Этномәдәни компетенция

Этномәдәни компетенция нидән гыйбәрәт соң? Бу төр компетенция- өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның, безнең очракта татар халкының, милли-мәдәни үзенчәлекләре белән танышып, тел нормаларын истә тотып, шул милләт кешесе белән уңышлы аралаша алу. Кыскача әйткәндә, телне үзләштерү барышында халыкның мирасын өйрәнү. Этномәдәни компетенция бурычларының иң мөһиме-телне саклау һәм үстерү. Шулай ук башка милләт халкында татар теленә, мәдәниятына карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту, халыклар арасында толерантлык тәрбияләү. [Шәкүрова, 2011 нче ел, 97 нче бит]

Укучыларга телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау. Татар милләтенең дөньяны танып белүен чагылдырган төп төшенчәләр, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылыш үзенчәлекләре өйрәтелә. Татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланылышы, төшенчәләрне бирү мөмкинлекләре анализлана.

Димәк, компетенция – нинди дә булса өлкәдә осталык. Укучыда компетенцияне булдыру яңа федераль стандартларның таләпләренә керә.

1.2. Компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнәр: асылы, эчтәлеге, төзелеше

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш- үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод һәм алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде.

Алдагы бүлекчәдә әйтелгәнчә, федераль дәүләт белем бирү стандартлары укыту эчтәлегенә, шул исәптән белем бирү процессында кулланыла торган биремнәргә дә яңа таләпләр куя.

Системалы эшчәнлекле якын килү – дәүләт белем бирү стандартларының мөһим бер үзенчәлеге. Көтелгән төп нәтиҗә – бала шәхесенең уку эшчәнлеге нигезендә үсеше. Халыкара чагыштырма тикшеренүләр нәтиҗәсендә, галимнәр укучыларның билгеләре һәм эш нәтиҗәләре күпчелек очракта биремнәрнең сыйфатына да бәйле дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзерге шартларда татар теле дәресәрендә компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнәр куллану укучыларның фәнгә кызыксынуын арттыра, димәк, алар тел гыйлеме буенча белемнәр белән генә коралланып калмыйлар, ә тормышта килеп туган теге яки бу мәсьәләләрне чишү юлларын мөстәкыйль эзләү, табу күнекмәләре дә алалар.

Компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнәр түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

– чишелгән нәтиҗә гомуммәдәни һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булырга тиеш. Бу укучыларның танып белү мотивациясен үстерүгә хезмәт итә;

– компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнең максаты беренче чиратта җавап табу түгел, ә шул җавапны табуга юнәлдерелгән яңа белем, күнекмә, компетенцияләрне тормышка күчерергә өйрәнүдә, яңа коралланган метод һәм алымнарны мөстәкыйль һәм урынлы кулланырга нигез будыруда.

– төзелеше буенча бу биремнәр стандарт түгел;

– чишелеш, җавап берничә булырга мөмкин.

Компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнәр проблемалы характерга ия, шуңа күрә дә алар еш кына төрле фән өлкәләреннән, тормышта алган төрле белемнәргә таянуны таләп итә.

Стимул. Стимул укучыларда кызыксыну уяту чарасы булырга тиеш, икенче төрле әйткәндә, ул – мотив. Стимул укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксыну өлкәләрен, гомумән, әйләнә-тирә мохитен исәпкә алып, кызыклы итеп билгеләнергә тиеш.

Формулировка. Компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнең формулировкасы кыска һәм төгәл булырга тиеш. Аның фигыльдән башлануы шарт.

Мәгълүмат чыганагы. Биремне башкарганда, укучылар төрле чыганакларга мөрәҗәгать итә ала: төрле тип сүзлекләр, белешмәлекләр, фәнни әдәбият һ.б. Шул ук вакытта мәгълүмат чыганагы язма материал гына да булмаска мөмкин. Аерым очракларда мәгълүмат чыганагы уку йорты я яшәгән йорт белән генә чикләнмәскә дә мөмкин (кая да булса барырга, күрергә, язып алырга, аудиоязма тыңларга һ.б.).

Җавап моделе. Җавап күпмедер дәрәҗәдә формулировкада чагылыш таба.

Бланк. Укучылар биремне билгеле бер форматта башкаралар.

Бәяләү инструментлары. Бәяләү инструментлары традицион.

Компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнәр традицион биремнәрдән берникадәр аерыла. Яңа төр биремнәр беренче чиратта күп аспектлы булуы, төрле максатларга хезмәт итүе белән аерылып тора.

«3» - 2 балл

Нәтиҗә ясап әйткәндә, компетенция тәрбияләүгә юнәлтелгән биремнәр укучыларның уку, фикер алышу, парда эшләү, күмәк эшләү, тәҗрибә уртаклашу, проект эшләү, фәнни-тикшеренү эше башкару кебек эшчәнлек төрләрендә тормышка ашырыла.

30. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.

Бәйләнешле сөйләм үстерүнең методик принциплары (сөйләм үстерү һәм фикерләргә өйрәтүнең берлеге, сөйләмә һәм язма телнең үзара бәйләнеше, стилистик юнәлештә сөйләмә һәм язма телне үстерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә бүлекара бәйләнеш һ.б.).

Бәйләнешле сөйләм үстерүнең методлары. Алымнары (изложение һәм сочинение яздыру, сорауларга җавап бирү, сорауны формалаштыру, план белән эшләү, укыганны план буенча кыскача сөйләү, укыганны үзгәртеп сөйләү, тасвирлау, эш кәгазьләре язу һ.б.).

Укучылар үзләштерергә тиешле лингвистик терминнар һәм төшенчәләр (бәйләнешле сөйләм, сөйләмә тел, язма тел, хикәяләү, фикерләү, тасвирлау, сәнгатьле уку һ. б.).

Бәйләнешле сөйләм үстерүнең кайбер теоретик һәм методик нигезләре (татар әдәби теленең фонетик закончалыклары нигезендә орфоэпик нормаларны аңлату, сүз байлыгыннан тиешенчә файдаланырга өйрәтү, телнең грамматик төзелешен үзләштерү аша, төрле синтаксик төзелмәләр белән эш итү мөмкинлекләрен камилләштерү, сәнгатьле уку һәм сөйләү кагыйдәләре белән таныштыру, төрле төр изложение һәм сочинениеләр язарга өйрәтү һ.б.).

Телнең мәгънәви һәм грамматик төзелеше буенча бер бөтенне тәшкил иткән сөйләм бәйләнешле сөйләм була. Анда сөйләүче яки язучы үз фикерен белдерә.

Укытучы, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, барыннан да элек, укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетырга һәм тәртипкә ашырга, үзләренең фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә бирергә күнектерергә һәм бу эшне ул системалы рәвештә алып барырга тиеш. Билгеле, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен биргәндә, укучыларның яшь һәм белем аерымлыкларын, уку этапларын истә тотып эш итү сорала. Мәсәлән, түбәнрәк сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр кыска күләмдә генә яздырылса, югарырак сыйныф­ларда инде укучылар киңрәк, анализлап, теге якң бу вакыйга яисә күре­нешләргә үз карашларын яктыртып язалар, нәтиҗәләр чыгаралар.

Моның өчен укучылар белән телдән һәм язма рәвештә түбәндәге эшләр­не үткәрергә кирәк була: сорауларга җаваплар бирү, сорауларны форма­лаштыра белү, укыганны план буенча кыскача сөйләү, телдән һәм язма рәвештә үзгәртеп сөйләүләр, эш кәгазьләрен дөрес язарга өйрәтү, изложение һәм сочинениеләрне сөйләү һәм яздыру һ.б.

Алга куелган сорауларга укучылар дөрес һәм тулы җавап бирсеннәр өчен, укытучыдан сорауны дөрес формалаштыра белү сорала: укучыларга бирелә торган сораулар билгеле күләмдә уйлану һәм эзләнү кыенлыгы тудырсын, моңа кадәр алган белемнәренең җитәрлек булмавын төшенсен һәм шул күре­нешне аңларга кызыксыну тудырсын.

Караган кинофильм яки спектакльләр, яисә экскурсиягә баргач күргән­нәре буенча сөйләтү катлаулырак, ул күбрәк иҗадилык һәм мөстәкыйльлек сорый. Укыганны сөйләгәндә әле укучылар тексттагы сүзләрне куллана алалар, ә күргәнне сөйләгәндә исә алар аны үз сүзләре белән бирә белергә, үзләре сүзләр сайларга һәм эзлекле итеп эчтәлекне бирергә тиеш булалар. Грамматик бирем белән сөйләткәндә эш тагын да катлаулана төшә: укучы­лар, эчтәлекне дөрес, матур, эзлекле бирү өстенә, тагын грамматик форма­ларны яки сингаксик төзелмәләрне дә дөрес һәм урынлы куллана белергә тиешләр. Мәсәлән, экскурсиягә баргач күргәннәрен, аерымланган кисәкләр, тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр һ.б. кертеп сөйләтү бурычы куе­лырга мөмкин.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, грамматик-стилистик би­рем белән телдән һәм язма рәвештә үзгәртеп сөйләү кебек эш төрләрен үткәрергә мөмкин. Бу алым, бердән, укучыларга грамматика буенча үткәннәрне ныгытырга, шуны үзләренең сөйләмнәрендә һәм язма эшләрендә файдаланырга өйрәтә, икенчедән, аларга тел үстерү күнекмәләре бирергә ярдәм итә.

