Дәреслектәге материалның программада бирелеше, дәреслекне төзү принциплары.
Дәреслектәге материал программа белән нигездә туры килә. Автор эзлеклелек принцибына таянып,бүлекләрне бер-бер артлы урнаштырган.Шулай ук фәннилек принцибы сакланган. Китапта таблица һәм схемалар күп урын алган. Дәреслеккә кертелгән материаллар укучының грамоталыгын, әйтмә һәм язма тел культурасын үстерү һәм татар теленең бүлекләре буенча фәнни нигездә эзлекле белем бирү булдыруны күз алдында тота.
4. Дәреслекнең төзелеше:
А) Дәреслек төзелешенең максатлары һәм бурычлары:
Дәреслек төзелешенең максаты — укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру, танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү, татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү, укучыларны мәдәниятара диалогка тарту һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру. Татар теле дәресләре укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итәргә, аларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайтырга, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыру.
Бурычлары булып укучыларның сүз байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның сөйләм һәм язма телен камилләштерү, тел өйрәтүдә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төреннән файдалану (ишетеп аңлау, сөйләү (диалог, монолог), уку, язу) күнекмәләре формалаштыру тора. Татар телен дәүләт теле буларак укытуны аралашучан-эшлекле, информатив (мәгълүматлы), эчтәлекле, кызыклы итү, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту тора. Бу яктан, телне укытуның аны фән буларак өйрәнүдән — аралашу, шәхси яктан үсү, универсаль уку гамәлләрен үзләштерү чарасы буларак өйрәнүгә таба күчүен билгеләп үтә.
Ә) Теоретик материалның бирелеше, бәхәсле очраклар:
Дәреслектә һәр темага кагылышлы материал билгеле бер тәртиптә укучыга җиткерелә. Һәр теманың башында дәрескә кереп китү максатыннан, яңа материалны укучыга җиңел итеп, мисаллар ярдәмендә аңлату өчен күнегү, аннан кагыйдә, һәм яңа материалны аңлатуга корылган кагыйдәләр бирелә. Дәреслекнең әлеге тәртиптә төзелүе укучыга теманы җиңелрәк үзләштерергә, грамматик материалны аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта, яңа теманы аңлатканда укучының яшь үзенчәлеге дә, белем бирүнең фәннилек принцибы да саклана. Автор эзлекле принципка таянып, бүлекләрне бер-бер артлы урнаштырган темалар эзлекле рәвештә, бер системага салынып бирелгән.
Дәреслектәге темалар группаларга бүленеп бирелә. Татар теле дәреслекләрен хас булганча, беренче тема - "Татар әдәби теле". Бу тема укучыны туган телебезнең матурлыгын һәм байлыгын тоярга өйрәтә. Икенче тема - тел гыйлеменең "Морфология" тармагына багышланган. Бу тема үз эчендә "Мөстәкыйль сүз төркемнәре", "Бәйләгеч сүз төркемнәре", "Модаль сүз төркемнәре"нә бүленә. Дәреслекнең "Мөстәкыйль сүз төркемнәре" өлешендә укучылар "Исем", "Сыйфат", "Рәвеш", "Сан", "Алмашлык", “Фигыль”, "Авыз ияртемнәре", "Хәбәрлек сүзләр" темаларын тирәнтен өйрәнә. "Бәйләгеч сүз төркемнәре" үз эченә "Бәйлек", "Теркәгеч" темларын ала. "Модаль сүз төркемнәре" "Кисәкчә", "Модаль сүзләр", "Ымлыклар"га хас үзенчәлекләрне билгели.
Дәреслеккә кертелгән материаллар укучының тулы грамоталыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурасын күтәрү һәм тел гыйлеменең морфология бүлеге буенча фәнни нигездә эзлекле белем күнекмәләре булдыруны күз алдында тота. Моннан тыш укучыда дәреслектә китерелгән күнегүләр, мисаллар ана теленә мәхәббәт хисе тәрбияли, туган телебезнең матурлыгын тоярга, тормыштагы матурлыкны танырга, кешеләрне аңларга өйрәнә. Дәреслектә тупланган күнегүләрдә татар әдәбиятының, татар халык авыз иҗаты әсәрләренең иң матур үрнәкләре китерелә. Һәр җөмләнең, һәр китерелгән мисалның авторы җәяләр эчендә бирелә. Бу үз чиратында укучыны әдәби әсәрләр белән кызыксынуга этәрә һәм туган телебезгә мәххәбәт хисе тәрбияли. Теманы үзләштергәннән соң, тест бирелә.
