41. Өйгә эш бирү һәм аны тикшерү юллары.

Өй эше-уку-укыту процессының дәвамы булып тора һәм ул дәрестәге эшләр бн тыгыз бәйләнештә алып барыла. Һәрбер дәрестә дә өй эше бирү мәҗбүри түгел.Чагыштырмача авыррак темаларны үткәндә, материалны әле уучыларга тагын кабатларга һәм тирәнәйтергә,үзләренең гамәли эшләрендә файдалана алу күнемәләрен булдырырга кирәк булганда,өйгә эш бирелә.

Билгеле,дәрестә укытучы җитәкчелендә үткәрелә торган күнегүләр бирмәскә,бәлки аларның белемнәрен,фикерләүләрен,сөйләү һәм язу телен үстерергә ярдәм итә алырлык иҗади эшләр бирергә тырышырга кирәк. Язма эшләрдән тыш тагын дәрестә өйрәнелгән параграфны укырга һәм телдән үти торган яки бөтен килеш сөйләп бирү кебек эшләрдә бирергә була.Өй эше укучы уңышлы үтәп килсен өчен, аның максатын һәм эшләү методикасын ачык итеп,вакытында аңлатырга,үрнәген күрсәтергә кирәк.Сочинение язырга биргәндә дә аны үтәү тәртибен, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне һәм нинди грамматик биремне үтәргә тиешлекләрен аңлатырга кирәк була.Өй эшләрен үтәү нәтиҗәсен дәрестә сораганда,аны дәреснең төрле этабында,урында баскан килеш укыту,карап чыгу,тактага яздырып тикшерергә мөмкин.

 

42. Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Дәрестә уеннар оештыру укытучының актив формалары һәм методларыннан файдалану.Психология күзлегеннән караганда, бала уенга хәвәс була. Уен вакытында укучы актив катнаша, вакытка экономия ясала, нәтиҗәләр шунда ук билгеле була.

Уенны оештыру өчен, башта төп бурычны билгеләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән тәэмин итәргә, уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштырырга, максатны һәм бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәргә. Чишелешнең дөреслеген тикшерергә нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәяләп тә үткәрелә ала. Шул рәвешле укытучы төрле метод һәм алымнар кулланып, төрле күрсәтмә әсбаплары һәм аудио визуаль техникадан файдалана. Уен рәвешендә төрле ситуацияләр барлыкка китерә алса, дәреснең 3 этабында белемнәрне актуальләштерергә, яңа белемнәрне үзләштергәндә, яңа белемнәр өйрәткәндә һәм ныгытканда да уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.

 

43. Татар теле курсы бүлекләре арасында үзара бәйләнеш.

Татар теле курс булекләре (орфография,стилистика,лексика,фонетика) бер берсенэ бэйлэнеп өйрәтелергә тиеш. Тел курсының барлык бүлекләрен үткәндә дә укучыларның әдәби телдә сөйләргә һәм үз фикеренне язма рәвештә бирә белә өйрәтергә тиеш. Сүзләрне дөрес әйтү, хәрефләрне җөмләләрне дөрес тыныч билгеләрен дөрес кую һ.б булдыру мөһим.

 

44. Сүз төзелешен һәм ясалышын өйрәтүнең эчтәлеге, максаты, бурычлары, методик принциплары.

Эчтәлеге: сүз төзелеше, сүзләрнең ясалыш төрләре турында мәгълүмат, тамыр, ясагыч кушымча, модальлек, бәйләгеч кушымчалар; тамыр һәм кушымчаларның шартлы билгеләре; тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

Сүз төзелеше һәм ясалышы бүлегенең максаты:

1) фәнни-сүз төзелеше турында мәгълүмат бирү, 2) коммуникатив-сүз төзелеше һәм ясалышын өйрәнеп, укучыларның сүзлек запасын баету, 3) тәрбияви

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычларны куябыз:

1) укучыларда ныклы орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр булдыру,

2) сүз ясалышына нигезләп, укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү һ.б.

Методик принциплары: 1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек һ.б. 2) методик: коммуникатив, 3) лингвистик: функциональ

 

45. Татар телен укыту методикасының принциплары.

Татар телен укыту методикасының принцыплары (нигез ташы):

а)дидактик принцип. Дидактика-уку-укыту теориясен өйрәнә торган фән.Ул У.М.ның теоретик нигезен тәшкил итә. Дидактикада файдалана торган ысуллар, принциплар, терминнар, төшенчәләр методикада да кулланыла. Гомуми дидактик приципларга түбәдәгеләр керә:

-фәннилек, системалылык, эзлеклелек, дәвамчылык п.