Үзгәртеп сөйләүләрне оештырганда, укытучы төрле грамматик күренеш­ләрне яки синтаксик төзелмәләрне укучыларның сөйләмнәрендә уңышлы кулланырга һәм шуларны язма эшләрендә урынлы файдаланырга күнекте­рүне максат итеп куя. Мәсәлән: фигыльләрне өйрәнгәндә, текстта бирелгән үткән заман хикәя фигыльне хәзерге яки киләчәк заман хикәя фигыльгә үзгәртеп сөйләү һәм язу, сыйфатларны өйрәнгәндә бер төр сыйфат дәрәҗәсен икенче төр сыйфат дәрәҗәсе белән үзгәртү...

31. Татар теле дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыра торган биремнәр.

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

Туган телне укытуның төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) булдыру. Ул сөйләм компетенциясе, тел компетенциясе, социаль-мәдәни компетенция, компенсатор компетенция.

Этномәдәни компетенция укучыларда тел белән этник мәдәният арасындагы бәйләнешнең ныклыгы турындагы күзаллауны камилләштерүгә юнәлдерелгән. Укучылар тел берәмлекләрендә чагыла торган этник үзлекләрне, төрле тел һәм мәдәниятләрнең уртак һәм аермалы якларын танып белергә; дөнья картинасының чагылыш мөмкинлекләрен аңлау күнекмәсенә ия булырга; этник мәдәниятне саклау һәм үстерү әһәмиятен аңларга; этник мәдәният ирешкән дәрәҗәләрне, мәдәниятләр һәм телләр мөнәсәбәте үзенчәлекләрен күзалларга өйрәнә. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихы арасындагы бәйләнешне күзаллый башлый. Татар халкының көнкүрешен билгели торган лексика; искергән сүзләр, фольклор лексикасы һәм фразеология; татар исемнәренең килеп чыгышлары белән таныша. Татар мәкаль-әйтемнәренең мәгънәләрен һәм аларны тиешле вакытта кулланырга өйрәнә. Башка телләрдән алынган лексика, аларны үзләштерү үзенчәлекләрен күзаллый.

Укучыларның этномәдәни компетенциясен үстерү аларда иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә.

Этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү мөһим. Дәрестә тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белергә өйрәтәбез, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачабыз; тел берәмлекләре аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләрен өйрәтә. Бу мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнарны өйрәнүне таләп итә. Укучылар татар сөйләм әдәбе нормаларын өйрәнәләр. Укучыларның сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше этномәдәни компетенциядә ачык чагыла: тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.

Туган телләрне (рус теле һәм татар теле) бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килү аңлатыла. Рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләре өйрәтелә, алган белемнәр төрле тел күренешләрен аңлатуда кулланыла.

Телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерелә. Туган тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләр телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итә. Укучылар сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә өйрәнәләр. Рухи мәдәниятнең нигезе булган туган тел ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлатыла. Әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү күнекмәләре формалаштырыла. Этномәдәни компетенция укучыларны телгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу дигән сүз ул. Сүз сәнгате кеше тормышын, чынбарлыкны билгеле бер дәрәҗәдә милли традицияләр аша тасвирлый, халыкның уй-кичерешләрен, гомумән, милләтнең тарихи язмышын үзәккә куя.

Укучыларга белем бирүдә этномәдәни компетенциягә таяну тәрбия процессында халыкның рухи мирасын куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра.

Этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү милли төбәк компонентын өйрәнүдән башлана. Тел дәресләрендә укучыларны төбәкнең тарихы, мәгарифе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Үзебезнең төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген өйрәнәбез, очрашулар оештырабыз. Янәшәдә яшәүче башка халыкларның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам хисе тәрбиялибез. Укучыларның танып-белү активлыгын һәм милли үзаңын үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр эшлибез.

Билгеле: һәрбер дәрес кысаларында бары тик шушы темаларга гына әңгәмә кору мөмкин түгел, темаларны сайлауда төрлелек булырга тиеш. Шулай да һәрбер сыйныфта бер уку елына 8 – 10 дәрестә тел белемен халкының этнографиясе һәм тарихы белән бәйләп бирү (социомәдәни компетенциягә нигезләү) укучыларның мәгълүмати базасын арттыра ала.