Б) Дәрестә тәкъдим ителгән күнегү төрләре(үткән материалны искә төшерү, кабатлау. Теоретик материалны гамәли яктан ныгыту, иҗади характердагы күнегүләр, ныклы орфографик күнекмәләр булдыру күнекмәләре):
Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оештырыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлаштырыла.
Дәрестә тәкъдим ителгән күнегү төрләре берничә принципка бүленгән:
1. Актив сөйләм принцибы, ягъни телне актив аралашу аркылы өйрәтү. Бу принцип дәреснең гамәли характерын билгели. Телне грамматикадан аралашуга таба түгел, ә аралашудан грамматик нормаларны камилләштерүгә таба өйрәнү максатка ярашлы. Димәк, дәрестә актив аралашуга корылган күнегүләр үткәрелә, бу күнегүләр аша салмак, сиздермичә, ләкин максатчан, «дозалап» телнең грамматик нормаларын үзләштерү, лексикасын өйрәнү һәм актив сөйләмдә грамоталы итеп куллану тормышка ашырыла. Сөйләмдә кулланылмый торган фразалар дәрестә өйрәнелми.
2. Функциональлек принцибы. Сөйләм эшчәнлегендә өч юнәлеш тыгыз бәйләнештә: лексик, грамматик, фонетик. Аралашуга корылган эшлекле биремнәрдә төрле тел берәмлекләре үзләштерелә: укучы сорау бирә, фикерне раслый, инкарь итә, шикләнә, риза була, әңгәмәдәшен ниндидер эшкә чакыра һ.б. Һәрбер очракта билгеле бер грамматик форманы үзләштерү һәм ныгыту тормышка ашырыла. Грамматик материал авыр, озын кагыйдәләр биреп ятлату формасында түгел, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителә. Аларны үзләштерү сөйләм ситуацияләре нигезендә оештырыла. Лексик-грамматик формалар җиңелрәк формадан башлап, әкренләп катлауландырыла.
3. Яңалык принцибы. Бу дәреснең төрле компонентларында чагылыш таба: сөйләм ситуацияләрнең яңалыгы, ягъни аралашу предметының/темасының, сөйләшү проблемасының, партнерларның, сөйләшү шартларының алмашынуы/дәрес саен үзгәреп торуы, дәресне төрлечә оештыру (төрен, формасын), укыту алымнарын алмаштыра.
Болар барысы да шулай ук коммуникатив сәләткә йогынты ясый. Шуңа күрә уку процессын индивидуальләштерү принцибы — укыту процессын укучыларның теләк омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыруны күздә тота. Димәк, коммуникатив компетенцияләрне уңышлы үстерү өчен укытучы һәр укучыга шәхси якын килеп кенә ирешә ала:
В) Материалның дифференциаль бүленеп эшләнеше:
Дифференциаллаштырылган укыту процессы ул – төрле формаларны, укыту методларын киң куллану, укытуны укучының уку мөмкинлекләрен, сәләтен психолого-педагогик диагностика нәтиҗәләренә нигезләнеп оештыру дигән сүз.
Укытуны дифференциальләштерүнең төп максаты – шәхесне ачу, аңа үсәргә, үз-үзен күрсәтә алырга, уйлап табу сәләтен булдырырга, социаль йогынтыларга тотрыклы булырга ярдәм итү.
Класс эчендә дифференциаль эшне оештыру берничә этаптан тора:
· Группаларга бүлүне нинди критерийлар буенча бүлүне ачыклау;
· Сайланган критерий буенча диагностика уздыру;
· Диагностика нәтиҗәләре буенча группалар төзү;
· Группалар өчен төрле авырлыктагы биремнәр төзү;
· Дәреснең төрле этапларныда дифференциаль эшне оештыру;
· Укучыларның эш нәтиҗәләре буенча диагностика.
Дәресләрдә без күп вакытта укучыларның белем дәрәҗәләре буенча группаларга бүленә һәм дифференциаль эш оештырыла.
Беренче группага үзләштерү дәрәҗәсе югары булган , икенчегә – уртача үзләштерүче; өченчегә – үзләштерү дәрәҗәсе түбән булган укчылар кертелә.
3 нче группага кергән балалар белән күбрәк эшләргә кирәк. Кайбер очракта бу группага кергән балалар да төрле була. Шуңа да группа эчендә эшне оештырганда да индивидуаль якын килеп эшләргә кирәк.
Группадагы эшкә таләпләр:
· уңай атмосфера булдырырга, индивидуаль үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алырга, укчылардан нәрсә көтелгәнен төгәл белергә.
· Иҗади үсеш дәрҗәсенә карап дифференциаль биремнәр үтәү.