-теорияне гамәл бн бәйләү;

-тел дәресләрендә аңлылык һәм активлык (укучылар тарафыннан кагыйдәләрне аңлый белү)

-укучылар белеменең ныклы булуы;

-материалның аңлаешлы булуы;

-татар теле курсы бүлекләре арасында үзара бәйләнеш;

-укучыларны белемле һәм тәрбияле итүне бердәм процесс итеп алып бару;

-уку-укытуның тормыш бн бәйле булуы;

б) лингвистик принцип - татар телен у.м.ның лингвистик базасын тәшкил итә торган п.:

-бүлекара бәйләнеш п. (связь между разделами языкознания) (фонетика+морфология)

-функциональ п.- тел күренешләрен сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәтү.

-стилистик аерымлау п. (төрле стильләр бн эшләү)

в) методик принцип - т.телен У.М.ның үзенә хас үзенчәлекләрен чагылдыра торган п.

Гадәттә икегә бүлеп карыйлар: 1) гомумметодик п. 2)хосусый методик п.

Гомумметодик п. нигездә әйләнә-тирәлек бн бәйле:җанлы сөйләм телендә сөйләшү, аралашуны төрле шартларга, тормыш-көнкүреш бн бергә бәйләп алып баруны, туган телгә хас үзенч. истә тотуны үз эченә ала. Аларга түбәндәгеләр керә:

1) коммуникатив п. (татар телендә ачык, аңлаешлы, иркен сөйләшүгә, аралашуга өйрәтү)

2) ситуатив-тематик п.( мэс. Казан темасы)

3) туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тоту п.

4) бүлекара бәйләнеш п.

5) аспектлы-комплекслылык принцибы п.

Хосусый методик п.- тел материалын җөмлә калыплары, текстлар, төрле сөйләм үрнәкләре эчендә карау.

1. фонетика өйр. хосусый п.: аваз бн хәреф арасындагы аерманы төшендерү, авазларны өйрәтүне тыңлап аңлауга нигезләү, авазларны морфема эчендә карау.

2. диалог, хикәяләр төзегәндә: сүзләрне сайлап алу п., лексик-фонетик, лексик-грамматик п.

3. грамматик теория бн сөйләм практикасының берлеге п., морфологик-синтаксик п., стилистик нормаларның кулланылыш п., чагыштырма п.

4. пунктуация: пунктуацион-синтаксик, пунктуация һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү п., пунктуациянең сәнгатьле уку бн үзара бәйләнеше п.

г) психологик принцип

-укучыга якын килү п.;

-дифференциаль якын килү п.

-укуч. яшь үзенч. якын килеп эш итү п.

46. Методика турында төшенчә, аның предметы һәм бурычлары.

Методика - ул татар телен укытуның барышы, дидактик, лингвистик, методик принциплары, укыту ысуллары һәм алымнары турындагы фән.

Төп предметы - грамматика (морфология һәм синтаксис), фонетика, орфоэпия, орфография, пунктуация, лексика һәм стилистика буенча укучыларга тулы мәгълүмат бирү һәм алган белемнәрне гамәлдә куллануның метод һәм алымнарын өйрәтү санала.

Тикшерү объекты - татар телен укытуның барышы (процессы).

Башка фәннәр белән бәйләнеше:

Татар телен укыту методикасының методологик нигезен фәлсәфә тәшкил итә, ул логика, тел белеме, педагогика, дидактика, татар әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, психология һәм башка фәннәр белән бик тыгыз бәйләнгән.

Дидактика бн тыгыз бәйләнеш:

• Дид-гы төшенчәләр метод-да бар

• Дид-гы ысуллар мет-да файдал.

• Дид. Принциплар метод-ң нигезендә ята.

Максаты - ана телендә укучыларны дөрес итеп укырга, язарга, логик эзлекле уйларга, сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлары:

• Укучыларның сүз запасын баету, сүзлекләр белән эшләү;

• Укучыларда кыклы орфографик һәм пункт күнекмәләр булдыру;

• Укучыларны тел гыйлеме бүлекләре белән таныштыру һәм аларны бер-берсе белән бәйләп өйрәнү;

• Сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;

• Тат халк-ң мәдәниятенә ихтирам үстерү;

• Сөйләм эшчәнлегенең 4 төрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) тормышка ашыру.

47. Татар теле дәресләрендә сөйләм һәм язу телен үстерү методикасы.

Стилистика (сөйләм һәм язу теле) — эчтәлекне тел чараларының бер үк хокуктагы ике төре белән белдерү юлы. Тел дәресләрендә без аларның һәр икесенә дә бертигез урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә һәм эшне бергә үреп алып барырга тиешбез. Сөйләү теленең чуар булуы язу теленә дә тәэсир итә, укучының язу телендә дә байгак хаталар күзгә ташлана.