Мондый төр дәресләр үткәрүнең актуальлеге бәхәссез. Беренчедән, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла яисә бөтенләй укытылмый. Шуңа күрә туган тел дәресләрендә кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларда татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Икенчедән, бүгенге көн укучыларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турында күзаллау бик шартлы. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче балалар өлкән буын вәкилләре – әби-бабаларыннан читтә яши, шуңа күрә аларда татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре турында хәбәрсез булып калуы ихтимал: “Әбиләрегез яшь чакта кулъяулыклар чиккәндер, күргәнегез, сораганыгыз бармы?” - дип сорагач, балалар “без әби белән яшәмибез, ул аерым яши” яки “әби-бабай үлгән, йортлары сатылган инде”, диләр. Өченчедән, мондый тип информация укучыларда милли музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уята, укучылар музейга барыр алдыннан да күпмедер күләмдә мәгълүмат ала. Укытучы үзе үк укучыларны музейга алып бара ала, музейга барырга теләк белдерүчеләр саны бермә-бер арта. Дүртенчедән, укучыларда татар халкының дөнья цивилизациясенең бер өлеше булуын, аның үз милли киенү рәвеше, күзаллаулары, гореф-гадәтләре, рухи һәм материаль байлыгы барлыгы турында фикер урнаша.

 

Ә тәрбияви максаты татар милли бизәкләре, татар халкының киенү үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, аш-су осталыгы, кулдан эшләнгән эш кораллары турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз халкының гореф-гадәтләренә, этнографик үзенчәлекләренә ихтирам-хөрмәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү булган дәресләр комплекслы тәкъдим ителсә, укучыларыбызда үз халкы мәдәнияте турында тулы күзаллау булдырырга мөмкин. Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы туган тел һәм әдәбиятын өйрәтү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.

 

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруга юнәлгән биремнәр куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклауны төп юнәлеш итеп алсак, куелган максатларга ирешергә мөмкин. Тәҗрибәдән күренгәнчә, балалар дәрестә грамматик күнегүләрне, язма эшләрне бик яратып башкармыйлар. Нинди дә булса темага сөйләшү, төрле шәхесләр белән очрашу алар өчен күпкә кызыклырак һәм бу эшләрнең нәтиҗәсе дә зур. Шуңа күрә дә туган телдән белем биргәндә, сөйләм үстерүгә төп игътибар бирелергә тиеш.

32. Укыту методлары һәм алымнары. Укыту методларын төркемләү.

Метод – укучыларның белем һәм күнекмәләрен үзләштерүләренә, танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыруга, дөньяга карашлары формалашуга һәм сәләтләре үсүгә китерә торган, укытучының һәм укучының бергәләп эшләү юллары. Алга куелган максатка ирешү юллары һәм алымнары.

20нче гасыр башларында ысулларның төрлелегенә беренче М.Корбангалиев игътибар итә. 1933 елда чыккан программасында ул түбәндәгн ысулларны тәкъдим итә:

1. Табигый ысул; 2. Чагыштырма ысул; 3. Катнаш.

1980 нче елларда М.Н.Скаткин һәм И.Я.Лернер тарафыннан чыгарылган “Дидактика в сред.школе” дигән китапта 5 ысул күрсәтелә: 1. Репродуктив ысул (ятлау, хәбәр итү төсендә аңлату, күрсәтмәле аңлату); 2. Аңлату-күрсәтү ысулы; 3. Проблемалы укыту ысулы; 4. Өлешчә эзләнү ысулы (бер өлешен укытучы аңлата, калганын укучылар); 5. Тикшеренү ысулы (тулаем укучылар эшли).

Укыту алымнары –укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары.иАлымнар: 1)Төп: сүзлекләр белән эшләү, диктантлар, изложениелар, сочинениелар яздыру, табл., схемалар белән эшләү, фонетик, лексик анализлар. 2)Ярдәмче: башваткычлар, ребуслар чишү, уен элементларын кетү.

“Метод” һәм “алым”нан башка методикада тагын “чара” атамасы да кулланыла.

 

33. Татар теленнән дәрестән тыш чаралар.

Мәктәптә укыту-тәрбия эшен оештыруның төп формасы –дәрес. Моннан тыш укучыларга тел буенча белем һәм тәрбия бирү процессында, укытучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыруда дәрестән тыш эшләрнең түбәндәгн формалары гамәлгә кереп бара: туган тел түгәрәкләре, олимпиада, атналыклар, экскурсия һ.б.

Мәктәптә татар теле буенча үткәрелә торган дәрестән тыш эшләр укучыларның белемнәрен күтәрүдә, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләүдә, сөйләм телен һәм язма телне үстерүдә, грамматик белемнәрне һәм орфографик күнекмәләрен тирәнәйтүдә әүәмиятле эш төрләрен тәшкил итәләр. Шуңа күрә татар теле буенча дәрестән тыш эшләрне оештыруга һәм үткәрүгә ярдәм итә торган методик ярдәмлекләр төзү бурычы барлык галим методистларны һәм укытучыларны даими уйландыра.

Укыту теориясендә һәм практикада балаларның дәрестән тыш эшләрдә телне өйрәнүләрен оештыруның түбәндәге формалары билгеле:

1. Өй эше;

2. Түгәрәк;

3. Факультатив занятие;

4. Өстәмә занятие;

5. Кичә;

6. Атналыклар;

7. Экскурсия;

8. Олимпиада һ.б.

