Концепция и содержание УМК «Говорим по-татарски»

(авторы Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г., Исаева Р.С.)

Основные задачи:

- формирование первоначальных умений и навыков практического владения татарским языком в устной форме,

-формировать мотивацию учения ребенка, активизировать в речи слова обозначающие предмет, признак предмета и действие;

-способствовать умению составлять небольшие рассказы по серии ситуативных картинок с одним действующим лицом, сюжетной картине или из личных наблюдений ребенка.

Проект состоит из трех частей:

-«Минем өем» (для средней группы),

-«Уйный-уйный үсәбез» (для старшей группы),

-«Мәктәпкә илтә юллар» (для подготовительной к школе группы).

Рабочая тетрадь является одним из основных компонентов УМК «Говорим по- татарски», предназначающие для детей 4-5 лет, делающие первые шаги в мир татарского языка. Творческая тетрадь поможет: ребенку усвоить лексику татарского языка, закрепить речевой материал, привлечь родителей активно включиться в процесс развития своего малыша. В рабочей тетради даны задания на называние, обобщение и сравнение предметов на определение их величины, размера, количества.

Программа принциплары.

Коммуникативлылык принцибы - балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү.

Интеграция һәм дифференциация принцибы - һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио-, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү;

Күрсәтмәлелек принцибы - тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

Барлык белем бирү өлкәләрен берләштерү (интегральләштерү) принцибы:

аралашу, танып-белү, социальләштерү, физик культура, сәламәтлек, хезмәт, иминлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка.

Дәвамчанлык принцибы - балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

Белем бирүне комплекслы-тематик принципка корып оештыру;

Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану - тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

Белем бирү эшчәнлегенең дидактик принцибы - гадидән катлаулыга таба бару. Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.