абый,Заһидуллин Зиннәтулла абый,Яруллин Гарифулла абый, Нигъмәтҗанов Гали абый,Сагиев Каюм абыйлар тора. Чернышевка авылыннан Хасанов Миннехан тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Зиярат әйләнәсенә тимер баганалар утыртылып, сетка-рабица белән әйләндереп алына. Мәет күмгәндә кулланыла торган кирәк-яракларны саклый торган будканың зияратта урнашканын яндырганнан соң, яңасы озак еллар Нигмәтҗанов Гали абыйлар яныныда кулланышта торды. Соңгы елларда зияратта кирпечтән икенче будка төзелде. . 1977 нче елда зиярат кулланышка керә, иң беренче булып анда Зәлифә абыстай һәм Әлфәрит абый Адагамовларның фәҗигале төстә үлгән 10 яшьлек уллары җирләнә.
Икенче зур мөһим мәсәлә булып, мәчет төзү кирәклеге алга килеп баса. Үзгәреш чоры башлангач, дингә чикләүләр бетерелеп, бөтен тирә-якта мәчетләр төзелү башлана. Аңарчы барлык дини мөрәсимнәрне Кәрим бабай, аның вафатыннан соң Каюм абый Сәгиев башкарды. Гает намазларын бик күп еллар Габдрәшит абый белән Миңҗамал апа Мифтаховларның өендә башкардылар. Бу изге эшләре өчен ошбу гаиләгә олы рәхмәтләребез ирешсен .
Нихәят, 1990 нчы елларда бу изге эш башланып китә. Авыл халкының бердәм үтенече белән бу изге эшкә бик озак еллар Усад училищесында эшләп, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле кеше Заһидуллин Зиннәтулла абый белән Усад авылында табиб булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, авыл халкының зур ихтирамын һәм рәхмәтен яулаган Зәлифә апа Адагамова алыналар .
Мәчет ачу артыннан йөрү өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик авыр һәм мәшәкатьле эш булу сәбәпле, сәламәтлекләре дә какшап киткәч, бу вазифаларны үз өсләренә алуны сорап, халык киңәшенә колак салып, алар Яруллин Равил абый белән Нәбиуллина Фәридәгә мөрәҗәгать итәләр.Соңгылары җиң сызганып бу изге эшкә керешәләр. Иң беренче итеп мәчет төзер өчен кулай урын билгеләү мәсәләсен хәл итәләр. Совхоз директоры Хабибуллин Хатип Җәмилович белән Фәридә ханым мәктәп директоры Фәрит Халиуллин белән киңәшеп һәм аның ризалыгын алып, мәктәп җиреннән төзелеш урынын билгелиләр. Төзелешне коръән укып башлап җибәрү дөрес булыр дигән нәтиҗә ясап,авылыбызның мәшһүр абыстае Әшрәфбану әбине алып килеп, коръән укыталар. Ул вакытта авылда коръән укый алырлык ирләр булмый әле.
Халык арасында аңлату эшләре алып барып, мәчет төзү өчен кирәкле акча җыю кебек бик авыр, четерекле эшне Равил абый Яруллин белән Рәшит абый Абдуллин башкаралар. Кичләрен, кешеләрнең эштән кайтып, өйдә вакытларын туры китереп, алар һәр йортны берничә кат йөреп чыгалар.Шулай итеп берникадәр акча җыела. Равил абый белән Фәридә ханым матди ярдәм сорап бик күп оешмаларның бусагасын таптыйлар. Кайдадыр ярдәм яки вәгъдәгә ирешеп, күңелләре күтәрелеп, кайдандыр буш кул белән кире борылып,борчылып, үҗәтлек катыш тырышлык белән динебезгә хезмәт итүләрен дәвам иттерәләр. Чернышевка авылындагы “Идел” агрофирмасы директоры Гилметдинов Рафик Җамалетдин улының киңәше белән Фәридә ханым мәчетнең счетын ачтыра һәм совхоздан шул счетка акча күчерелә. Равил абый Яруллинның улы, ООО “Мечта” директоры Яруллин Шамил тарафыннан мәчет счетына 2 миллион сум акча күчерелә. Шул акчага ике бураның берсе, такталар һәм фундамент блоклары алына. Бүгенге көндә Шамил Равил улы безнең арабызда юк инде. Каты авырудан соң, 36 яшендә ул вафат булды. Кылган изгелеге өчен аңа Аллаһ әҗерен бирсен, халыкның рәхмәте дога булып ирешсен.
“Высокогорский” совхозы директоры Хабибуллин Хатип Җәмилович һәм прораб Алимов Фәргать Мидхәт улы ныклап төзелеш эшенә керешәләр. Киров өлкәсенә транспорт белән кешеләр урман кисәргә озатыла. Аннан кайтарылган агач материаллары эшкәртелеп, мәчет төзелешендә кулланыла. Бик күпләрнең тырышлыгы белән ниһаять мәчет төзелеп, манарасы күтәрелә. Алга газ кертү мәсәләсе килеп баса. Совхоз котельнясына тоташтыру бик зур чыгымнар тәлап итә торган эш булгач, Центргаз җитәкчесе киңәше белән, агач веранданы бүлеп, асбест тукыма белән төрәләр һәм өстенә калай кагалар. Бу эшләрне Нәбиуллин Нәкыйп белән Абдуллин Ринат башкаралар. Мичне Габдрәшит абый Мифтахов чыгара, аңа Равил абый Нәбиуллин булыша. Ул вакытта кирпеч табуы да җиңел булмый, анысына Рафиков Газинур, Нәбиуллин Рөстәмнәр зур булышлык күрсәтәләр. Мәчетнең эчке эшләрен- ут кертү, ишек-тәрәзә кирәк –яракларын урнаштыру кебек бик күп эшләрне Әбүзаров Әмир Насибулла улы, Мәрдәнов Рәфкат абый һәм Абдуллин Рәшит абыйлар башкара. Бүген алар да арабызда юк инде, мәчеттә укыган догалар алар рухына дога булып ирешсен. Газ трубалары һәм ягулык җихазлары алыр өчен акчаны төрек кешесе Бәйтулла бирә.
Мәчетнең эшләре эшләнеп бетмәсә дә , дингә сусаган халык теләген искә алып, 1995 елның 10 нчы сентябрендә мәчет ачыла. Ачу тантанасына ул вакыттагы мөфти Госман хәзрәт, Баш казый Җәлил хәзрәт, районнан Мәгъсүм хәзрәт киләләр. Хәзерге Президентыбыз, ул вакытта районның җитәкчесе булган Миңнеханов Рөстәм Нургали улы да килә бу бәйрәмгә. Аның карары белән мәчет әйләнәсе һәм керү юллары асфальт белән түшәлә.Мәхәллә халкы да, район җитәкчеләре дә, килгән кунаклар да зур бүләкләр белән киләләр.
