2. 5сыйн. Синтаксис хэ пунктуация 18 сэгать.
3. 6сыйн. синт.хэм пункт. 8 сэг.
4.7сыйн. Гади жомлэ синтаксисы (жомлэ кисэклэре, бер/ике сост. тулы/ким х.б.) 102 сэг.
5.8сыйн.102 сэг.
6.9сыйн. 68 сэг.:гади хэм кушма жомлэ.
7. 10 сыйн:34 сэг. (9 сыйн. утккэнне кабатлау)
8.11 сыйн.:34сэг. кабатлаулар
МЕТОДИК ПРИНЦИПЛАР:
1.пунктуация бн синтаксиснын бэйлэнеше принцибы;
2.пунктуация ойрэткэндэ укучынын сойлэме хэм фикерлэрен устеру хэм бэйлэп алып бару;
3.сэнгатьле сойлэм кунекмэлэрен ныгыту бн бэйле принцибы.
ЫСУЛЛАРЫ ХЭМ АЛЫМНАРЫ:
-укытучы сузе
-энгэмэ методы
-кузэту хэм телгэ анализ ясау
-чагыштыру алымы
-пунктуацион анализ.
39. Татар телен дифференциаль якын килеп укыту принцибы.
40. Татар теле дәресләре, төзелеше, эчтәлеге, төрләре һәм куелган таләпләр.
Дәрес –мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруның төп формасы. Ул процесс –укытучы һәм укучының бердәм-эзлекле эшләве. Укучылар зур активлык күрсәткәндә, укытучы аның активлыгын уңышлы оештырганда гына дәресләр нәтиҗәле була ала.
Татар теле дәресләренең түбәндәге төрләре бар:
-Дәрескә нинди максат куелудан чыгып:
Яңа материалны аңлату; Белем һәм күнекмәләрне ныгыту; Кабатлау; Гомумиләштерүче;
Контроль дәрес; Катнаш дәрес ( яңа материалны аңлату+ныгыту+...); Интеграль дәресләр һ.б.
-Татар теле дәресләре нинди ысул куллануына карап түбәндәге төрләргә бүленәләр: -Дәрес-лекция; -Дәрес-әңгәмә; -Дәрес-диспут; -Дәрес-семинар; -Дәрес-кино; -Дәрес-экскурсия; -Фәнни тикшеренү эшләре.
-Эчтәлегенә карап: -Морфология; -Синтаксис; -Стилистика һ.б.
Дәрес актив яки пассив булырга мөмкин. Нәтиҗәле дәрес дип түбәндәге таләпләргә җавап биргән дәресләрне әйтә алабыз: -Материалның характерына, алда торган бурычларга, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап оештырылган; -Алынган тема конкрет булып, дәреснең максаты һәм өйрәнелә торган теманың гамәли әһәмияте ачык аңлашылган; -Дәрес өчен сайланган материал аңлаешлы, җиңел үзләштерерлек, укучыларның акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерерлек һәм аларга төрле яклы тәрбия бирерлек булган; -Тема үткән дәресләрдәге материалга бәйләнешле һәм моннан соң үтелә торганына нигез булырлык итеп бирелгән; -Укучылар дәрескә битараф булмыйча, эшкә аларның тойгылары һәм эмоцияләре җигелгән; -Материалны укучылар яхшы үзләштергән, аны гамәли эшендә файдалана белү һәм тел үстерү күнекмәләре биргән.
Дәрескә әзерләнгәндә, укытучы түбәндәгеләрне истән чыгармаска тиеш: дәреснең максатын дөрес һәм ачык кую, укыту метод һәм алымнарын, укыту формаларын, чараларын дөрес сайлау, укучыларны белем алу, укый белү һәм танып-белү күнекмәләренә өйрәтү, проблемалы ситуацияләр тудыру, укучыларны проблемалы сорау куярга, үз фикерләрен дәлилли һәм башкаларның ялгыш фикерләрен күрсәтә белү һәм башка күнекмәләргә өйрәтү; фәнара бәйләнеш булдыру, укыту методларын тәрбия
методлары белән бергә кушу, укучыларда әдәп-әхлак, җаваплылык хисләре тәрбияләү, тырышып уку һәм хезмәткә катнашу теләкләре тәрбияләү, дәресләрдә техник чаралардан файдалану –болар барысы да укучыларга белем һәм күнекмәләр биргәндә кирәкле педагогик шартлар булып исәпләнәләр.