Оста оештырылган дәрестән тыш эшләр балада туган телгә карата гына түгел, ә гомумән, теләсә кайсы фәнгә карата да кызыксыну уята.

Укучыларга өйгә бирелә торган эшләр дәрестән тыш эшләрнең бер төре булып тора. Методикада укучыларга өйгә эш бирү турында ике төрле караш яши:

1. Өйгә бирелә торган эшнең күләме зур булмаска тиеш.

2. Өйгә эшне бөтенләй бирмәскә кирәк.

Укучыларга өйгә эш бирмәүне яклаган карашлар педагогика өчен чит һәм ялгыш. Өйгә эш бирелергә тиеш. Ләкин аның күләме баланың көченә, эшне үти алу сәләтенә карап сайланган булырга тиеш.

Өй эше белән беррәттән, түгәрәкләр дә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтүдә дәрестән тыш эш формасының мөһимнәреннән санала.

Түгәрәк эшләренең укучыларга белем, тәрбия бирүдә аерым таләпләре бар:

1. Укучыларның түгәрәккә ирекле рәвештә язылуы;

2. Түгәрәк үткәрү өчен метод һәм алымнарны сайлый белү;

3. Укучыларга шәхси якын килеп эш итү;

4. Түгәрәк эшләренең кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылуы;

5. Конкрет темага нигезләнүе;

6. Түгәрәкнең системалы рәвештә үткәрелүе.

Дәрестән тыш эшләрнең тагын бер формасы булып экскурсия санала. Экскурсия оештырылачак урын укучыларга белем дә, тәрбия дә бирергә тиеш булганлыктан, укытучы объект белән алдан ук таныша, план төзи.

Дәрестән тыш эш формасы буларак, факультатив занятиелар да татар телен укытуда шактый еш кулланалар.

Фак.занятиеларның ике төре бар:

1. Министрлык тарафыннан расланган программа нигезендә үткәрелә һәм сыйныфтагы барлык укучылар өчен дә мәҗбүри.

2. Түгәрәк занятиесындагы шикелле иреклерәк программага нигезләнеп үткәрелә һәм шул өлкә белән кызыксынган укучылар өчен генә оештырыла.

Дәрестән тыш эш өстәмә занятиеләр формасында да үткәрелә. Мондый занятиеләрнең төп төрләре итеп түбәндәгнләрне күрсәтергә мөмкин:

1. Татар теле буенча артта калучылар белән өстәмә занятиеләр үткәрү.

2. Аерым укучылар өй эшләрен эшләп килмәгән очракларда ярдәм оештыру.

Барлык формалардан да киң таралган төр булып кичәләр санала. Кичәне үткәрү өчен алдан әзерлек алып барыла, аның планы төзелә.

Укучыларның фикердәү сәләтен үстерүдә дәрестән тыш эшләрдә уен элементлары кертүнең дә әүәмияте зур.

Бу формалар дөрес һәм системалы оештырылганда гына нәтиҗәле булалар.

 

34. Татар телен дәвамчанлык принцибына нигезләп укыту.

Дәвамчанлык припцибы – ул темалар, бүлекләрләрнең, сыйныфара материалның берсен-берсе тулыландырып килүе, үзара бәйләнештә булып бер бөтен тәэмин итүе. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта “Сыйфат дәрәҗәләрен” кабатлаганда аның инде 4 нче сыйныфта бер тапкыр өйрәнелүен искә алып эш итәргә кирәк. Укучылар әзме-күпме аның белән таныш, шуңа төрле биремнәр белән исләренә генә төшерү зарур. Дәвамчанлыкның төп максаты да элек таныш булган материал белән әле таныш булмаган мәгүлүмат арасында бәйләнеш тудырып, яңа мәгүлүматны аңлап кабул итүдән гыйбарәт.

35. Мәктәптә кушма җөмлә синтаксисын өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре

ТЕОРЕТИК НИГЕЗ.

Укучыларга синтаксис буенча кайбер мәгълүматлар башлангыч сыйныфларда ук бирелә: алар җөмлә, җөмләнең баә һәм иярчен кисәкләре белән танышалар, гади һәм кушма җөмлә белән танышалар.

Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала. Кушма җөмләдә бердән артык хәбәрлек була. Теләсә нинди җ.не янәшә куеп кушма җ. ясап булмый. К.Җ.дәге аерым компонентлар үзара бәйләнгән була.

Кушма җ. составына кергән компонентлар үзара синтаксик бәйләнеш төреннән чыгып, тезмә кушма җөмләләр һәм иярченле кушма җөмләләргә бүленәләр.

Тезмә кушма җ. төрләре (теркәгечле, теркәгечсез); бәйләүче чараларын билгеләү, схема төзү.