Ул вакытта мәчеттә имам вазифаларын башкара алырлык кеше булмый. Шул вакытларда авыллар буенча йөреп,халыкны дингә өндәп йөрүче дүрт егет арасыннан, Әятулла исемле нугай егете Усадта калып, балаларны, хатын-кызларны дин сабагына өйрәтә башлый. Бик күп балалар йөри бу вакытта укырга. Җомга һәм ял көннәрендә ап-ак күлмәкләрдән, чиста-пөхтә киенеп укырга баручы балаларны күреп, сокланмаган кеше калмагандыр. Өч баласы белән хатынын алып килеп, совхоз квартираларының берсендә торып, эшли башлый Әятулла. Бу бик авыр еллар була, хезмәт хакы түләргә акча юк, халыктан кем ризык, кем кием-салым, кем нәрсә биреп, шулай көн күрәләр алар. Бик зур хезмәт куя ул Усад авылында динне күтәрү өчен. Каты авырып, аяксыз калгач, 1997 елда ул үз якларына кайтып китә. Ул киткәч, мәчет имам-хатыйбсыз кала. Бу зур җаваплы вазифа 1997 елның 5 нче июнендә Җәлил хәзрәт Фазлыев фатыйхасы белән Равил абый Яруллинга йөкләнә. Ул 1998 нче елның февралендә үткән Берләштерү корылтаенда катнаша, беренчеләрдән булып шәһадәтнамә ала, һәм бүгенге көнгә кадәр үткәрелеп килгән барлык корылтайларда катнаша.
Равил хәзрәт иң беренче чиратта оештыру эшләрен җайга сала. Беренче мәэзин итеп укымышлы кешеләр гаиләсендә туып үскән, соңгы елларда Усад авылында мал табибе булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Гәрәев Фоат абый Садрислам улы 1997 нче елның 2 нче октябреннән эшкә керешә.Бик тәкъва кеше, үзенең вазифаларына җаваплы карап, 2002 нче елга кадәрле бу эштә хезмәт куя. Шул елның 2 нче апрелендә 66 яшендә вафат була.
2002 нче елның 15 нче апрелендә бу җаваплы эшне авылдашыбыз Гайнетдинов Гәрәфетдин Гайнетдин улы үз өстенә ала. Бик зур тырышлык куеп, бүгенге көнгә кадәр шушы вазифаны башкара.
Усад авылы элек-электән абыстайларга бай булды. Элекке мәчет ачылганчы елларда биредә абыстайлар булып Зарипова Гайниҗамал апа Хөсәен кызы, Намаева Файза апа Рәхим кызы, Зарипова Маһисәрвәр апа Әхмәтҗан кызы, Гильметдинова Шәбхиҗамал апа Мифтахетдин кызы, Замалиева Әшрәфбану апа Зариф кызы халык арасында зур абруй казанып, шушы изге вазифаларны башкаралар. Алар динебезне, гореф-гадәтләребезне, дини йолаларны саклап калуда, үзләренең гыйлемнәрен башкаларга өйрәтеп, үзләренә алмаш әзерләүдә бәяләп бетергесез олы хезмәт куйган кешеләр.
Мәчет ачылган елларда абыстай-остабикә вазифасын берничә абыстай башкара. Болар арасыннан Зәкәрия кызы Гамбәрбикә апа, Җамалетдин кызы Нәкыя апа, Имаметдин кызы Зәлифә апаларны атап үтәргә була. Шул ук вакытта Казан мәчетләренең берсендә данлыклы Мөслимә абыстайның шәкерте булып, 5 ел белем алган, хәзерге вакытта баш абыстаебыз булган хөрмәтле Хәлисә апа Мөхәммәтнәҗип кызы мәчетебезнең тормышына киң колач җәеп килеп керде. Ниһаять, 2003 нче елдан мәчетебездә хатын-кызларга гыйлем бирүне оештырып җибәрәләр ,шул вакыттан бирле Хәлисә абыстай бу изге эшне алып бара .Бу эшкә алынуында аңа Зәлифә апаның киңәше һәм үтенече дә тәэсир итә. Бүгенге көндә Хәлисә апаның тырышлыгы белән күпләр төпле, тирән белем туплап, аның ярдәмчеләре булып , абыстай хезмәтен башкара алырлык дәрәҗәгә ирештеләр.
Мәчетебездә дин дәресләре һәрчак бирелеп килде. Мөгаллим булып , 2000 нче ел башында Киняшев Гомәр Вәлиулла улы эшли башлый. Бик гыйлемле, оештыру-укыту сәләтенә ия кеше, бик күп балаларны үз янына туплап, якынча укыту программасы төзеп, укыту эшләрен оештырып җибәрә. Дөрес, рус кешесенә мәчеттә урын бирделәр, дип, шик белдерүчеләр дә була. Тик, бер гаеттә Равил хәзрәт аның кулына коръән тоттырып, ул бер тотлыкмыйча искиткеч матур мәкам белән укып җибәргәч, аның мондый дәрәҗәгә лаек икәнендә беркемнең дә шиге калмый.
Ул укыткан шәкертләребезнең берсе, хәзерге көндә мәчетебезне карап, җыештырып торучы Фәхретдинова Гөлфия Нурислам кызының улы Фаил шул юнәлештә Казан Ислам университетын тәмамлап, бүгенге көндә Төркиядә докторлык дәрәҗәсен алу өстендә укуын дәвам итә.
Аның белән бергә укырга йөргән, мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамлап, югары уку йортында белем алып, юрист белгечлеге алган тагын бер егетебез – Динар Вәгыйз улы Вәлиуллов, 5 вакыт намаз әһеле булып, армиядә хезмәт иткән вакытта да намазын калдырмыйча, хәрәм ашамыйча хезмәт итеп кайтты. Бүгенге көндә гаиләле, тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр, мәчет белән арасын өзми, даими рәвештә дини бәйрәмнәргә, намазларга йөри.
Шулай ук мәчетебездә тирән белем алып, коръән-кәримне теләсә-кайсы битен ачып, укый алырлык дәрәҗәдәге егетләребез бар. Болар- Равил улы Рәис Мавлютов, бүгенге көндә Мәскәүдә банкирлык белгече буенча югары белем ала. Илһам улы Айдар Сәгыев(алдарак телгә алынган Каюм бабайның оныгы), Казан Энергетика университетын тәмамлый, бик булган, тырыш егет, “Егет кешегә70 төрле һөнәр дә аз”, дип, нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләр дә инде. Айнур Төхфәтуллин, мәктәпне тәмамлаганда районда иң югары балл-97 баллга ия булган егетебез, Казан Финанс-ихтисади университетын тәмамлаган бик талантлы егет. Алар барысы да мәчет белән араларын өзмиләр, намазда коръән уку, тәсбих әйтү вазифаларын алар башкара. Гомүмән, мәчеткә йөрүче балалар барысы да азмы-күпме белем алып, дин кәгыйдәләренә, асылына төшенәләр. Монда йөргәндә, аларның мәктәптәге уку күрсәткечләре дә яхшыра, чөнки Равил хәзрәт мәктәп директоры Фәрит Касыйм улы белән берлектә һәрдаим аларның укулары белән кызыксынып , һәр бала белән аерым рәвештә эш алып баралар,төпле киңәшләрен бирәләр. Беруңайдан ата-аналар белән дә аңлату эшләре алып барыла. Мәчеткә укырга йөргән балаларга бары тик яхшы яктан гына йогынты ясалуын,ислам диненең бары тик тәртипкә,чисталыкка-пөхтәлеккә, дус-тату яшәү равеше алып баруга өйрәтүче дин икәнлеге аңлатыла.