Мондый эшне укчыларың танып-белү эшчәнлегендә аермалыклар булганда оештырыла. Мәсәлән, продуктив һәм репродуктив. Репродуктив биремнәргә эшләнеше таныш булган күнегүләр эшләү. Ә продуктив биремнәргә чишелеше стандарт булмаган күнегүләр керә. Мондый күнегүләрне чишкәндә укучылар иҗади эшлиләр, тәҗрибә туплыйлар.
Продуктив биремнәрдә:
- биремне үтәү үрнәге күрсәтелгән: эшләү ысулы, анализ тәртибе, язу үрнәге язылган
- белешмә материал бирелгән: кагыйдәләр, формулалар, белешмә таблицалар;
- үрнәк ииллюстрация, модель (мәсәлән, кыскача шарт, график схема, таблица һ.б.)
- биремне өстәмә конкретлаштырып бирү(мәсәлән, аерым сүзләрне, терминнарны аңлату, мөһим булган сүзләрнең асларына сызу);
- ярдәмче сораулар;
- чишелешнең башын яки өлешчә чишелешне күрсәтү
Дифференциаль эш төрле ысуллар белән оештырыла. Үзләштерү дәрәҗәсе түбән булган укучылар репродуктив биремнәрне, ә үзләштерү дәрәҗәсе уртача һәм югары булган укучыларга - иҗади- продуктив биремнәр бирелә.
Дәреслектә күнегүләр әдәбият, тарих, табигать белеме, география, математика, технология фәннәре белән бәйләнгән. Мәсәлән, 35 нче биттәге 66 нчы күнегүдә без биология белән бәйләнешне күрә алабыз:
1. Кар җирнең туны сыман. Ул җирне каплап ала да андагы җылыны тышка чыгармый, ә суыкны үткәрми. Карның әлеге сыйфаты үсемлекләр һәм хайваннар өчен файдалы. Үләннәр дә, көздән баш калкытып калган уҗымнар да кар астында өшемиләр. Кечкенә тычканнар, бурсыклар да, зур-зур аюлар да кыш көне өннәрендә рәхәтләнеп җылынып ята алалар.
2. Кар шәһәр һавасын да чистарта. Яуган вакытта, ул һаваны сафландыра, төтенне, корымны, тузанны үзенә сеңдерә.
3. Кыш көне басу уртасына, кар тоту өчен, махсус җайланмалар куялар. Алар янына күп итеп кар җыела. Ул никадәр күбрәк җыелса, җирнең дымы да шулчаклы булачак, киләсе елга иген дә уңачак.
4. Яз көне эрегән кар урманнарны, басуларны, бакчаларны дым белән сугара. Ә бу инде үсемлекләр һәм агачлар өчен бик файдалы.
(«Җил каян килә?» китабыннан)
Ә 38 биттәге 75 күнегүдә без география турында мәгълүматлар күрә алабыз:
Текә кыялары, чәчәкле аланнары белән дөньяның гүзәл почмакларын- нан саналган Урал таулары сыртын кабартып, арып йоклаган борынгы бер әкияти зур җанварны хәтерләтә.
27. Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен төзелгән гамәлдәге татар теле дәреслекләре.
Валиәхмәтова Рамилә, Габделхакова Сиринә, Галиакбәрова Алия, Галиева Диләрә, Галимбикова Илзирә тарафыннан эшләнелгән Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларачак өйрәнүче 8 нче сыйныф укучылары өчен Р.К.Сәгъдиева, Г.И.Хәйруллина авторлары коллективы тарафыннан эшләнелгән татар теле дәреслегенә рецензия.
Дәреслек Р.К.Сәгъдиева, Г.И.Хәйруллина тарафыннан төзелеп, 2016 нчы елда Казан шәһәренең "Мәгариф - Вакыт" нәшриятында бастырылган. Китап 224 биттән тора.
Кыскача гына авторлар турында мәгълүмат биреп китик.
Сәгъдиева Рамилә Камил кызы - филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты. Төп хезмәтләре:
Сәгъдиева Р.К. Татар теле: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 10 нчы с-ф. / Р.К. Сәгъдиева. - Казан: «Мәгариф-Вакыт« нәшр., 2020. - 167 б.
Мирзаһитов Р.Х., Хәзерге татар теле синтаксисы (таблицаларда): Югары уку йортлары өчен уку-укыту кулланмасы / Р.Х. Мирзаһитов, Р.К. Сәгъдиева, Д.Х. Хөснетдинов. – Казан: Казан ун-ты, 2019. – 65 б.
