Сәйфетдинов Рөстәм Равил улы - татар шагыйре, педагог, публицист, дин әһеле. Русиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.

Сәйфетдинов Равил Гарәфетдин улы 1938 елның 14 октябрендә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, 1956—1961 елларда Казан дәүләт университетында укыган.

1961—1963 елларда Самара өлкәсендәге Гали урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1963—2007 елларда берөзлексез Мулла Иле мәктәбендә хезмәт иткән: авыл мөгаллиме буларак, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, алман теле, гарәп теле, дин тарихы фәннәрен укыткан. 1968—1970 елларда — завуч, 1971—2000 елларда мәктәп директоры булган.

Равил хәзрәт Сәйфетдин 2005 елдан алып Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарды. 2017 елда рухи-әхлакый традицияләрне үстерүдә, тынычлык һәм конфессияара килешүне ныгытуда зур көч куйганы өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2018 елның 10 февралендә вафат.

2007 нче елда ТР мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән, 2017 һәм 2018 елларда Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә актив катнашу һәм аны оештыру өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Китапта булган шартлы билгеләр түбәндәгеләр:

! – кагыйдәләр

- күнегүгә өстәмә сораулар һәм биремнәр

Дәреслек эчтәлеге уку-укыту программасы белән туры килә.

Программа Түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. Россия Федерациясенең «Россия Федерациясендә белем бирү турында” гы Законы (Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» (29.12.2012, № 273-ФЗ);

2. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында” гы Законы (Закон РФ “О языках народов Российской Федерации” (25.10.1991, № 1807-1, ред. 12.03.2014);

3. 3. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (Закон Республики Татарстан от 22 июля 2013 года № 68-ЗРТ «Об образовании»);

4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” (25.10. 2013, 794 нче карар);

5. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты ( төп гомуми белем бирү – № 1897, 17.12.2010 ел).

6. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (10-11 нче сыйныфлар). Төзүче авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова.

7. Азнакай шәһәре “5 нче рус-инглиз мәктәбе”нең 2020-2021 нче елга уку планы (педагогик киңәшмәдә расланган-беркетмә №1, 21.)