Мөгаллим-мөгаллимәләребез арасыннан бик яхшы хатирәләр калдырган тагын бер остазыбыз, ул да булса Гафиятова Фәхимә Тәхият кызы. Татарстанның атказанган укытучысы исемен алган педагог, ул, лаеклы ялга чыккач, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала һәм дин дәресләре алып бару нияте белән Усадка килә. Иң беренче эш итеп, балаларга һәм укытучыларның үзләренә дин белеме бирергә теләген җиткереп, Усад урта мәктәбе коллективына мөрәҗәгать итә. Укытучылардан Наилә Гыйльфан кызы һәм Гөлфирә Абдулла кызы мәчеткә йөреп, намаз укырлык дәрәҗәдә тәҗвид гыйлемен өйрәнәләр. 2009 нчы елда Фәхимә мөгаллимәне Казан Диния нәзарәтенә эшкә чакырып алалар. Бу чорда мәчетебездә 3-4 группа җыелып, Гомәр Киняшов, Хәлисә абыстай Мәрдәнова, Фәхимә Гафиятова тарафыннан зур тырышлык куеп, укыту эшләре оештырылган төстә алып барыла.
2008 нче елда Усад авылы янәшәсендә урнашкан Чубарово авылына Равил улы Мөслим һәм Әхәт кызы Люция(Хәят абыстай) Фәхрисламовлар гаиләсе килеп урнашып, гомер итә башлый. Югары уку йортын тәмамлаган, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алган яшь мөгаллимнәр зур ихласлык белән Усад мәчетендә Ислам дине нигезләрен, гарәп теле уку-язу күнекмәләрен өйрәтү өстендә эш башлап җибәрәләр һәм бүгенге көндә мәчет тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый. Мөслимнең бертуганнары (алар 5 бертуган ир балалар) да мәчет эшендә зур ярдәм күрсәтәләр, ир-атларны, балаларны укытучы Габдулла, бик матур-моңлы азан әйтүче, вәгазьләр укучы Нурислам да, калган туганнары да искиткеч тәртипле, укымышлы, тырыш, матур итеп гаилә корган егетләр, хәзрәтебез Равил аганың иң беренче ярдәмчеләре булып торалар. Гомүмән, яшьләр һәрдаим мәчет эшчәнлегендә зур булышлык күрсәтәләр. Менә инде ничә еллар авылдашыбыз Рабиль Зоһраб улы Юсубов мәчетебезгә даими йөрүчеләр өчен “Иманлы гаилә” газетасын бушлай яздыра, мәчеттә үткәрелгән чараларга матди ярдәм күрсәтә. Шулай ук Хәлиуллин Марат Фәрит улы , Зарипова Гөлнара Харис кызы, Вафина Рабилә Зоһраб кызы, Фомин Олег Александр улы тарафыннан да мәчетне төзекләндерү һәм башка көнкүреш чыгымнарны каплау өчен матди ярдәм даими рәвештә күрсәтелеп тора.
Бүгенге көндә мәчетебез бик матур гына итеп эшләп тора. Бар җирдә тәртип, бар нәрсә үз урынында. Капка-коймалар яңартылды, Усад спиртзаводы директоры булып эшләгән дәверендә Егоров Иван Михайлович ярдәме белән мәчетнең тышкы ягы бик матур итеп кирпеч белән күтәрелде. Язын-җәен мәчет бакчасы гөлләргә күмелеп утыра. Бакчаны, мәчеттәге чисталыкны карап, кышын карларын көрәп, халык килүгә мәчетне әзерләп торучы Гөлфия Нурислам кызы, мәчеттәге, зияраттагы барлык эшләр белән идарә итүче Тәхаветдин улы Рәфкать Мифтаховның тырышлыгы, Равил хәзрәткә мәчет эшләрен алып баруда зур терәк. Рәфкатьнең мәчет эшенә алынып китүенә Равил хәзрәт аеруча шатланып, ходайга шөкер кыла. Бәндәнең гомере гел шатлык-куанычтан гына тормый шул, кайгы-борчулар белән аралашып бара. Равил хәзрәт гаиләсенә килгән беренче зур кайгы-уңышлы гына эшмәкәрлек белән шөгылләнүче 36 яшьлек улы Шамилнең вафаты, Әлфия абыстайның чем-кара чәчләрен бер тәүлектә агартып, сәламәтлеген нык какшата. Зу кайгы, бала хәсрәтенә ана йөрәге түзми, 2013 нче елның 17 ноябрендә ул дөнья куя. Ике якын кешесен югалту кайгысын Равил хәзрәт бик авыр кичерә, бик күп авырулары кузгала, җитди йөрәк авыруы белән операция өстәленә ятарга туры килә. Больницадан чыккач, үзенең элекке дәрәҗәдә эшли алмавын аңлап, хәзрәт чын ихласлык белән мәчетнең эшчәнлеге тукталмавын сорап, бик зур дога кылып,теләк тели. Фәрештәләр ирештергәндер инде, аңа “күршең-күршең” дигән хәбәр ишетелгән кебек булган. Димәк, бу Рәфкать Мифтахов икән дип, хәзрәт аның белән яхшылап сөйләшә-аңлаша. Дөрес, аның дин гыйлеме юклыгын хәзрәт белә, Рәфкать үзе дә бу турыды әйтә. Ләкин гаиләдә карт әнисе, авылыбызның зур ихтирамга лаеклы , яше туксаннан арткан Фәүзия апа, мәчетебезнең абруйлы абыстае Хәлисә апада укып, төпле белем, абыстай булырлык гыйлем алган хәләл җефете Мөнирә ханымның зур йогынтысы, хәзрәтебезнең үтемле киңәше нәтиҗәсендә Рәфкать үзенең каршы түгеллеген әйтеп, гыйлем алырга ният кыла. Бер ай дигәндә иман кәлимәсен өйрәнеп, намаз әһеле була. Мәчеттә гыйлемле яшьләребез күп, ул шулар белән аралашып, Нурислам мөгаллимнән дин сабаклары ала, иманны ныгыту өчен гыйлем иясе булырга кирәген аңлап, ихластан тырыша. Мәчет тормышын хәзер аннан башка күзаллау мөмкин түгел. Мәчетебездә биш тапкыр азан аның тарафыннан әйтелә, мәчетнең, зияратның барлык хуҗалык эшләре, чисталык, юлларны төзекләндерү кебек эшләрне дә ул башкара. Хәзрәтнең үзенә ирештергән тәлапләрен үтәп, ярдәмен кабул итеп, аңлап, тырышып хезмәт куя. Рәфкать Тәхаветдин улының дини мөрәсимнәрне башкара алырлык булуын күреп, Равиль хәзрәт аңа үзенең фәтвасын бирә. Бүгенге көндә барлык дини чараларны ул башкара.
