Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар.
1.Эшчәнлек эшкәртмәләре, диагностик материаллар.
2.Тавышлы күрсәтмәлелек (һәр проект өчен аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, мультфильмнар).
3.Картиналы һәм картиналы-дидактик күрсәтмәлелек(таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр, җырлы-биюле уеннар, театр эшчәнлеге өчен материаллар.
4.Символик, график күрсәтмәлелек (пиктограммалар).
5.Күләмле күрсәтмәлелек (макетлар, муляжлар, уенчыклар)
6.Интерактив уеннар.
7.Эш дәфтәрләре.
Эш төрләре һәм формалары.
Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:
1.Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.
2.Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.
3.Сюжетлы-рольле уеннар;
4.Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).
5.Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).
6.Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.
7.Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.
8.Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.
9.Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).
10.Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.
11.Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.
12.Интерактив уеннар.