Иярченле кушма җ. (бәйләүче чаралар—аналитик, синтетик; 15 мәгънәви төре)

Катнаш кушма җ. —гади җөмләләре үзара тезү юлы бн дә, ияртү юлы бн дә бәйләнгән к.к.җ.

Тел белемендә кушма җөмләләрне өйрәнү тарихы. 19 г. тикшерә башлаганнар — рус телендәге к.җ.гә татар теленнән тиңнәр эзләгәннәр. А.Казембек, М.Иванов, К.Насыйри К.Җ.дәге аерым компонентларның үзара бәйләнүләренә игътибар итәләр. Җөмләләрнең үзара тезү һәм иярү

юлы бн бәйләнә алуы хакында фикер әйтелгән. 20 г. Г.Алпаров, Ибраһимов (татар нәхүе),Җ.Вәлиди .

Г.Алпаров К.Җ.бәйләүче чараларга бәйле ияртүле (сүз формалары аша бәйләнгән), бәйләүле(терк.,бәйл., бәйл.с.), төзмәле(интонация).

Һ. Макъсуди “Төрки нәхүе”

Җ. Вәлиди “Татар теленең имля, вә сарыф вә нәхү кагыйдәләре”(1915)

Г. Сәгъди “Үз телемезчә мөкәммәл сарыф-нәхү”(1915)

Хангильдин “Татар теле граматикасы”(1954)

М.Зәкиев “Хәзерге татарр әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: укытучылар һәм студентлар өчен кулланма”(1984)

МЕТОДОЛОГИК НИГЕЗ

Гади җөмлә кебек үк беренче кереш күнегүдән укучы теманы үзе ачыкларга тиеш. Яңалыкны бирә торган мәгълүмат таблица формасында бирелүе бик файдалы. “Таблицаны кара, нәтиҗә яса” дигән кебек биремнәр укучыны уйланырга, фикер йөртергә һәмүз фикерен дәлилләргә мөмкинлек бирә. Темага караган төп төшенчәләр аңлатылгач, төрле эш алымнары ярдәменә кабатлау этабы зур роль уйный. Әйтелгәнчә, нинди генә эш алымнары кулланылса да, күнегүләрдәге текстлар бер тәрбияви максатка юнәлгән булырга тиеш.

“Синтаксис ” курсын өйрәтүнең эчтәлеге:

1. төп төшенчәләр белән танышу.

2. Кушма җөмлә синтаксисы.

“Синтаксис” курсының максаты:

1. Кушма җөмлә синтаксисын өйрәнү;

2. тел гыйлеме бүлекләрен бүлекара бәйләнеш принцибына нигезләнеп өйрәтү.

Төп бурычлар

1. кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат бирү,

2. тезмә кушма җ.не өйрәнү,

3. иярченле к.җ.не өйрәнү,

4. кушма җөмлә төрләрен үзләштерү.

Принциплар:

1. Дидактик принцип: фәннилек, күрсәтмәлелек;

2. Методик: коммуникатив;

3. Лингвистик; функциональ, стилистик аерымлау принцибы.

Укыту ысуллары:

1. курсны өйрәтүдә проблемалы укыту ысулы,

2. өлешчә эзләнү ысулы,

3. тикшерү ысулы,

4. проектлар белән эш.

Эш алымнары:

1. кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау, схема сызу

2. билгеле бер схемага туры килгән җөмләләр уйлап язу

3. бирелгән җөмлләр арасыннан “артык” җөмләне табу

4. әдәбият бн бәйләп, әдәбият дәреслегеннән тиешле кушма җөмләләрне табып язу

5. компонентларны тәңгәлләштерү

6. бер компонент булып, икенчесен язып бетерү

 

36. Гомумметодологик, гомумдидактик һәм хосусый методлар.

Метод – укучыларның белем һәм күнекмәләрен үзләштерүләренә, танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыруга, дөньяга карашлары формалашуга һәм сәләтләре үсүгә китерә торган, укытучының һәм укучының бергәләп эшләү юллары. Алга куелган максатка ирешү юллары һәм алымнары.

Хәзерге методикада методик принципларны нигездә икегә бүлеп карыйлар:

1) гомумметодик принциплар;

2) хосусый методик принциплар.

Ә 80нче еллар уртасында методларга булган карашларның төрлелеге күзәтелә. М.: А.Н.Щукин тәкъдим иткән методларның классификациясе бик кызыклы:

1. Гомумметодологик төшенчә буларак кулланыла торган методлар ( табигать, чынбарлык, җәмгыять закончалыкларын үз эченә ала. Калган икесенең фәнни нигезен тәшкил итә);

2. Гомумдидактик төшенчә буларак кулланыла торган методлар (төрле уку предметларына хас булган һәм аларның үзенчәлекләрен чагылдыра торган методлар: күрсәтү-аңлату, эзләнү, тикшеренү);

3. Хосусый методлар (аерым бер уку предметының үзенчәлекләрен күрсәтә: аңлаешлы-гамәли, аңлаешлы-чагыштырма, тәрҗемәи-грамматик, тәрҗемәи, табигый, катнаш).