Күптән түгел мәчетебез үзенең 20 еллык бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Бәйрәмдә бик күп мәртәбәле кунаклар- Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Биектау районы администрациясе башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы, районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнаштылар. Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында “-Мәчет чиста-пөхтә, матур итеп тышланган, әйләнә-тирәсе гөлләргә күмелгән. Монда белем алган яшьләр югары уку йортларында укый. Бу -мәчетнең тик тормавын, яшьләр арасында актив эш алып баруын, мәчетнең төп вазифасын- дин тәгълимәтен тарату бурычын җиренә җиткереп үтәве хакында сөйли”- дип бәяләде. Мәчетнең эшчәнлеген үзләренең чыгышларында Рөстәм Кәлимуллин һәм Тәлгать Гайфуллин да югары бәяләп үттеләр.Татарстан Республикасы Мөфтие Камил Самигуллин исеменнән бәйрәм тантанасында хәзрәтебез Равил Яруллинга төрле милләтле авылда дөрес позиция сайлап, дини тәрбия эше алып баруын күздә тотып тапшырылган “Рәхмәт хаты”-бу югары бәянең тагын бер дәлиле.
Мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы мөселман кардәшләребезне намазга чакырып яңгырый, һәрдаим үткәрелеп торган дини чараларда бик күп яшьләр, авыл халкы, кунаклар катнаша. Рамазан, Корбан гаетләрендә мәчеттә алма төшәр урын калмый. Көз-кыш айларында һәр якшәмбе укулар үткәрелә, теләгән һәркем, яше-карты дин гыйлемен, гарәпчә уку-язу күнегүләрен өйрәнә ала .Болар барысы да Равил хәзрәтнең , Хәлисә һәм Хәят абыстайларның , Мөслим һәм Габдулла, Нурислам Фәхрисламовларның, Рәфкать Мифтаховларның ихлас тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән эшләр. Ислам дине тынычлык дине, чисталык дине, бар халыкка туры юлны күрсәтүче дин. Мәчетебездә шул юнәлештә дөрес тәрбия, аңлату эшләре алып барыла . Остазларыбызның төп максаты- Коръән кушканча яшәргә өндәү, тирә-юнеңдәгеләр белән дус-тату мөнәсәбәттә булу, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек күрсәтү, изге гамәлләр кылу, иманлы булу, күңелләребезне чиста тотып,бер-беребезгә ярдәмләшеп, бер өммәт булып, Аллаһ куйган кагыйдәләрне бозмыйча, хәерле гамәлләр кылып яшәргә өндәү. Иншалла, мәчетебезгә йөрүче яшьләребез Равил хәзрәтнең, Хәлисә абыстайның, мәэзинебез Гәрәфетдин аганың һәм мәчет эшчәнлегендә үз өлешләрен кертүче башкаларның лаеклы алмашчылары булырлар дигән өмет бар. Шулай булгач, мәчетебез киләчәктә дә уңышлы гына итеп эшен дәвам итәр, һәр мөселман өчен фарыз булган гамәлләрне, иң кадерле мирасыбыз итеп, яшь буынга, халык күңеленә җиткерүдә үзенең вазифасын башкарыр.
Мәчетебез эшендә башлап йөрүче авылдашларыбыз.
Равил Гарифулла улы Яруллин.
1934 нче елның 5 июлендә Биектау районы Әбла авылында туып, зур гаиләдә җиде баланың берсе булып үсә.Гадәттә ишле гаиләдә балалар тату һәм тырыш булып үсәләр. Равил ага да бик яшьләй тормыш арбасына җигелә, хезмәт юлын Дөбъяз МТС ында комбайнчы булып башлап җибәрә. 20 яшендә өйләнеп, гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенә күчеп китә һәм шофер булып урнаша. «Тәвәккәл таш ярган» дигән әйтем Равил аганы күздә тотып әйтелгән кебек.Чиләбедән соң яшәгән Якутиянең зәмхәрир суыклары да, уттай кызу Үзбәкстан кояшы да куркытмый яшь гаиләне. Кайда гына торсалар һәм хезмәт итсәләр дә, татар кешеләренә хас булган тырышлык һәм үҗәтлек белән гөрләтеп гомер итәләр, җир җимертеп эшлиләр. Джамбул автотранспорт техникумын тәмамлап, Равил ага автомеханик белгечлегенә таныклык ала һәм шул эштә эшли.
“Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир” дип, җырларда җырлангача, Равил абый белән Әлфия апаны туган җир туфрагы үзенә тартып кайтара. 1991 нче елда алар соңгы елларда әти-әниләре гомер иткән нигезгә- Усад авылына кайтып төпләнәләр . Монда кайткач Равил аганың хезмәт юлы Киндерле Сельхозтехника базасында, аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы , “Мечта” җәмгыятендә автомеханик хезмәтендә үтә.
Тынгысыз, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак, Равил ага, ялга чыккач,үзенең тырышлыгын һәм элемтәләрен эшкә җигеп, зур ихласлык белән Усад мәчетен төзү эшенә алына. Мәрхүм улы да бик теләп матди ярдәм күрсәтә, мәчетнең бер бурасына һәм башка кирәк-яракларга тотырга акчаны ул бирә.
1995 нче елда мәчет ачыла, ә 1997 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Равил ага мәчетебезнең имам-хатибы вазифасын башкара. Өлкәннәрне һәм яшь буынны рухый һәм әхләкый тәрбияләү өстендә аның башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Равил аганың абруе бик югары. Районыбызда һәм Республикада үткәрелгән барлык дини чараларның лаеклы кунагы ул. 20 ел эшләп килүче мәчетебезнең манарасыннан яңгыраган азан тавышы бик еракларга ишетелә. Мәчеттә укыту эшләре алып барыла, халык бердәм өйлә һәм җомга намазларына йөри, дини бәйрәмнәр зурлап үткәрелә. Болар барысы да хәзрәтебезнең администрация җитәкчеләре, төрле милләтле авыл халкы, чиркәү әхелләре белән уртак тел табып, халыкны дин юлына тартуда үзенең гыйлемен дөрес кулланып эшләү нәтиҗәсе.
Кил, күреп кит!
(Тукайга ияреп)
Нәкъ Казан артында бар Бер район-Биектау диләр. Соңгы елларда матурайды Ул бик тә , диләр.
Төзелде анда күп биналар, зур-зур өйләр, Тырыш халык анда яши, дип сөйлиләр. Ышанмасаң, килеп кара,кил, рәхим ит, Бу районның матурлыгын кил, күреп кит.
Авыллары да бик төзек,газ да кергән, Күп юллары асфальт түшәп,киңәйтелгән. Телефон һәм электр да үткәрелгән, Бу нигъмәтне әби-бабай кайда күргән.
Ышанмасаң,килеп кара,кил рәхим ит, Бу районның матурлыгын кил,күреп кит.
Монда иген үстерәләр мул-мул итеп, Урман,болын,кырын күр син,исең китеп. Казансу да зур Иделгә кушыла монда, Зәңгәр кул дә җәелеп ята бит шушында.
