Әгәр мин экология министры булсам...

 

 

Автор: Мөлекова Исламия Газиз кызы
Яшь: 8 яшь
Сыйныф: 2 сыйныф
Номинация: Шигырь
Эшнең исеме: Табигатьне яратыйк!
Мәктәп адресы: “ Буа районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе” ТР Буа районы Аксу авылы, Мәктәп ур., 37а йорт
Мәктәпнең электрон адресы: aksu3@rambler.ru
Җитәкче остаз: Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы.
Телефон: 8-927-039-59-96
Җитәкченең электрон адресы 1972liliya@mail.ru

 

Табигатьне яратыйк!

Чишмәләрдән сулар агып,

Елгалар тулып торсын!

Болыннардагы чәчәкләр

Хуш исләрен таратсын!

Без табигатьне яратыйк,

Күз карасыдай саклыйк!

Үсемлекләрне өзмик,

Җәнлекләрне үтермик,

Аз калдырып аларны

Кызыл китапка кертмик!

 

Автор: Шәфигуллин Ильяс Мөдәрис улы
Яшь: 7 яшь
Сыйныф: 2 сыйныф
Номинация: Шигырь
Эшнең исеме: Имән урманы
Мәктәп адресы: “ТР Буа районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе” ТР Буа районы Аксу авылы, Мәктәп ур., 37а йорт
Мәктәпнең электрон адресы: aksu3@rambler.ru
Җитәкче остаз: Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы.
Телефон: 8-927-039-59-96
Җитәкченең электрон адресы 1972liliya@mail.ru

 

Имән урманы.

Авылымнан ерак түгел,

Үсә имән урманы.

Җәен килсәң, каршы алыр

Пешкән җиләк аланы.

Яфракларын кыштырдатып,

Нидер сөйли имәннәр.

Галимнәр серен аңларга

Бик ерактан килгәннәр.

Өч гасырга якын артта калган,

Имәннәрнең туган көннәре.

Ботаклары җиргә сыгылалар,

Өлгергәндә җимеш-әкәле.

 

 

 

Автор: Шәфигуллин Ильяс Мөдәрис улы
Яшь: 7 яшь
Сыйныф: 2 сыйныф
Номинация: Шигырь
Эшнең исеме: Яз килә
Мәктәп адресы: “ТР Буа районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе” ТР Буа районы Аксу авылы, Мәктәп ур., 37а йорт
Мәктәпнең электрон адресы: aksu3@rambler.ru
Җитәкче остаз: Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы.
Телефон: 8-927-039-59-96
Җитәкченең электрон адресы 1972liliya@mail.ru

 

Яз килә.

Бик туйдырды салкын кыш,

Ямьле язны көтәбез.

Җылы яктан кошлар кайта-

Шуңа без сөенәбез.

Яз, яз, яз килә!

Бик күңелле чак җитә!

Яз килгәнгә сөенәбез-

Матур оялар эләбез.

 

 

Автор: Абдрахимов Динар Сәгыйть улы
Яшь: 8 яшь
Сыйныф: 2 сыйныф
Номинация: Шигырь
Эшнең исеме: Чәчәкле язлар килә
Мәктәп адресы: “ТР Буа районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе” ТР Буа районы Аксу авылы, Мәктәп ур., 37а йорт
Мәктәпнең электрон адресы: aksu3@rambler.ru
Җитәкче остаз: Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы.
Телефон: 8-927-039-59-96
Җитәкченең электрон адресы 1972liliya@mail.ru

 

Чәчәкле язлар килә.

Саф һава да, саф сулар да,

Була тик табигатьтә.

Бар табигать җанлана шул

Төренеп яшеллеккә.

Ямьләндереп табигатьне

Язгы нурлар бөркелә.

Табигатьне яратабыз-

Чәчәкле язлар килә.

 

Автор: Гатауллин Илназ Җәүдәт улы
Яшь: 8 яшь
Сыйныф: 2 сыйныф
Номинация: “Әгәр мин экология министры булсам...” дигән темага уйлану.
Мәктәп адресы: “ Буа районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе” ТР Буа районы Аксу авылы, Мәктәп ур., 37а йорт
Мәктәпнең электрон адресы: aksu3@rambler.ru
Җитәкче остаз: Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы.
Телефон: 8-927-039-59-96
Җитәкченең электрон адресы 1972liliya@mail.ru

 

Әгәр мин экология министры булсам...

