1.1. ФДБСның төп таләпләреннән берсе буларак компетенция
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдына яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Укыту-тәрбия системасын яңарту–яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.
Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.
Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Шулай да педагогикага яңалык башка фәннәргә һәм тармакларга караганда авыррак керә. Бу хәлнең сәбәбе, бәлки, кешене укыту-тәрбияләүнең гаять дәрәҗәдә авыр булуыннан киләдер. Кайбер яңалыклар киң күләмдә кулланылмау нәтиҗәсендә кире кагыла һәм бик тиз онытыла. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып, аны үзләштерү зарурлыгы туды.
Бу максатка ирешүдә төп өч компетенцияне аерып күрсәтергә була. Компетенция сүзе нәрсәне аңлата? С.И.Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә компетенция сүзенең аңлатмасы мондый: “компетенция – круг вопросов, в которых кто-нибудь хорошо осведомлен” [Ожегов С.И.,1992 нче ел].
Коммуникатив компетенция
Коммуникатив компетенция – күнекмәләрне булдырудан гыйбарәт. Яшь үзенчәлекләрен, укучының тоткан статусын, әңгәмәдәшнең үзенчәлеген исәпкә алып иптәшлеге, танышлыгы ягыннан төрле әңгәмәдәш белән контактка керә белү. Аралашуның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозмыйча, невербаль (кул хәрәкәтләре, мимика) чаралар кулланып, монологик һәм диалогик формаларда аралаша белү.
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә. Беренче этапта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелеше һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып, телдән яки язмача җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер технологияләре кулланып, укучы диктант, изложение, сочинение һ.б. эшләр башкара. Татар сөйләм әдәбе нормаларын дөрес һәм урынлы куллана. [Шәкүрова, 2011 нче ел, 97 нче бит]
Лингвистик компетенция
Тел система һәм иҗтимагый-мәдәни күренеш буларак өйрәнелә. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерергә тиешле түбәндәге төп теоретик мәгълүматлар карала:
1) татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле; татар милли әдәби теле һәм аның орфографик һәм орфоэпик нормалары; телнең фонетик системасы һәм аның закончалыклары, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләре; татар телендә аваз һәм фонема, транскрипция; иҗек, татар теленең иҗек калыплары; басым һәм аның төрләре; интонация һәм аның компонентлары;
2) сүз, аның лексик мәгънәсе; сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре; татар теленең сүзлек составы, аның ачык система тәшкил итүе; сүзләрне килеп чыгышы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан төркемләү; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә үзенчәлекләре; лексикография;
3) сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларның төрләре, сүз ясалыш ысуллары;
4) мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары;
5) сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре; җөмләнең аерымланган кисәкләре; җөмләләрне төркемләү принциплары; кушма җөмлә һәм аларның мәгънә ягыннан төрләре; туры һәм кыек сөйләм; текст, аның төзелеше; татар телендә тыныш билгеләре;
6) функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. [Шәкүрова, 2011 нче ел, 97 нче бит]