Ышанмасаң килеп кара, кил, рәхим ит, Бу районның матурлыгын кил,күреп кит.
Иске Казан атамалы җир дә монда, Дөньякүләм автоузыш үткәрелә бу районда. Әлмәндәр дә бу районда гомер иткән, Мул тормышка фатихасын биреп киткән.
Ышынмасаң килеп кара, кил,рәхим ит, Бу районның матурлыгын кил,күреп кит!
БЕЗ ЯШИБЕЗ УСАДТА. “Тал бөресе- усакта”-,- Дип җырлыйлар Усадта. Тырыш халык җырлап яши Күрерсең,кил Усадка.
Җәйге сабантуй монда Матур бакчада уза. Батырлар бил алышалар, Ә яшьләр гармун суза.
Автоузышны шаулатып Уздыралар усадлар. Сабантуй ярышларында Чабыша тулпар атлар.
Җырга-моңга сусаганда Йөрмә бер дә тилмереп. Күңелеңне бушатырсың Мәдәни йортка кереп.
Гыйбәдәткә күңелең тартса, Бар,кер сәҗдә йортына. Аның ишекләре ачык Яшенә һәм картына.
Спорт белән кызыксынсаң, Мәктәбенә кер,кара. Анда һәрчак төбәкара Төрле ярышлар бара.
Һөнәр кирәкме яшьләргә? Рәхим ит, кил укырга . Үз эшең остасы итеп Чыгаралар шушында.
Суласу Усад янында Казансуга кушыла. Күпләребез читтән килеп, Бәхет тапты шушында.
БЕЗ ТУГАНБЫЗ ОКТЯБРЬДА.
Без туганбыз октябрьда Без октябрь баласы. Инде хәзер без картайдык, Без октябрь бабасы.
Без йөрмәдек мәдрәсәгә, Өйрәнмәдек бернәрсәгә, Шәригатьне,иманны Белми үстек без аны.
Без белмәдек, болай яшәү Үзе бер аяныч дип, Дөрес итеп яшәр өчен Дин генә таяныч дип.
Картаеп каткач буыннар Алабыз дин сабагын. Бирсен Раббым инде безгә Әҗерен һәм савабын.
Бәндәләр ,шуны белегез: Алда көтә ахирәт. Бишектән ләхеткә чаклы Гыйлем алырга кирәк.
Октябрьдә тудым диеп, “Анда “җиңеллек көтмә. Азмы-күпме калган гомер Үтмәсен гафиллектә.
Иң кадерле аебыз. Бисмилләһир-рахманир-рахим
“Гәлә Расүлинә салават”-дип, Изге Мәүлид ае, хуш киләсең! Салаватлар әйтеп,шатланышып, Каршы ала сине Өммәтең.
Мөнәҗәтләр көйли, шигырь сөйли, Коръән –Кәрим күберәк укыла. Йортларына бәрәкәтләр иңсен- Яше –карты догасын кыла.
Мәүлид ашы итеп, аш үткәрә, Ай буена бәйрәм ителә. Манарадан намазга чакырган Азан тавышлары ишетелә.
Мөэминнәр мәчеткә җыелышып, Намаз гыйбәдәтен башкара. Дога, зикер тәсбихләр әйтелә, Хәдис укып, сине искә ала.
Ай буена бәйрәм дәвам итеп, Кадерле изге ай узып китәр. Сау-сәламәт булсак, бер ел узгач, Изге Мәүлид янә килеп җитәр.
Раббем безне рәхмәтеңнән эзмә, Расүлең шәфәгатен насыйп ит. Гыйбәдәтләр кылып, без көтәрбез- Изге Мәүлид, тагын килеп җит!
ФӘРИДӘ ВАСИЛ КЫЗЫ
НӘБИУЛЛИНА.
1958 нче елны Балтач районы Борбаш авылында дөньяга килә. 1965-1975 нче елларда урта мәктәпне тәмамлый. 1975-80 нче елларда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, “Высокогорский” совхозына баш бухгалтер ярдәмчесе булып эшкә килә. Тулган айдай көләч йөзле, өлгергән арыш басуы кебек алтын толымлы, шул басуларда үсүче күк чәчәктәй зәңгәр күзле сылу кызны Усадның иң булган егете Нәкыйп Нәбиуллин бик түз күреп ала. 1982 нче елда яшьләр матур гаилә корып җибәрәләр, бер егет һәм игезәк кызлар үстерәләр. Бүген дә аларга карап сокланып туймаслык- үзләре дә, балалары да ихластан дин кануннарын алга куеп, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Бер-беренә ихтирам, ышыныч, терәк булу аларның бөтен гамәлләрендә чагыла.
Совхоз таркалгач, Зәлифә апаның киңәше һәм үтенеченә ризалык белдереп, Фәридә ханым мәчет төзү эшенә алына. Мәчетнең счетын ачтыра, печать ясата. Равил ага белән администрация бусагасын таптап, җир бүлеп бирүгә рөхсәт ала. Мәчет төзелү барышында килеп чыккан мәшәкатьләрне санап бетергесез. Акча, төзелеш материаллары,транспорт сорап, кешеләр бусагасын таптау, оешмалар буенча йөрү ,төзелү эшләре беткәч, газ кертү, электр уты тарту , су кертү кебек бөтмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр барысы да Фәридә ханымның җилкәсендә һәм йөрәгендә була.
Мәчет ачылган елларда беренче имам булып торган Әятулланы, сәләмәтлеге начарланып киткәч, хатыны һәм өч баласы белән үз йортында сыендырып, ярдәм кулы сузуы, аның чын мөселманнарга хас булган киң күңелле, юмарт, ихлас кеше икәнлеген күрсәтә. Бәхетенә, тормыш иптәше Нәкыйп барысын да дөрес аңлап һәм бәяләп, зур булышлык һәм теләктәшлек күрсәтә.
Бүгенге көндә дә Фәридә ханым мәчет эшен җитәкләүчеләрнең берсе. Мәчеттә үткәрелгән чараларны оештыруда , хуҗалык эшләрен алып баруда булыша, һәм башка бик күп мәшәкатьләр килеп туганда, төпле, акыллы киңәшләре белән ярдәмгә килә.
ЗИННӘТУЛЛА ЗАҺИДУЛЛА УЛЫ ЗАҺИДУЛЛИН. (1927-2003)
1927 елда Мамадыш районының Усали авылында туып үскән. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Шул чор балалары кебек ул да яшьли тормыш арбасына җигелә, «Берсутовский» совхозында тракторда эшли. 1950 нче елны Совет Армиясе сафларына алына. 1953 нче елда Усад училищесында 6 айлык курслар тәмамлап, комбайнер-механик белгечлеге ала һәм шунда мастер булып эшкә урнаша . Усад кызы Сания апа белән тормыш корып җибәрәләр. Аларның 3 балалары туа- бер кыз һәм ике малай. Үкенечкә каршы кызлары һәм бер малайлары бик яшьли фаҗигале төстә вафат булалар. Зиннәт абый гомере буе авыл хуҗалыгында хезмәт итә. Училищеда мастер, “Высокогорский” совхозында тракторист, шофер, комбайнер, слесарь булып эшли. Ул һәрвакыт кеше арасында, уен-көлкене яратучан, җор күңелле кеше була. Сугыш елларындагы фидәкарь хезмәте өчен юбилей медалләре белән бүләкләнә, хезмәт юлындагы уңышлары өчен аңа бик күп мактау кәгазьләре һәм “Ветеран труда” медале тапшырыла.