Безнең Татарстандагы табигать искиткеч гүзәл. Менә шушы гүзәллекне саклау - барыбызның да изге бурычы. Бездә иң күп кимчелекләрнең берсе – җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату. Бу җирләрнең физик чүпләнүенә, уңдырышлы катламы тыгызлануга, туфракның һава һәм су үткәрү сыйфатын киметүгә китерә. Менә шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә төрле авырулар килеп чыга да инде.

Табигатьне бик нык яратырга кирәк.Эшкәртелми торган җирләргә, елга буйларына агачлар, куаклар утыртыйк! Көнкүреш калдыкларын билгеләнгән урыннарга гына түгик! Чишмә буйларын чиста тотыйк! Елгаларга пычрак матдәләр агызмыйк!

Әгәр мин экология министры булсам, барлык белемемне һәм көчемне табигатьне яклауга һәм саклауга бирәчәкмен! Иң беренче эш итеп мин урманнарны кисүдән тояр идем.Урман- яшәү чыганагы. Урмансыз су юк, су булмаса- икмәксез калабыз.Татарстанның урманнар күплеге белән әллә ни мактанырлыгы юк. Шуңа күрә, министр булсам, Татарстанда урман мәйданын арттырыр идем. Агачларны кисүдән туктатыр өчен, агачны алыштыра алырлык материал уйлап табар идем.

Мин, мәктәпләрдә табигатьне сакларга өйрәтүче бер фән булсын иде дигән фикергә килдем.Министр булсам, мин шуны да эшләр идем.Кечкенәдән бала аңына кереп калган сүзләр, үскәч тә, олыгайгач та онытылыр дип уйламыйм.

Гомумән, табигать турында бер министр гына кайгыртса, ерак китеп булмас. Һәр кеше аңлап, нәтиҗә ясап фикер йөртә алса, табигатебез күпкә матуррак, баерак булыр иде.

Мин әлегә кечкенә. Миңа укырга да, укырга.Белмәссең, бәлки министр да булып куярмын. Күрерсез менә шунда, табигатьнең нинди булганын!

Автор: Галяутдинов Салават Җәүдәт улы
Яшь: 8 яшь
Сыйныф: 2 сыйныф
Номинация: Журналистик жанр (мәкалә)
Эшнең исеме: Табигать елый
Мәктәп адресы: “ТР Буа районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе” ТР Буа районы Аксу авылы, Мәктәп ур., 37а йорт
Мәктәпнең электрон адресы: aksu3@rambler.ru
Җитәкче остаз: Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы.
Телефон: 8-927-039-59-96
Җитәкченең электрон адресы 1972liliya@mail.ru

 

Табигать елый.

Табигать елый. Ишетәсезме? Аңа бик авыр. Шуңа елый ул. Ләкин кешеләр моны никтер күрергә дә, ишетергә дә теләмиләр. Аларның үз дөньясы, үз эшләре. Табигатьне бары яхшы күңелле, үзенең картлыгын, балаларының киләчәге турында кайгырткан кеше генә коткара ала. Кеше булганның кадерен югалткач кына аңлый. Ләкин соң була инде. Уйланырга, нәтиҗә ясарга вакыт җитте түгелме?!

Кызыл китап елдан-ел калыная. Бездән соңгы буынга без нәрсә калдырабыз? Алар калын урманнардан, саф сулы инеш-елгалардан, чиста һавадан башка ничек яшәрләр?!

Табигатьне саклап калыйм дисәң, аның дусты бул. Аны сакла һәм якла!Табигатьне чүп-чардан арындыр! Аны матурландырыр өчен яшеллекне арттыр, агачлар утырт! Планетабызның зәңгәр күзләре булган сулыкларга агулы матдәләр ташлама! Минем шушы эшләрнең үзәгендә кайныйсым, табигать- анабызны фаҗигадән саклап каласым килә.

Табигать елый. Ишетәсезме, кешеләр?