Хуснутдинов Д.Х., Сагдиева Р.К., Сибгатуллина И.К. Глаголы движения в татарском языке / Д.Х. Хуснутдинов, Р.К. Сагдиева, И.К. Сибгатуллина // Филологические науки. Вопросы теории и практики Тамбов: Грамота, 2018. № 4(82). Ч. 2. C. 403-406. ISSN 1997-2911.
Сәгъдиева Р.К., Хөснетдинов Д.Х. Татар һәм төрек телләрендә киләчәк заман сыйфат фигыль / Р.К. Сәгъдиева, Д.Х. Хөснетдинов // Мировая тюркология и Казанский университет: материалы Международной научно-практической конференции (Казань, 26–28 апреля 2018 г.). – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2018. – С. 339-343.
Дәреслектә түбәндәге шартлы билгеләр бар: кагыйдәләр, исеңә төшер, язма бирем, сөйләм үстерү, парлап эшләү, өстәмә бирем, ә монысын эшли аласыңмы?, бу кызык, минем проект, сүзлекчә, мәкаль-әйтемнәр , сынамышлар, табышмаклар. Сүзгә фонетик анализ ясауны – “болыт”, лексик анализны – “матур”, сүз төзелеше ягыннан анализ ясау – “көнбатыш”, сүзгә морфологик анализ ясау – “әнисе” кебек билгеләр белән күрсәтелгән.
Шулай ук, дәреслектә шартлы кыскартылмалар да бирелгән, һәм алар шактый күп: г.и. – гади ия, т.и. – тезмә ия, г.и.х. – гади исем хәбәр, т.и.х. – тезмә исем хәбәр, к.и.х. – кушма исем хәбәр, г.ф.х. – гади фигыль хәбәр, т.ф.х. – тезмә фигыль хәбәр, к.ф.х. – кушма фигыль хәбәр, т.т. – туры тәмамлык, к.т. – кыек тәмамлык, у.х. – урын хәле, в.х. – вакыт хәле, р.х. – рәвеш хәле, к.х. – күләм хәле, с.х. – сәбәп хәле, м.х. – максат хәле, ш.х. – шарт хәле, кир.х. – кире хәл, ис. – исем, с. – сыйфат, сан – сан, р. – рәвеш, ал. – алмашлык, ф. – фигыль, а.и. – аваз ияртеме, х.с. – хәбәрлек сүз, б. – бәйлек, б.с. – бәйлек сүз, т. – теркәгеч, я.ф. – ярдәмче фигыль, м.с. – модаль сүз, ым. – ымлык, к. – кисәкчә.
220-221 нче битләрендәге кушымтада антонимнар һәм синонимнар сүзлекчәсе урнашкан. Башка китаплардан аермалы буларак, монда фотосурәтләр, ягъни картиналар бирелгән: 216 нчы биттә В.А.Серовның “Кыз һәм шәфталулар” (83 нче күнегүгә), 217 нче биттә Ф.Ш.Хасьянованың “Матур өй” (147 нче күнегүгә), 218 нче биттә С.Ю.Жуковскийның “Рояльле кунак бүлмәсе” (287 нче күнегүгә) һәм 219 нчы биттә Н.Г.Галимовның “Ялгызлык” (409 нчы күнегүгә). Бу күнегүләр иҗади эшкә бәйле, мисал өчен, картина буенча сорауларга җавап бирергә (Анда нәрсә сурәтләнгән? Ат нәрсә турында уйлый, һәм ул нәрсәләр белә икән? һ.б.).
Дәреслектәге шартлы билгеләрнең һәм кыскартылмаларның бирелеше һәм картиналар, кушымта белән без килешәбез. Барысы да узенчәлекле, укучыларны кызыксындырырлык итеп эшләнгән.
Бу дәреслек тулаем синтаксиска багышланган. Бүлекләр түбәндәгечә: җөмләдә сүзләр бәйләнеше, җөмлә кисәкләре, җөмләнең баш кисәкләре, гади һәм кушма җөмлә, җөмләнең иярчен кисәкләре, аларның җөмләдәге урыннары, җөмләнең модаль кисәкләре, грамматик анализ төрләре, гади җөмләләрне төркемләү һәм кабатлау.
Дәреслек үткәннәрне кабатлаудан башлана. Бу өлештә фонетикага игътибар юнәлдерелә. Искә төшерү өчен күнегүләр бирелә. Мисал өчен, 5 нче күнегү – “Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп укы, күчереп яз, рус теленә тәрҗемә ит”. Тартыкларның төркемләшүе, сүзнең мәгънәле кисәкләргә бүленүенә багышланган таблицалар кертелгән (3, 6 нчы күнегүләр). Өстәмә рәвештә исем, сан, сыйфат, рәвеш, алмашлык, затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен искә төшерер өчен, һәрберсенә 2-3 күнегә багышланган.