Мәчет төзү эшендә Зиннәтулла абый беренчеләрдән булып башлап йөри. Халык белән сөйләшеп, берникадәр акча җыйный һәм, сәләмәтлеге какшап китү сәбәпле, акчалар юкка чыкмасын дип, зиратны әйләндерүгә тота. Бүгенге көндә Зиннәтулла абый безнең арабызда юк инде. Әмма аның кылган изге гамәлләре халык күңелендә якты эз калдырды.
ЗӘЛИФӘ ИМАМЕТДИН КЫЗЫ АДАГАМОВА (1935-2014)
1935 нче елның 25 январендә Мөслим районының иске Варянг авылында туган. 1960 нчы елны Казан медицина институтын тәмамлап, юллама белән Белев шәһәрендә Мәскәү тимер юл больницасында врач булып эшли башлый. Берничә елдан гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә һәм анда санэпидемстанция начальнигы булып эшли. Биектау районына күчеп килгәч, ул башта шул һөнәрен дәвам итә, соңыннан Усад больницасында акушер-генеколог, бераздан больницаның баш врачы вазифасын башкара һәм лаеклы ялга киткәнче врач хезмәтен ташламый. Зәлифә апа тормыш иптәше Альфред абый белән 2 кыз тәрбияләп үстерәләр, уллары ун яшендә фәҗигале төстә вафат була.Зәлифә апа бик кешелекле, итәгатьле , намуслы чын табиб була, бик күп кешегә үзенең ярдәмен сала. Бүген дә аны халык бик ихтирам итеп, рәхмәт белән искә ала. Лаеклы ялга чыккач, Зәлифә апа дин гыйлемен өйрәнеп, абыстай булып йөри, мәчет төзү эшен Зиннәтулла абый белән беренчеләрдән булып башлап җибәрә, мәчеттәге беренче дәресләрне дә ул өйрәтә. Бүгенге көндә Зәлифә апа вафат, ләкин аның якты истәлеге бик озак халык күңелендә сакланыр әле.
ХАТЫЙП ҖӘМИЛ УЛЫ ХАБИБУЛЛИН
1954 нче елның 18 нче январендә Буа районының Яңа Шәйморза авылында туып үсә. Урта мәктәпне шунда тәмамлагач, Казан Ветеринария институтына укырга керә , аны 1976 нчы елда тәмамлый һәм Тәтеш районында баш зоотехник булып эшли. Монда эшләгән дәверендә читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында укый, Биектау районының Шуман авылына директор булып урнаша. Бераздан аны Шуман авыл советы председателе итеп сайлыйлар. Анда байтак кына эшләгәч, Хатыйп Җәмил улының алдагы хезмәт юлы җитәкче вазифаларында үтә- Усад һөнәри училищесында директор, Усад авыл советында председатель, Усадта “Высокогорский” совхозында директор,Әтнә районының Бәрәзә авылында колхоз председателе, соңгы елларда, лаеклы ялга киткәнче Татптицепром директоры булып эшли. Хатыйп Җәмил улы искиткеч кешелекле, кече күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кеше. Усад училищесында эшләгәндә хезмәткәрләр өчен торак йортлар салдырып, дистәләгән кеше йорт-җирле булды. Бүгенгесе көндә аны зур рәхмәт хисләре белән искә төшерәләр. Усадта мәчет ачылу эшләрен Хатыйп Җәмиловичтан башка күз алдына да китереп булмый. Искиткеч зур ярдәм күрсәтелде аның тарафыннан бу изге эшне башкаруда- фундаментыннан алып, түбә астына кергәнче ,бар эшне оештырып, зур булышлык иткән кеше ул. Киров өлкәсенә урман кисәргә совхоздан эшчеләр җибәреп, шуннан кайтарылган агачлар мәчетнең идән-түшәмнәрен эшләүгә тотыла ,газ үткәрү мәшәкатьләре дә аның ярдәме белән башкарыла. Хатыйп Җәмил улының хезмәте дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул Авыл хуҗалыгы министерствосының күп санлы мактау кәгазьләре, Казанның 1000 еллыгы юбилей медале һәм бик күп бүләкләр белән бүләкләнә.
Хатыйп Җәмил улы бүгенге көндә лаеклы ялда, тормыш иптәше Нурсинә Рифкать кызы белән Чернышевка авылында гомер итәләр. Алар гаиләсе авылда ихтирамга лаек, үрнәк гаилә. Нурсинә ханым гомере буе балалар тәрбияләү эшендә- ул зур хөрмәткә ия , мактаулы укытучы. Ике кызларының ,3 оныкларының игелеген күреп, кылган изге гамәлләренең әҗерен күреп , сау-сәламәт гомер кичерергә ходай насыйп итсен аларга.
ФОАТ ГӘРӘЕВ САДРИСЛАМ УЛЫ
(1936-2002)
1936 нчы елда Апас районы Чирмешән авылында дөньяга килә. Әтисе Әхмәтгәрәй улы Садрислам укымышлы кеше булган. Әнисе Мөхәммәтзакир кызы Миңлегаян исемле була. Гаиләдә дүрт бала үсәләр. Авылда башлангыч белем алгач, урта мәктәпне күрше авылда укып тәмамлаган. 1955-58нче еллар-да Буа шәһәренең ветеринария техникумын тәмамлаган һәм башта Балтач районында, аннан соң 8 ел Арча районында эшләгән. 1977 нче елда Җәләлетдин кызы Минзада белән гаилә корып җибәргәннәр, бергәләп Лаеш районының “Волжский совхозында” 7 ел мал табибе булып эшләгән-нәр.1984 нче елда Усад авылына килеп урнашканнар һәм лаеклы ялга чыкканчы Фоат абый мал табибе булып эшли.Пенсиягә чыккач,Фоат абый Усад мәчетендә мәэзин булып тора, балаларга дин сабагы бирә. Фоат абый 2002 елның 2 нче апрелендә вафат була.