Сөйләү һәм язу теленең үзләренә хас үзенчәлекләре дә бар.

Сөйләү теле сөйләүчедән сүзләрне тиз сайлауны, җөмләне, сөйләмне тиз төзи алуны таләп итә. Төзәтү ләргә яки артка чигенүләргә урын калдырмый. Сөйләү телендә сөйләмгә интонация һәм пауза, кул хәрәкәте, мимика һәм логик басым кебек өстәмә чаралар да кушыла, шуңа күрә сөйләүче сүзләрне азрак куллана ала. Ә язу телендә аңлатмалар күп сүзләр белән бирелә, аның стиле күбрәк китапча була. Билгеле, алар бер-берсенә ярдәм итәләр. Сөйләү теле бай булган кеше үз фикерләрен язу телендә дә тиз, матур, дөрес һәм оста итеп бирә; ә язу теле үскән кеше, сөйләгәндә, дөрес һәм матур итеп сөйли ала. Шунлыктан ана теле дәресләрендә сөйләү һәм язу телен үстерү күнекмәләрен бергә бәйләп бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк була. Моның өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү, төрле диктантлар яздыру кебек эшләр өстенә, тагын түбәндәге эшләрне үткәрергә тәкъдим итәргә була:

1) картина, сюжетлы рәсемнәр яки диафильмнар күрсәтеп, шуларнын эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан сочинение яздыру яисә, изложение өчен алынган текстны укып, анын эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру. Бу алым укучыларны ижади эшкә өйрәтә;

2) чыгыш ясарга өйрәтү. Монын өчен элек укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар. Язган текстны укучы элек үзалдына сөйләп карый, соңыннан аны кычкырып сөйли. Болай эшләгәндә, ул үзенең тавышын, интонациясен ишетә, ялгышларын сизә һәм аны төзәтә ала, чыгыш ясау өчен күпме вакыт кирәген дә билгели. Укучы, сөйләмендә хаталарны төзәтү өстендә эшләгәндә, магнитофоннан файдалана ала: сөйләмен магнитофон тасмасына яздыра, аны тыңлый һәм үзе сизгән интонацион, орфоэпик һәм башка хаталарны төзәтә;

3) сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тынларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләү телен,

орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә; укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә, үз сөйләмендә иптәшләре җибәргән типик хаталарны булдырмаска тырыша. Бу алымның, билгеле, укучыларны сәнгатьле укырга, орфография һәм пунктуациягә өйрәтүдә дә ярдәме зур. Чөнки сөйләү һәм язу телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Билгеле, башка фән укытучылары да укучыларны дөрес һәм әдәби телдә сөйләргә һәм грамоталы язарга өйрәтүгә игътибар итәргә тиешләр.

 

48. Татар теленә өйрәтүнең максаты, бурычлары, методик принциплары, метод һәм алымнары.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем максатлары:

1) коммуникатив максат: у-ны иркен сөйләшергә һәм аралашырга, уйлый белергә өйрәтү;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: укучыларда шәфкатьлелек, гуманлылык хисләрен тәрбияләү; Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычларны куябыз:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүзясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

● тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Татар телен укыту методикасының принцыплары:

а)дидактик принцип.

-фәннилек, системалылык, эзлеклелек, дәвамчылык п. -теорияне гамәл бн бәйләү;

-тел дәресләрендә аңлылык һәм активлык (укучылар тарафыннан кагыйдәләрне аңлый белү) -укучыларны белемле һәм тәрбияле итүне бердәм процесс итеп алып бару; -уку-укытуның тормыш бн бәйле булуы; -укучыларның яшь үзенчәлекләренә якын килеп эш итү.

б) лингвистик принцип - татар телен у.м.ның лингвистик базасын тәшкил итә торган п.:

-бүлекара бәйләнеш п. -функциональ п.- тел күренешләрен сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәтү. -стилистик аерымлау п. (төрле стильләр бн эшләү)

в) методик принцип :1) гомумметодик п. 2)хосусый методик п.

Гомумметодик п. нигездә әйләнә-тирәлек бн бәйле: җанлы сөйләм телендә сөйләшү, аралашуны төрле шартларга, тормыш-көнкүреш бн бергә бәйләп алып баруны үз эченә ала.

“Метод” -юл, ысул дигәнне аңлата.

Ысул - укытучы бн укучының белемнәрне үзләштерү өлкәсендә бергәләп эшләү юлы. Аның нигезендә дидактик, методик, лингвистик һәм психологик принциплар ята.