Гомумметодик принциплар нигездә әйләнә-тирә белән бәйле: җанлы сөйләм телендә сөйләшү, аралашуны төрле шартларга, тормыш-көнкүреш белән бергә бәйләп алып баруны, туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тотуны үз эченә ала. Аларга түбәндәгеләр керә:

1. Коммуникатив;

2. Ситуатив-тематик;

3. Туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тоту;

4. Бүлекара бәйләнеш принцибы;

5. Аспектлы-комплекслылык принцибы.

Гомумметодик принципларның берсе булган коммуникатив принцип татар телендә ачык, аңлаешлы, иркен сөйләшүгә, аралашырга өйрәтүнең нигезендә ята. Башкалары арасында ул иң мөһим принциплардан санала һәм түбәндәге вазыйфаларны башкара:

1. Беренче көннән үк укучыларда тедгә карата кызыксыну һәм сөйләшергә омтылыш уята;

2. Һәр сыйныфта лексик минимумны төгәл ачыклап, укучының сүз байлыгын арттыруга, яңа сүзләрне сөйләмияткә кертүгә юнәлеш бирә;

3. Һәрдаим телнең аваз системасы белән эшләргә юл күрсәтә;

4. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Гомумдидактик принципларга түбәндәгеләр керә: фәннилек, системалылык, эзлеклелек һәм дәвамлылык, теорияне гамәл белән бәйләү, күрсәтмәлелек, балаларның уку эшчәнлеген оештыруга дифференциаль һәм шәхси (индивидуаль) якын килү һ.б.

Хосусый методик принциплар тел материалын җәмлә калыплары, текстлар, төрле сөйләм үрнәкләре эчендә караганда кирәк. Алар теория белән сөйләм практикасының берлегенә ирешүне тәэмин итәләр. Коммуникатив юнәлештә тел материалын аңлатканда, укучыларга татар теленә карата кызыксыну уятуны, иң мөһиме – аны төшенеп, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләшергә, фикерләргә өйрәтүне истә тотып эшләүне тәэмин итәләр.

37. Татар телен укыту чаралары.

“Метод” һәм “алым”нан башка методикада тагын “чара” атамасы да кулланыла. Укыту чаралары яки методик чаралар теләсә кайсы метод һәм алым белән эшләгәндә кулланыла алалар. Ул – укучыларга белем һәм күнекмәләр биргәндәкатнаша торган гамәли алым. Укыту чараларына сорау куллану, укыту яки күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар һ.б. керә.

20нче гасыр башларында ысулларның төрлелегенә беренче М.Корбангалиев игътибар итә. 1933 елда чыккан программасында ул түбәндәгн ысулларны тәкъдим итә:

1. Табигый ысул;

2. Чагыштырма ысул;

3. Катнаш.

1980 нче елларда М.Н.Скаткин һәм И.Я.Лернер тарафыннан чыгарылган “Дидактика в сред.школе” дигән китапта 5 ысул күрсәтелә:

1. Репродуктив ысул (ятлау, хәбәр итү төсендә аңлату, күрсәтмәле аңлату);

2. Аңлату-күрсәтү ысулы;

3. Проблемалы укыту ысулы;

4. Өлешчә эзләнү ысулы (бер өлешен укытучы аңлата, калганын укучылар);

5. Тикшеренү ысулы (тулаем укучылар эшли).

Күрсәтмәлелек төрле типтагы дәресләрдә, дәресләрнең төрле этабында, төрле метод һәм алымнар кулланып эшләгәндә уңышлы кулланыла. Ул укучыларга теоретик материалны җиңел һәм ныклы, актив һәм аңлы үзләштерүгә, шуны гамәлдә уңышлы куллана белергә өйрәтүдә, аларның танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итә, дәресне нәтиҗәле итеп үткәрү өчен дә файдасы күп.

Күрсәтмә әсбапларын берничәгә бүлә алабыз:

1. График (таблицалар, схемалар, диаграммалар);

2. Сынлы сәнгать әсәрләре (картиналар, фоторәсемнәр, открыткалар, төрле рәсемнәр);

3. Символик күрсәтмә әсбаплар (тарихи яки географик карталар, төрле шартлы сызымнар)

4. Натураль һәм күләмле күрсәтмә әсбаплар (әйберләрнең үзләрен күрсәтү, муляжлар, геометрик фигуралар);

5. Экранлы әсбаплар (кино, телевидение, диафильм).

Тел дәресләрендә шуларның иң күп кулланылганнары –график әсбаплар һәм сынлы сәнгать әсәрләр. Экранлы әсбаплар шулай ук уңышлы файдаланыла.