РӘФЫЙК ҖАМАЛЕТДИН улы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ
1941 нче елның 2 нче сентябрендә Норлат районының Кульбай Мораса авылында ишле гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә. Аңа 6 ай булганда әтиләрен сугышка алалар. Ул Сталинград өчен барган сугышларда каты яраланып, госпитальгә эләгә, аннан бер хаты килә һәм шуннан хәбәрсез югала. Зур гаиләгә сугыш елларында бик авырга туры килә. Ил белән кичергән ачлык-ялангачлык,көнне-төнгә ялгап эшләү, ачтан үлмәс өчен алабута, черек бәрәңге ашау- боларның барысын да күрәләр алар. Әтиләрен сугыш беткәч тә бик озак өметләнеп көтәләр алар,ләкин бәхет елмаймый, кайтмый әтиләре.Сугыштан соңгы авыр елларда 12 яшьлек малай җәйге каникул вакытларында олылар белән беррәтән колхоз кырларында эшли, үгез җигеп, элеваторга ашлык ташый. Шулай колхозда эшләп үсү аның киләчәктә һөнәр сайлавына этәргеч булгандыр мөгаен.Урата мәктәпне тәмамлагач, ул Казан Ветеринария институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлый. Башта Бөгелмә районыныҗ “Семеневод” совхозында эшли, аннан соң Биектау районының Усад авылындагы “Высогогорский” терлек симертү совхозыны эшкә кайта. Алиева Гүзәл апа белән гаилә корып җибәрәләр, гаиләдә ике кыз һәм бер малай туа.
Аннан соңгы елларда Рафик абый Чернышевка авылында “Идел” агрофирмасында директор булып эшли. Шул елларда төзелә башлаган Усад мәчетен күтәрүдә ярдәм күрсәтә. Аның киңәше белән мәчетнең үз счетын әчәләр, шунда ул акча күчерттерә.Бүгенге көндә дә Рафик абыйның төпле киңәшләре мәчет эшендә зур ярдәм булып тора. Тәҗрибәле, зур хезмәт юлы үткән Рафик абыйның бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкчесе итеп билгеләнүе, район хәкимиятенең аңа булган ышынычын, аның хезмәтен югары бәяләвен күрсәтә. Районыбызның иң озак эшләгән райком секретаре Муртазин Аптрахим Муртаза улының “Мне снится нива золотая” дигән истәлекләр китабында да Рафик абыйның районыбыз һәм Республикабызның авыл хуҗалыгын үстерүдәге фидәкарь хезмәте зурлап бәяләп үтелгән. Сугыш елы балаларына хас эш сөю,икмәк һәм ризыкка хөрмәт, авырлыклар алдында бирешмичә, маңгай тирең түгеп,үз көчең белән көн күрү Рафик абыйның нык характерында чагыла. Бүгенге көндә Рафик абый һәм Гүзәл апаларның зур, тырыш гаиләсе үзләренең фермер хуҗалыкларында үстергән ашлык, печән белән әйләнә-тирәне тәэмин итеп торалар, кибетләрендә азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары саталар. Балаларының кадер –хөрмәтендә, 6 оныкларына куанып гомер кичерәләр.
ГӘРӘФЕТДИН ГАЙНЕТДИН УЛЫ ГАЙНЕТДИНОВ
1934 нче елның 10 нчы декабрендә Дөбъяз районының Өнсә авылында туган. Укуын тәмамлагач, башта авылда төрле эшләрдә эшләгән, 1949 нчы елда әтисе янына Усадта совхозга эшкә урнаша, 1954 нче елда Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алына. Камчаткада Петропавлоск шәһәренең Тын океан флотында 2,5 ел хезмәт итә. Кече серҗантлыкка укып, отделение командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1956 нчы ел ахырында яңадан Усадка кайтып эшли башлый.1957 нче елның 15 нче февралендә Яруллина Наилә апа Галиулла кызы белән гаилә коралар,3 ир бала тудырып үстерәләр. Бик тырыш,хезмәт сөючән гаилә, Гәрәфетдин абый 1994 нче елде лаеклы ялга чыккач та Усадта машина йөртүче булып эшләвен тагын берничә ел дәвам итә. Аның гомүми хезмәт дәвамлылыгы 46 елны тәшкил итә. Тырыш, күндәм эшчене совхоз җитәкчеләре дә югары бәялиләр, ул бик күп мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. 2002 нче елның 15 нче апрелендә мәчетебезнең мәэзине вазифасын авылдашыбыз Гайнетдинов Гәрәфетдин Гайнетдин улы үз өстенә ала һәм бу җаваплы эшне бик зур тырышлык куеп бүгенге көнгә кадәр башкара.
МӨСЛИМ РАВИЛ УЛЫ ФӘХРИСЛАМОВ
1977 нче елның 1 нче ноябрендә Казахстан республикасы Луговой районында мөселман гаиләсендә туып-үсә. Дини гыйлемне әтисеннән ала,намаз укый, мәчеткә йөри. 1992 нче елны гаиләләре Татарстанның Кама Тамагы районы Кирельск авылына күчеп кайта.Шунда урта мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш совхоз-техникумына укырга керә һәм агроном белгечлеге ала. 1998-2000 нче елларда Казан аграр университетында,аннан соң Россия гуманитар университетында югары белем ала, экономист һөнәренә диплом ала һәм районның авыл хуҗалыгында эшли.
2008 нче елда Бәдретдинова Люция Әсхәт кызы белән гаилә корып җибәрәләр һәм Биектау районының Чубар авылына килеп урнашалар.Иптәше белән икесе ныклап мәчеттә халыкны дин гыйлеменә өйрәтү өстендә зур эш башкаралар. Бүгенге көндә яшь гаилә ике малай һәм бер кыз үстерә, дин кануннарын алга куеп, үрнәк алырлык чын мөселман гаиләсе булып гомер итә.
РӘФКАТЬ ТӘХӘВЕТДИН УЛЫ МИФТАХОВ
1952 нче елның 31 нче маенда Биектау районы Усад авылында туа. Усад мәктәбендә 8 классны тәмамлый һәм Усад һөнәри училищесына укырга керә, аны тәмамлагач “Высокогорский” совхозында эшли башлый. Эшләү белән бергә кичке мәктәпне тәмамлап, урта белем ала. 2ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач,бераз совхозда эшли, аннан соң аның хезмәт юлы Усад һөнәри училищесында мастер булып дәвам итә.Шунда эшли башлаган елларда гаилә корып, тормыш иптәше Мөнирә ханым белән бер малай һәм бер кыз үстерәләр. Училищеда 9 еллап эшләгәч, ул яңадан совхозда эшли , ә 1996 нчы елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы Усад спиртзаводында хезмәт куя. Рәфкать Тәхәветдин улының хезмәт юлы авыл хуҗалыгы, техника белән бәйле. Совхоз басуларында иген чәчә-ура,җир сөрә, Усад һөнәри училищесында ул укытып тәрбияләгән механизаторлар Татарстанның төрле районнарында иген игә, икмәк үстерә. Кайда гына хезмәт итсә дә,эшен җиренә җиткереп эшли торган, булган-тырыш кеше буларак, аның хезмәтен югары бәялиләр. Ул күп санлы мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә, тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясенең “За доблестный труд” медаленә лаек була, “Хезмәт ветераны” дигән исем ала.