1. Табигый метод (татар телендә татарча гына аңлатырга, тәрҗемә итәргә ашыкмаска)

2. Тәрҗемәи (чагыштырма)- (ике телдә чагыштырып)

3. Катнаш метод (табигый+тәрҗемәи)

Материалны турыдан-туры әзер килеш бирә торган ысул (ФГОС буенча ярамый):

1. Репродуктив ысул* - материалны әзер килеш бирү-ятлату; хәбәр итү төсендә аңлату; күрсәтмәле аңлату. 2. Аңлату-күрсәтү ысулы* (сөйлибез 1әм нидер күрсәтәбез-презентация)

Укыту алымнары –укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары. Алымнарның 2 төре бар:

1)Төп: сүзлекләр белән эшләү, диктантлар, изложениелар, сочинениелар яздыру, таблицалар, схемалар белән эшләү, фонетик, лексик анализлар.

2)Ярдәмче: башваткычлар, ребуслар чишү, уен элементларын кетү

 

49. Сүзлекләр белән эшләү юллары.

Дәресләрдә сүзлекләрдән берничә максат белән файдаланырга мөмкин: өйрәтү характерындагы язма эшләр вакытында укучылар теге яки бу сүзнең дөрес язылышын карый һәм лексик яки тел үстерү эшләре белән бәйләнешле күнегүләр үткәргәндә һ.б.эшләрдә файдалана ала. Урта мәктәпләр өчен татар теле буенча махсус сүзлекләр юк диярлек. Шунлыктан, укыту-өйрәтү, тел үстерү һәм укучыларның сүзлек хәзинәсен баету максаты белән, “Татарча-русча сүзлек”не , “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н, “Татар теленең орфографик сүзлеге”н һ.б. файдаланырга мөмкин.Билгеле булганча, тәҗрибәле укытучылар укучыларның үзләреннән орфографик яки лексик сүзлекләр эшләтәләр: 1) стена сүзлекләре( икенче төрле әйткәндә, сүзлек-таблицалар), 2) кесә сүзлекләре( укучылар үзләре сүзләр язып бара торган орфографик яки тематик сүзлекләр) һ.б.

Өйрәнелә торган темага бәйләнешле рәвештә, стена сүзлекләренә мәгънәсе яки язылышы буенча катлаулы булган сүзләр язып барыла. Ул сыйныфта озак вакытлар эленеп тора һәм укучылар андагы сүзләрне үзләштерә баралар. Кесә сүзлекләре орфографик яки тематик сүзлек итеп төзелә ала. Алар грамматик күренешләрне тирәнрәк үзләштерү өчен ярдәм итәләр. Тематик сүзлеккә, мәсәлән, “фигыль” темасын үткәндә, эшне, хәлне яки хәрәкәтне белдерүче фиг-не теркәп баралар. Ул сүзлекләргә укучылар табышмак, мәкаль һәм фразеологик әйтелмәләрне, омоним, антоним һәм синонимнарны да туплый.Сүзлекләр, бердән, укучыларның сүз байлыгын арттырырга хезмәт итсә, икенчедән, аларның грамоталыкларын үстерүдә зур роль уйный.

50. Стилистика һәм сөйләм культурасына өйрәтү методикасының максат-бурычлары, эчтәлеге, әһәмияте.

Стилистикага өйрәтүнең методик принциплары:

-лексик-стилистик

-синтаксик-стилистик

-стилистик аерымлар һ.б

Стилистикага өйрәтү методикасы. төп һәм ярдәмче алымнар: (чагыштыру, капма-каршы кую, синонимнар бн алмаштыру, стилистик эксперимент һ.б.)

укучылар үзләштерергә тиешле лингвистик терминнар һәм төшенчәләр(стиль, функциональ стильләр, индивидуальстиль, синтаксик синонимнар, сөйләм культурасы һ.б.)

Стилистикага өйрәтүнең кайбер теоретик һәм методик нигезләре:

- (стилистика һәм сөйләм телен үстерү дәресләре арасында бәйләнеш булдыру, күнегүләр сайлауга таләпләр, стилистик хаталар һәм аларны төзәтү юллары, синтаксик синонимнарны өйрәнүдә өлешчә синтаксик анализдан файдалану, функциональ стиль үзенчәлекләрен аңлату һ.б.).

Әйтергә теләгән фикерне тыңлаучы яки укучыга төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп җиткерү өчен, телнең күпләгән синоним сүзләреннән, сүзтезмәләреннән, җөмләләреннән файдаланырга була. Менә шул үзенчәлекне истә тотып эш иткәндә, фикер ачыклыгына, сөйләмнең тигез агышына ирешү мөмкинлеге килеп туа. Моның өчен фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү таләп ителә. Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарга игътибарны юнәлтү гаять әһәмиятле.