Гомумән, дәреслекнең эчтәлеге һәм төзелеше белән без канәгать. Дәреслектә эзлеклелек һәм фәннилек принциплары сакланган. Темаларны яктырткан вакытта купсанлы схемалар һәм таблицалар булуы да безне бик шатландырды. Кагыйдәләр яшь үзенчәлекләрен истә тотып, аңлаешлы, төгәл итеп күрсәтелгән. Укучыларның игътибарып җәлеп итәр өчен, кагыйдәләр рамка эчендә алсу төс белән (28, 29, 34, 35 .... битләрдә), терминнар калын һәм кара, билгеләмә гади кара һәм мисаллар курсив белән бирелгән. Ә кызыклы фактлар зәңгәрсу рамкалар эчендә урнашкан (7, 13, 22, 26 ... битләрдә). Күпчелек кагыйдәләр схематик рәвештә күрсәтелгән (172, 168, 159 ... күнегүләрдә).
Дәрестә күнегүләргә зур урын бирелгән. Барлыгы 421 күнегү. Алар үткән материалны яхшы үзләштерү өчен бик файдалы һәм кызыклы булып тора. Күнегүләр язмача (166, 169, 179, 181 һ.б. күнегүләр) һәм телдән (165, 173, 175, 177 һ.б. күнегүләр) эшләнергә тиешлеләргә бүленгәннәр. Бу бик уңайлы, чөнки укучыны ике яктан да камилләштерә. Укучы дәрес буе язып утырмыйча, фикер дә алышырга өйрәнә.
Күнегүләрнең күп өлеше – әсәрләрдән өзекләр. Һәрбер текст астында авторның исеме күрсәтелә. Мисал өчен, 122 нче күнегүдәге текст Рәшит Бәшәрдән, 126 нчы күнегүдәге текст Аяз Гыйләҗевтән һ.б. Шигырьләр дә бирелгән (230, 238, 240, 244, 247 һ.б. күнегүләрдә).
Күнегү саен диярлек авыр сүзләр кергән сүзлекчә тәкъдим ителгән (402, 403, 405, 406, 407, 411 һ.б. күнегүләрдә).
Кайбер күнегүләрдә мәкаль-әйтемнәр бирелгән, укучыларга аларның мәгънәсен ачыкларга кирәк ( мисал өчен, 73 нче күнегү).
Рәсемнәргә килгәндә, аларның саны, башка дәреслекләрдән аермалы буларак, бик күп түгел. Аңлавыбызча, алар балаларны кызыксындыруда ярдәм итәләр (65, 101, 107, 117, 134, 146 нчы битләрдә).
Дәреслектәге бүлекләрнең бәйләнешле булуы да укучыларга уку процессын шактый җиңеләйтә. Яңа материалга кереп китүгә үк, узган тема белән бәйле биремнәр бирелә. Мисал өчен, ияне өйрәнгәннән соң, хәбәргә күчкәндә үк, 92 нче күнегүдә “Ия белән хәбәр асларына сыз” дигән бирем бирелгән.
Безнең фикеребезчә, әлеге дәреслек бик отышлы һәм файдалы итеп төзелгән. Күләме, авырлыгы ягыннан ул авыр түгел, бизәкле һәм төсле. ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән.
Әгәр дә без дәреслек авторы булсак, китаптан тыш, аудио-визуаль чаралар кулланыр идек. Мисал өчен, биремнәрдә бирелгән текстларны гына түгел, алдан әзерләнгән мультфильмнардан өзекләрне тәрҗемә итәргә тәкъдим итәр идек. Шулай ук, шигырьләр генә түгел, ә җырлардан өзекләр тыңлатыр идек һәм андагы композитор әйтергә теләгән фикерне уртаклашыр идек. Шулай ук, иң төп кагыйдәләр һәрвакыт күз алдында торсын өчен, аларны аерым битләрдә наклейка форматында әзерләр идек, аларны һәр бала дәфтәренә ябыштырып куллана алыр иде дип уйлыйбыз. Балаларны бераз булса да татар дөньясы, аның сәләтле әдипләре белән кызыксындырыр өчен, текстларның авторлары турында кыскача видео-белешмәләр әзерләп, китапка флешка рәвешендә беркетер идек. Күләме буенча озын булмаган, әмма укучылар өчен кызыклы факторлар бирергә мөмкин.
29. Татар теле дәресләрендә компетенцияләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән биремнәр.