Лаеклы ялга чыккач, Рәфкать Тәхәветдин улы Равил хәзрәтнең фатихасы белән ныгытып мәчет эшләренә алына. Авылыбызның зур ихтирамга лаек карт әнисе Фәүзия апаның, абыстай булырлык тирән-төпле гыйлем алган тормыш иптәше Мөнирә ханымның зур йогынтысы һәм хәзрәтебезнең үтемле киңәше нәтиҗәсендә иман кәлимәсен ныклап өйрәнеп, намаз әһеле була. Мәчетнең хуҗалык эшләре, барлык дини чараларны алып бара, зияратта күмү-җирләү эшләрен җайга сала. Мәчетебездә 5 вакыт азан аның тарафыннан үтәлә. Ул хәзрәтебез Равил аганың төп таянычы һәм дәвамчысы. Мәчеттәге , зияраттагы төзекләндерү эшләре, чисталык- тәртип, Рәфкать Тәхаветдин улының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән эшләр. Бүгенге көндә мәчет эшен җитәкләүче буларак,тырышып хезмәт куя.
ХӘЛИСӘ МӨХӘММӘТНӘҖИП КЫЗЫ МӘРДӘНОВА
1939 нчы елда Кукмара районының Күкшел авылында туып үскән. Күрше авылга йөреп, 7 классны тәмамлагач, 15 яшендә Казанга кирпеч заводына эшкә китә. Бик тырыш, уңган кыз анда эшләвен эшче яшьләр мәктәбендә укуы белән бергә алып бара. Аны уңышлы тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ике курсны бетергәч, әтиләре үлү сәбәпле, әнисе һәм эне-сеңелләренә булышыр өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә. Балтач районының Бербаш мәктәбенә укытучы булып урнаша. Тормышка чыгып, иптәше белән Якутиягә күчеп китә.Игезәк балалары туа. Монда ул Якутия Дәүләт университетын тәмамлый һәм тарих фәненнән укытучы булып эшли. Иптәше үлеп, балалар үз гаиләләре белән аерым яши башлагач,сеңлесе Миңсылу янына Усад авылына күчеп кайта һәм Усад училищесена укытучы булып урнаша. Һәрвакыт кешеләр арасында, үзенең белгәнен кешеләргү җиткерү аның профессилналь рәвештә канына сеңгән. Дингә юл ачылгач, әби-бабадан килгән ихласлык, ислам диненә тартылу үзенекен итә. Ул, Зәлифә апаның киңәшен һәм тәкъдимен алга алып, шул елларда эшли башлаган Усад мәчетендә хатын-кызларга һәм балаларга дин гыйлемен өйрәтүне үз өстенә ала.Татар факультетында алган белемнәрен Казан мәчетләренә йөреп камилләштерә, дин гыйлеменең үзенчәлекләрен , исламның асылын үзләштерә һәм җиң сызганып эшкә керешә. Бүген дә ул армый-талмый шул изге вазифаларын башкара, авыл халкын һәм яшь буынны рухи тәрбияләү өстендә зур хезмәт куя.
ЛЮЦИЯ ӘСХӘТ КЫЗЫ БӘДРЕТДИНОВА
1987 нче елның 16нчы мартында Апас районының Апас авылында туып үсә. Монда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала. Апаска кайтып, мәчеттә мөгаллимә булып эшли. 2007 нче елда Казан Дәүләт Университетының филология бүлегендә белем ала һәм укытучы-филолог белгечлеге ала . 2008 нче елда Фәхрисламов Мөслим Равил улы белән гаилә корып җибәрәләр. Яшь гаилә Биектау районының Чубар авылына килеп урнаша. Иптәше белән икесе дә мөгаллимнәр, бик теләп Усад мәчетендә халыкны дин гыйлеменә, гарәпчә уку-язу күнекмәләрен өйрәтүдә бәяләп бетергесез зур эш алып баралар. Люцияне мәчеттә йөрүчеләр хөрмәтләп, ихтирам итеп Хәят абыстай дип йөртәләр. Хәят абыстай бик матур шигырьләр иҗат итә. Алар ислам динен, корьәнне, пәйгамбәребезне зурлау, таныту, ихтирам итү рухы белән сугарылган. Бүгенге көндә Хәят абыстай белән Мөслим ике малай һәм бер кызларының куанычын күреп, үрнәк алырлык чын мөселман гаиләсе булып гомер кичерәләр .
Коръән –Аллаһ сүзе, раббыбызның китабы
Аңа охшаш китап кайда соң бар тагы?
Һәр сүзе, Һәр аяте-күңелебезнең халәте.
Яктылыкка, нурга илтә,күңелләрне җәлеп итә.
Коръән укылган җиргә фәрештәләр килә.
Аллаһтан дога сорап,җиргә бәрәкәт иңә.
Бу могҗиза җир йөзенә бар халык өчен иңгән.
Уку,гамәл кылу,саклау һәр мөселманга йөкләтелгән.
Мөселманның дәлиле ул,мөселманның күз нуры,
Мөселманның юлдашы, дөнья - ахирәт дусты.
Коръән укыйк, гамәл кылыйк,башкаларга җиткерик.
Аллаһ рәхмәте белән җәннәтләргә без керик!
Бәдретдинова Люция.
ГӨЛФИЯ НУРИСЛАМ КЫЗЫ ФӘХРЕТДИНОВА
1962 нче елның 28 нче сентябрендә Буа районының Әлки авылында туып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп, 22 нче заводка эшкә урнаша.Анда 1987 нче елга кадәр эшли һәм 1988 нче елда тормышка чыгып, гаиләсе белән Усад авылына күчеп килә. Тормыш иптәше белән “Высокогорский” совхозына эшкә урнашып, фатир алалар. 2 балалары туа. Иптәше яшьли вафат була, 2 баланы Гөлфия ханым ялгыз күтәрә, икесенә дә югары белем алырга ярдәм итә. Улы Фаил мәктәптә укыганда ук балалар арасында иң беренчеләрдән булып, мәчеткә йөри башлый һәм урта белем алгач, шул юнәлештә укуын Россия Ислам Университетында дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлагач,Төркиядә аспирантурада белем алуын дәвам итә. Гаиләсе бар. Гөлфия ханымның кызы Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият факультетын тәмамлап, бүгенге көндә Оренбург өлкәсендә яши һәм эшли, тормышта, 2 бала тәрбияли.
Гөлфия ханым ачылган көннәрдән бирле мәчетне карап, җыештырып тора. Искиткеч тыйнак, уңган-булган кеше. Җәй көннәрендә мәчет бакчасы гөлләргә күмелеп утыра, монда үзеңне оҗмах бакчасына эләккәндәй хис итәсең. Мәчетнең эче-тышы чип-чиста, бар нәрсә үз урынында, бар җирдә тәртип, пөхтә итеп җыештырылган. Мәчетебездә үткәрелгән дини чараларны оештыруда да Гөлфия ханым башлап йөрүче.
Язмаларны әзерләде Мәдинә Барый кызы Зарипова-Усад авылы китапханәчесе.
Фоторәсемнәрне төшерделәр-Каюмова Раилә Барый кызы Усад мәдәният йорты җыр сәнгате җитәкчесе, Хәйруллина Карина Наиль кызы- Усад мәдәният йорты бию сәнгате җитәкчесе.Зарипова Альбина Рәдиф кызы- Усад урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.