Тел дәресләрендә шуларның иң күп кулланылганнары - графк әсбаплар (таблица, плакат, плакат-таблица, схема, плакат-схема) һәм сынлы сәнгать әсәрләре, калганнары исә, бигрәк тә символик һәм натураль күрсәтмә әсбаплар, сирәк очракларда гына кулланылалар. Экранлы әсбаплар дәресләрдә шулай ук уңышлы файдаланыла. Дәресләрдә күбрәк кулланылган күрсәтмә әсбаплардан түбәндәгеләрне күрсәтә алабыз.

-Таблица (фонетика, графика, орфографика һәм грамматика дәресләрендә таблица уңышлы файдаланыла), -рәсемле таблицалар(яңа материалны аңлатканда һәм нәтиҗә чыгарганда, аны ныгытканда файдаланыла), -плакат, плакат-таблица, -схема, -плакат-схема, альбом-таблица, сүзлекләр, рәсемнәр, картиналар, кара такта, открыткалар, карточкалар.

 

38. Пунктуациягә өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре.

Тыныш билгеләре урта мәктәптә синтаксиска бәйләп өйрәтелә. Аны нәрсәгә нигезләргә кирәклек турында өч төрле: грамматик, логик, ягъни мәгънәгә бәйләнешле һәм интонацион караш яшәп килде.

Тыныш билгеләрен куюны грамматикага нигезләүне яклаучылар тыныш билгеләренең төп бурычы җөмләнең грамматик төзелешен күрсәтүдән генә гыйбарәт дип карадылар. Мәсәлән, профессор С.К.Булич тыныш билгеләрен куллануда синтаксик принципны төп принцип итеп күрсәтә: “Билгеле, тышкы кагыйдәләргә буйсына торган интерпункция, аерым җөмләләрне һәм җөмлә кисәкләрен аеру юлы белән, сөйләмнең синтаксик төзелешен ачыклый, шуның нәтиҗәсендә, язылган текстны уку җиңелләшә”, ди.

Дөрестән дә, тыныш билгеләренең күпчелеге грамматик (синтаксик) кагыйдәләргә нигезләнеп куела. Ләкин бары тик грамматик кагыйдәләргә генә таяну әле җитеп бетми.

Мәгънәгә карап тыныш билгеләрен куюны, ягъни логик карашларны яклаучылар пунктуацияне тик мәгънәгә генә нигезлиләр; алар аның билгеле бер мәгънә эчтәлеген белдерү чарасы булуын әйтәләр.

Кайбер телчеләр исә,тыныш билгеләрен мәгънә яки грамматикага түгел, бәлки интонациянең төрлелегенә бәйләп аңлатырга тырышканнар. Ә кайберләре тыныш билгеләрен субъектив бер күренеш дип таныганнар, ягъни җөмләне кем ничек аңлый, шуңа карап тыныш билгеләрен дә куя яки үзгәртә ала, дип уйлаганнар. Мәсәлән, татар телчеләреннән Г.Алпаров шул карашта торган. Ул үзенең “Шәкли нигезендә татар грамматикасы” китабында тыныш билгеләрен куюны язучының психологиясенә, тасвирына бәйләп, аны үз карамагына калдыруны яклаган. Аның бу карашы, билгеле, ялгыш. Текстның эчтәлеге һәркемгә дә бер төрле аңлашылсын өчен, тыныш билгеләрен куюда да бертөрлелек сакланырга тиеш.

Тыныш билгеләре сөйләмнең эчтәлегенә һәм грамматик кагыйдәләргә нигезләнергә тиеш.

Пунктуацион норма –ул җөмләдә яки текстта тыныш билгеләрен махсус кагыйдәләр ярдәмендә куллану.

ФДБС нигезләнеп пунктуацияне өйрәтү методикасы

“Пунктуация” курсын өйрәнүче галимнәр: Г.Алпаров, С.К.Булич, С.И.Абакумов.

“Пунктуация” курсының максаты: 1) тыныш билгеләре белән танышу; 2) тыныш билгеләренең куелу очракларын карау; 3) укучыларда пунктуацион күнекмәләр булдыру; 4) тел гыйлеме бүлекләрен бүлекара бәйләнеш принцибына нигезләнеп өйрәтү.

пунктуациягэ ойрэту методикасы-укучыларны тыныш билгелэре белэн таныштыру хэм аларны тиешле тыныш билгесе куярга ойрэту.

БУРЫЧЛАР:

-укучынын тыныш билгесен куюны, анын урынын тоя сизэ белергэ тиеш.

-ойрэтелгэн кагыйдэгэ таянып тыныш билгесен куярга ойрэту.

-куелачак тыныш билгесе ни очен куелганын дэлиллэу.

-тыныш билгесе ялгыш

Пунктуациянен эчтэлеге:

1.1-4 сыйныфта ойрэтэбез. Жомлэ ахрында (. , ! ?) куелу.